Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Ир-атлар рәхмәт әйтәчәк!”

Күршеләребез өченче суыткыч сатып алды. Юк, ватылганга күрә түгел, фатирда рәттән өчәү эшләп торалар әнә.

Альбина өйдә торт пешерү белән һәвәсләнеп китте. “Социаль челтәрләр аша баллы ризык сорап мөрәҗәгать итүчеләр артканнан-арта”, – ди хуҗабикә, ике җиңен сызганып. Ә тортларны саклау өчен суыткыч кирәк. Тик күршебезнең тәгәрмәченә таяк тыгып маташучылар да бар икән. Өйдән чыкмыйча акча эшләп ятучылардан  Президентка да зарландылар.

1-2
Казанда Татарстан Президенты каршындагы эшмә­кәрлек буенча советның чираттагы утырышы узды. Билгеле булганча, мондый чаралар өч айга бер тапкыр үткә­релә. Биредә эшмәкәрләрне борчыган иң четерекле мәсь­әләләрне уртага салып сөй­ләшәләр. Рөстәм Миңне­ханов мондый очрашу­лар­ның әһәмиятен кат-кат ис­кәртеп килә: проблемаларны бергә­ләп хәл итү күпкә җиңелрәк. Эшмәкәрләргә яр­дәм итү дә мөһим. Хәер, кем күзлегеннән ничек күренә бит. “Бәхетле” кибетләр чел­тәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова Президентка социаль челтәрләр аша заказ алып, өйдә пеше­релгән баллы ризык сатып ятучылардан зарланды. Бак­саң, ул бу хакта Илбашы Владимир Путинга да җиткер­гән булган икән. “Әле­ге проблема белән күптән очраштык. Бу бит азык-төлек­нең куркынычсызлыгына, ха­лык­ның сәламәтлегенә кагыла. Мондый ялган эшмәкәр­леккә каршы 2017 елдан бирле көрә­шәм. Бүген үзең җитештергән продукцияне сату күләме артканнан-арта. Бөтен социаль челтәрләрне басып алдылар. Бер-ике бә­леш пешерә­ләр дә шуннан тәм таба башлыйлар, акча кызыктыра. “Бәхетле”дә эшләү­че белгеч­ләрне үзләренә җәлеп итәргә теләүчеләр дә бар, чөнки бернинди салым түлисе юк. Мондый законсыз бизнес без – намуслы җитеш­терү­челәр­нең эшенә комачау итә”, – диде ул.


“Өйдә көмешкә куып, шу­ның белән күршеләрегезне сыйлыйсыз икән, бу – бер хәл. Сатсагыз, һичшиксез, проблемаларыгыз булачак. Би­редә дә шул ук хәл. Өйдә пешергән тортны бергәләп ашасагыз, зыян юк, әгәр сату белән шөгыльләнсәгез, телә­сә нинди азык-төлекнең билгеле бер кагыйдәләр ниге­зендә әзерләнүен истән чыгармаска кирәк. Арада намуслы ке­шеләр күп, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, өйдә утыручы әниләргә шөгыль табу юлларын эзләргә кирәк. Бәл­ки, технопарк оештырыргадыр, кил­сеннәр дә эшләсен­нәр. Җаен тапсак, мондый хатыннар ирләренең теңкәсенә тиюдән дә туктаячак, чөнки эш белән мәшгуль булачаклар. Ир-атлар да рәхмәт әйтәчәк!” – дип фикерен җиткерде Рөс­тәм Миңнеха­нов. Мәсьәләнең тагын бер ягына килсәк, кибет тортына караганда, өйдә пеше­рел­гә­ненә өстенлек бирәләр икән, димәк, уйланырлык җир­лек бар. Югыйсә “әниләр­неке” шактый кыйммәтрәк бит. “Тортның бер килосы 1 мең сумнан башлана. Әле тагын бизәлеше өчен түлисе. Зур булмаган торт уртача 1,5–2 мең сумга төшә. Атнасына кимендә 5–6 торт пешерәм”, – ди күршебез. Баллы ризыкны күбрәк балалар бәйрәм­нәренә сатып алалар икән.


Чарада катнашучы, үзе дә кайчандыр социаль чел­тәрләр аша аяк киеме җитеш­терү эшен башлаган, ә бүген предприятие хуҗасы дәрә­җәсенә ирешкән эшмәкәр дә мондый башлангычларны “муеныннан чабып өзмәскә” үтенде. “Сезгә аяк киеме тектерү өчен сертификат та бүләк итмәкче идек, әмма барып чыкмады”, – дип Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте ул. “Миңа аяк киеме туры китерү бик җайсыз шул”, – дип шаяртты Президент. Шунда ук сүзне җитдигә борып, дәвам итте: “Сездән сертификат ала алмыйм, бу дөрес булмаячак. Тик акчасын түләп, тектерергә риза. Татарстанда җитеш­терелгән аяк киеме киеп йөрү минем өчен горурлык булачак”. Республика башлыгы бизнес-омбудсмен Тимур Нагумановка эш тә кушты: социаль челтәрләр аша бизнес оештыручыларны яңадан җыеп сөйләшергә кирәк.


Эшмәкәрләргә дә җиңел түгел. Чарада катнашучы бе­рәү караңгылык эчендә якты ут күренмәүдән зарланды. Автосервис хуҗасы үз эшен җәелдерү өчен моннан биш ел элек җир сатып алган икән. Документларны юридик яктан тикшергәннәр, бар да тәртиптә. Проблема тирән­дәрәк булган. Бу урыннан югары көчәнешле линия узуы ачыкланган. “Төзелешне туктатырга туры килде. Биш елдан бирле хатлар язам, мәсьәлә хәл ителми”, – диде ул. Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә ышандырды. Аның әйтүенчә, Казан картасында кайда нинди челтәрләр узуын ачыклап бетерү мөһим. Тик моның өчен аз да түгел, күп тә түгел, 1 миллиард сумнан артык акча кирәк икән. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның әйткәннәре Президентны да гаҗәп­лән­дерде: “Саташасызмы әллә? Бер миллиардлык эш башкару өчен ярты Казанны казып чыгып, чыбыклар үткәрергә кирәк. Сүз, рәсем ясап, шуны картага төшерү турында бара бит. Нинди миллиард ул?” Рөстәм Миң­нехановка законсыз рәвештә автомобильгә техник тик­шерү үткәрүчеләр, оешма­ларның күчмә милкенә салым салуга бәйле ташламаларны бетерү, банклар проблемасы турында да җит­керделәр.

Эльвира Валиева

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 59, 25.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев