Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Ирем кеше баласын тәрбияли, үзебезнеке булмады…» [тормыш хәле]

Без ирем белән яшьли өйләнешкән кешеләр идек. Бер беребезне ошатып, бик яратышып яшәп киттек. Тормышыбыз начар булмады, бар да җитте, икебез дә эшләдек, мохтаҗлык кичермәдек. Әмма балабыз булмады. Башта көттек, беркая йөрмәдек. Берникадәр вакыттан соң тикшеренә башлагач, гаепнең миндә түгел, ирдә икәнелеге ачыкланды. //Безнең авыл гыйбрәте// Әмма анализлар ничек кенә...

Без ирем белән яшьли өйләнешкән кешеләр идек. Бер беребезне ошатып, бик яратышып яшәп киттек. Тормышыбыз начар булмады, бар да җитте, икебез дә эшләдек, мохтаҗлык кичермәдек. Әмма балабыз булмады. Башта көттек, беркая йөрмәдек. Берникадәр вакыттан соң тикшеренә башлагач, гаепнең миндә түгел, ирдә икәнелеге ачыкланды. //Безнең авыл гыйбрәте//

Әмма анализлар ничек кенә булмасын, табиблар башта беркайчан да өметне өзмиләр. Тегендә, монда җибәрәләр, мең төрле дәвалау ысуллары бирәләр. Кемгәдер шуларның берсе килешергә мөмкин бит. Безнең белән бергә йөргән бер парның алты ел балалары булмаган шулай. Аларның кемдә булгандыр инде гаеп, белмим. Ул хатын массажга йөреп алган иде.

Озак та үтмәде, балага узганлыгын әйтте. Кемнеке ничек була бит ул. Кемдер авыр авыр дәвалау юллары үтеп тә булдыра алмый, ә икенче берәүләр берничә массаждан соң ук уза. Ирем табиблар янында шактый вакыт йөрде минем.

Әмма балабыз барыбер булмады. Мин инде ул вакытта балалар йортыннан алырга да әзер идем, иремә дә шуны тәкъдим иттем.
Әмма ул кырт кисте, кеше баласын өемә алып кайтып тәрбияләп ятмыйм диде. Мин аны йомшарыр дип уйлаган идем. Чит бала алып кайту - үзенекенә бөтенләй өметен өзү булыр, шуңа ашыкмыйдыр, дидем. Кызганычка каршы, дәвалануларның бернинди дә нәтиҗәсе булмады. Ирем кимсенгәндер инде үзеннән. Хәзер мин шулай дип уйлыйм. Әмма бала алырга тәки ризалашмады ул.

Ә егерме ел бергә яшәгәч, башкага чыгып китте. Чыгып китәр алдыннан ике ел бик каты йөрде. Атналар, айлар буена кайтмый торган иде.
Ахырда, барыбер мине түгел, аны сайлады. Ул хатын - иремнең күрше авыл кызы гына икән. Кияүгә чыгып аерылган, бер баласы бар. Ирем шуның янына китте. Кеше баласы дип тормады, шуны тәрбияләп гомере уза хәзер. Ә мин ирсез дә, баласыз да калдым. +

Дания, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X