Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казанда Лилия Сәлахетдинованың туе узачак көн билгеле

14 декабрь Казанда мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе-2018” Республика конкурсы узачак. Быел бәйгедә Татарстанның 7 районыннан 10 хатын-кыз үзләренең талантларын, рухи көчен һәм матурлыгын күрсәтәчәк. Алар иҗатта да, спортта да, гаилә дә бары тик югары үрләргә омтыла – барыбызга да үрнәк булып тора.

Бәйгенең финал өлешендә Казан шагыйрәсе Лилия Сәлахетдинованың рәсми рәвештә никахы узачак. Бу хакта ул “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның октябрь ахырында Лилия Сәлахетдинованың һәм Ришат Тимергалиевнең “Ярдәм” мәчетендә никахлары булды. Конкурс өчен махсус гимн язылган, ул беренче тапкыр тантанада яңгыраячак. Аны узган елларда «Татарстан энҗесе» титулына ия булган Вероника Лазарева һәм Анастасия Киселева язган, дип хәбәр итә kazan.mk.ru.

Фото: Султан Исхаков | tatar-inform

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X