Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кем белән кем сугыша?..

Бер хезмәттәшебез көн дә иртән Интернеттан курше Украинадагы хәлләрне карап, уфтанып куя. Уфтанырлык та шул, «Хәбәрләр» программасын ачуга андагы мәхшәрне, тыныч тормышта яшәүче халыкның азапларын күреп, «аяз күк йөзе», «күңел тынычлыгы» кебек сүзтезмәләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый башлыйсың. Соңгы арада яшь буында ватанпарвәрлек хисе тәрбияләүгә игътибар артуны да шуның белән аңлатып...

Бер хезмәттәшебез көн дә иртән Интернеттан курше Украинадагы хәлләрне карап, уфтанып куя. Уфтанырлык та шул, «Хәбәрләр» программасын ачуга андагы мәхшәрне, тыныч тормышта яшәүче халыкның азапларын күреп, «аяз күк йөзе», «күңел тынычлыгы» кебек сүзтезмәләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый башлыйсың.
Соңгы арада яшь буында ватанпарвәрлек хисе тәрбияләүгә игътибар артуны да шуның белән аңлатып була. Югыйсә, кайчак мәктәп укучылары түгел, үзең дә аптырап куясың: кем белән кем сугыша?
Район китапханәсендә узган очрашу да әнә шул темага юнәдерелгән иде. Бирегә Теләче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары, Чечен сугышында булып кайткан райондашларыбыз килгән иде. Аналарның төн йокысын качырган, хатыннарны кан елаткан бу сугышта безнең районнан барлыгы 67 кеше катнашкан. Алар арасында Олы Кибәхуҗа авылыннан Рамил Исламов та бар.
- Миңа башта Украинада, аннары контракт нигезендә Чечняда хезмәт итәргә туры килде. Үзебезнең күз алдында ук ике егетебезне мәсхәрәләп, үтереп ташладылар. Беркайчан да башка милләттән үзеңне өстен куярга ярамый. Бер дәүләттә яшәп син урыс, мин татар, я үзбәк дип йөреп булмый. Бөтен сугышлар да әнә шуннан килеп чыга,- диде ул үз чыгышында.
Теләче авылыннан Айдар Якупов белән Рамил Дәүләтшинга туган яктан читтә, тау-ташлы Чечен җирендә очрашырга туры килә.
- Әллә нинди якын туганны очраткан кебек булдык. Сүз белән генә аңлата алмый торган хисләр бу,- ди егетләр.
Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүнең егетләр арасында дәрәҗәсе арта бара. Чара барышында китапханә хезмәткәрләре укыган хатларда аларның армия хезмәтенә карашы ачык чагыла. Мәсәлән: "Мин Мәскәү шәһәре Домодедово районы Ям поселогында хезмәт итәм. Без Татарстаннан монда 20 кеше, күптән түгел безнең янга райондаш егетләр дә килде. Аларны монда күрү шундый рәхәт. Үзем һаман ышанып җитә алмыйм, җиде ай узып та китте. Егет кешенең бурычы - туган җирне саклау, бернигә дә карамыйча хезмәт итәргә барыгыз" - дип, яза хәзерге вакытта хәрби хезмәтен үтәүче Азат Рамазанов.
Чыннан да, яшьләр хәзер армиягә китүдән курыкмый, үзенең бурычы дип саный башлады.
Китапханәдә үткән чарада егетләргә үгет-нәсихәтне үз эченә алган теләкләр дә яңгырады:
-Ир-егет туганда ук Ватан сакчысы булып туа. Сез дә булачак сакчыларыбыз, - диелде тәбрикләүдә.
Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев