Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казахстанның археологик сенсациясе булган “Алтын кеше” проекты Казанда бер ай күрсәтелә

Казан Кремлендә “Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте” халыкара проекты кысаларында “Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе ачылды.

“Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе Казанда бер ай эшләячәк. Бу Казан күргәзмәсенең расланган графикка үзгәрешләр кертеп әзерләнүенә бәйле. Бу хакта Казан Кремлендә күргәзмә ачылу тантанасында билгеле була.

“Күргәзмә бик кыска вакыт эчендә оештырылды. Әлеге проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күргән. Күргәзмә аңа бик тәэсир иткән һәм аның үтенече белән расланган күргәзмә графигына үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп бу гаҗәеп күргәзмәне Казанда яшәүчеләр һәм аның кунаклары карый ала”, - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда Казахстан күргәзмәсе ачылу тантанасында.

Министр күргәзмәнең мәктәптә язгы каникуллар чорына туры килүен дә искәртте. Каникуллар вакытында Казан Кремлендә кеше бик күп булуын да билгеләп узды. “Нинди генә заманча технологияләр булмасын, артефактлар барлыгы онытылмый. Аларны саклау – безнең мирасыбыз, безнең бурычыбыз. Без барыбыз да бөек дала балалары”, - диде Ирада Әюпова.

Казан Кремлендә “Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте” халыкара проекты кысаларында “Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә Казахстан Милли музее проекты. Күргәзмәдә Бөек дала хәзинәләре - археологик сенсация булган артефактлар бар.

Ачылу тантанасында Казахстанның Татарстандагы генераль консулы Еркин Тукумов, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Казахстан Милли музее директоры вазифаларын башкаручы Алмаз Нуразхан катнашты.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев