Теләче Информ

«Карап торган бердәнбер балаңны югалт әле син...»

Ишелепләр уңды быел алма. Алмагачның ботаклары кояшта ахак кебек кызарып утыручы сусыл, тәмле алмалар авырлыгыннан җиргә кадәр иелгән. «Мине өз дә мине өз!» дигәндәй кызыктырып утырган алмаларга бер яратып, бер җаны сыкрап күз сала Илзирә. Бакчаларда кызарышып алмалар өлгерүгә, инде төзәлә башлаган йөрәк ярасыннан кабат кан саркый башлый. Илмире кечкенәдән...

Ишелепләр уңды быел алма. Алмагачның ботаклары кояшта ахак кебек кызарып утыручы сусыл, тәмле алмалар авырлыгыннан җиргә кадәр иелгән. «Мине өз дә мине өз!» дигәндәй кызыктырып утырган алмаларга бер яратып, бер җаны сыкрап күз сала Илзирә. Бакчаларда кызарышып алмалар өлгерүгә, инде төзәлә башлаган йөрәк ярасыннан кабат кан саркый башлый.

Илмире кечкенәдән алма яратты аның. Әле теле дә юньләп ачылып бетмәгән сабые белән кибет яныннан үтә башласалар, «Әннә, амма, әннә, амма!»дип тәтелдәвен белде. Алмыймы соң инде, әлбәттә, ала Илзирә. Бәгырь җимеше башка балалар кебек кәнфит, шоколад сорамый ич! Баласының җиләк-җимешне үз итүенә ана кеше сөенде генә. Ә җәен, бакчаларындагы алмагачта нәни алмалар күренә башлауга, сабый кулларын чәбәкли-чәбәкли сөенә, шул каты, әче алмаларны өзеп,чыраен да сытмый, шытыр-шытыр тәмләп ашап куя иде.

Ул елны да алмагач язын шау чәчәк атты. Чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыючы кортларны көзгә мәктәпкә барырга җыенучы Илмир исе китеп күзәткән иде. «Әнием, кортлар безнең алмагачның согын эчеп бетермәсләрме икән?» - дип, Илзирәне йөдәтеп бетерде. Ә Илзирә улына кортларның бары тик файда гына китерүен, алмагачта алмалар күп булып үссен өчен аларның шулай тырышуларын тәмләп кенә аңлатып бирде.

Ял көне гадәттәгечә башланды. Иренең эш сменасы ял көненә туры килү сәбәпле, Илзирә аның ашарына хәстәрләп озатты да, тәмле итеп йоклап ятучы улының бит очларыннан сак кына үбеп алды һәм бераз керләр юып алырга ниятләп, мунчага юл алды.

Ул арада Илмир дә уянып килеп җитте. Керләрен чайкап элде дә Илзирә, улы белән утырып чәйләп алды. Аннары бакчага чыгып, чүп утарга уйлады. Быел яңгырлар еш яву сәбәпле, чүпләре дә, яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек, баш төртергә генә тора бит аның. Илмир дә аңа иярде. Әнисенә булышып, аны куандырырга теләде ул.

Илзирә улына түтәл араларын утарга кушты.Үзе исә койма кырында кеше буе булып җитешкән кычытканнарны йолкырга кереште.Эш белән шулкадәр мавыгып кителгән ки, ниндидер сәер гырылдау ишетеп, Илзирә бераз исенә килә алмый торды. Аннары, корт чаккандай, әлеге аваз килгән якка борылды. Вак яшел алмалар белән сыгылып торган алмагачның юан кәүсәсе буйлап Илмирнең шуып төшкәнен күреп, башта катып калды. Аннары ук кебек сабые янына атылды. Битләре зәңгәрсу төскә кергән, авызыннан күбек килгән баланың аяклары тартыша башлаган иде инде... «Улыыыым-м!» - дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Илзирә.

Илмирнең битләрен чәбәкләргә тотынды. Мескен ананың үзе дә аңламый ясаган кискен хәрәкәте баланың сулыш юлын бөтенләй каплап куйды. Илзирә калтыранган куллары белән ашыгыч ярдәмнең номерын җыйды. Адресны әйткәндә буталып, тотлыгып бетте.Табиблар килеп җиткәндә, Илмиргә ярдәм итүнең кирәге калмаган иде шул инде.

Бар дөньяның асты өскә килде. Илзирә иренең атылып кайтып керүен дә, улының гәүдәсен ярдырырга алып китүләрен дә, аны җирләгәннәрен дә аңлашыр дәрәҗәдә түгел иде. Үз хәле хәл иде шул мескен ананың. Карап торган бердәнбер балаңны югалт әле син...

Шул көннән алып Илзирәнең гүя кояшы сүнде. Улы вафат булган алмагач төбендә ауный-ауный, җирне тырный-тырный елады ул. Иренә баштарак алмагачны кисеп аударырга кушса да, ниндидер көч аларны тыеп калды. Алмагачның кәүсәләренә улларының куллары җылысы сеңеп калгандыр кебек тоелды. Аннан соң Илзирәнең төшенә керде Илмире. Үзе матур итеп елмая, ә кулларындагы кып-кызыл алмаларын әнисенә суза. «Бәгырь җимешем оҗмахтадыр, анда да үзенең яраткан алмаларын ашыйдыр!» - дип юрады ана төшен. Юк, кистермәячәк, улының төсе итеп тотачак ул алмагачны.

Улының вафатына инде ике ел узды. Уйларына бирелә-бирелә, Илзирә алмагачка су сипте. Чиләктәге суга күзләреннән тозлы яшьләре тамды. Шулчак карынында ниндидер хәрәкәт сизде. Илзирәнең сабырлыгына җавап булып, яңа җанның яралган мәле иде бу!

Гөлчәчәк ХАҖИЕВА-САДРЕТДИНОВА, Азнакай.

Шәһри Казан
Фото: brainjet.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 16:19
    "Шатлык" балалар бакчасына йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дип юкка гына әйтмиләрдер. Юл ялгышларны кичерми, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул максаттан мәктәпкәчә төркем балалары тәрбиячеләре белән берлектә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дигән күмәк эш эшләделәр. Инде менә тиздән җәйге каникуллар башлана, шуңа күрә дә инде без зурлар балаларга аңлату эшләрен алып барырга тиешбез. Ә инде мондый күмәкләшеп эшләнгән эшләр һәрвакытта истэ кала, чөнки һәр бер бала үзенең өлешен керткән була.
    16
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:15
    Татарстанда сериалда төшү өчен кастинг игълан ителде 3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.
    20
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:05
    Авиамоделирование – мөһим һәм кызыклы һөнәр Минем өчен авиамоделирование – бик мөһим һәм кызыклы һөнәр. Бала вакытымнан ук мин күккә карап очкычлар турында хыяллана идем. Мәктәпкә килгәч, мин үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым. Минем укытучым, Нуртдинов Руслан Рәис улы аркасында гына миңа бу һөнәр бик ошап китте һәм мин үземне очкычларга багышларга булдым.
    50
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Әти- әниләр мәктәп белән таныша 19 нчы май  көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елында киләчәк беренче сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова ата- аналарны мәктәпнең уставы һәм яңа уку елында беренче сыйныфларны туплау узенчәлекләре белән таныштырды. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова беренче сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын оештыру мәсьәләләрен яктыртып чыгыш ясады.
    55
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:41
    Алдынгыларны хөрмәтлиләр Бүген районыбыз кырларында фидакарь хезмәт куючы механизаторларга сертификатлар тапшырылды.
    66
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:40
    Үз эшенең чын остасы Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
    129
    0
    2
  • 21 май 2018 - 15:19
    Казанда кеше суеп үтерүдә шикләнелгән ир-ат Түбән Камада тоткарланган Казанның сантехника кибете директорын үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак.
    86
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:50
    Теләче егетләре сынатмый 19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
    141
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:43
    Рәхмәт хаты тапшырылды 19 май көнне ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе республика смотр – конкурсы үткәрелде.
    157
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:05
    Район салым инспекциясе кисәтә Федеральным законом от 27 ноября 2017 года №337 - ФЗ "О внесении изменений в статью 7 Федерального закона "О внесении изменений в Федеральный закон " О применении контрольно - кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием платежных карт" и отдельные законодательные акты Российской Федерации", которые вступили в силу 28 ноября 2017 года.
    83
    0
    0
  • 21 май 2018 - 11:15
    Теләче сәнәгать мәйданчыгы игътибар үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сәнәгать мәйданчыклары үсеше контрольдә тотыла. Шул максаттан 19 май, шимбә көнне президент катнашында узучы видеоконференциядә район башлыклары хисап тотты. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады.
    106
    0
    0
  • 21 май 2018 - 10:47
    Балалар концерт куйды 18 май көнне район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып узды.
    118
    0
    0
  • 20 май 2018 - 17:41
    Укытучылыкка түләүле уку булырга тиеш түгел – Айдар Кәлимуллин “Укытучы булырга теләүчеләр, контроль кабул итү урыннарын арттыру бәрабәренә, укытучылыкка уку мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, - ди ул. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин укытучылар өчен уку түләүле булырга тиеш түгел, дигән фикердә.
    50
    0
    0
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 12 май 2018 - 21:01
    Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды.
    186
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:39
    Теләче сәнәгать мәйданчыгына ни булган? 11 май көнне онлайн режимында узган видеонференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда республикабыз районнарында төзелгән сәнәгать мәйданчыкларының бүгенге торышына, аларның эшчәнлек мәсьәләләренә тукталды. Әлеге нисбәттән, берничә район башлыгының хисабы да тыңланды. Республика башлыгының чыгышыннан күренгәнчә, бүген сәнәгать мәйданчыкларының күбесе нәтиҗәле эшләми. Президент аларның эшеннән зур канәгатьсезлек белдереп, шимбә саен район башлыкларыннын хисап сораячагын белдерде.
    304
    0
    0
  • 20 май 2018 - 17:04
    Районының яшь әниләренә 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә сертификат тапшырдылар Авылда кимендә өч ел яшәп, агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң беренче бәбиен тапкан 25 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр бирелүче 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә Кайбыч районының алты хатын-кызы ия булган инде, дип яза җирле басма.
    261
    0
    1
  • 20 май 2018 - 16:59
    Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган Татарстанда Минзәлә районында парашютчылар һәлак булган урын фотолары дөнья күрде. Аларны Россия Тикшерү комитеты бастырган.
    227
    0
    0
  • 19 май 2018 - 17:48
    Татарстанда машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган Татарстанда 45 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
    206
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:43
    Рәхмәт хаты тапшырылды 19 май көнне ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе республика смотр – конкурсы үткәрелде.
    157
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:50
    Теләче егетләре сынатмый 19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
    141
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:40
    Үз эшенең чын остасы Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
    129
    0
    2
  • 21 май 2018 - 10:47
    Балалар концерт куйды 18 май көнне район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып узды.
    118
    0
    0
Ночной режим