Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Халык синоптигы кайчан җылы буласын әйтте

Балтачның Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әй­түенчә, безгә сыерчык бураны килгән.

“Ул иртәрәк булырга тиеш иде. Быел яз соңарып килү аркасында, сыерчык бураны да ике атнага соңрак күзәтелә. Хә­тер­ләсәгез, былтыр фев­ральдә үк җылытты. Быел исә кар апрель башында гына эри башлады. Гамәл­дәге яз 1976 елда кү­зә­тел­гән һава торышына охшаган ши­келле. Ул елны җәй көне урып-җыю вакытында яң­гырлар яуды, дөрес, кү­бе­сенчә төнлә, бу исә эшкә бераз комачау итте. Быел яздан җәйгә тиз­рәк күчә­чәкбез. Күзәтүләргә караганда, майның беренче яртысында җылы булачак. Икенче яртысында исә салкынча һава торышы кө­телә. Чын җәй июнь уртасында башланачак. Бу – был­тыргыга караганда ир­тәрәк. Узган ел июльдә генә җы­лытты. Быел яшел­чә, төшле җиләк-җимеш уңа­­чак”, – ди Әмир Шәрә­фиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев