Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кичерерсеңме, балам?

Ялгыш адым ясап, газиз кешеләребезнең күңелен рәнҗетүдән сак булыйк.

Лилия эштән көн саен арып кайта. Ире юк. Барлык дөнья мәшәкатьләрен үз җилкәсендә тартырга туры килә аңа. Алты тулыр-тулмас тора, балалары уянганчы ашарга пешерә, җидедә аларны уята, киендерә, берсен – мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына әзерли. Ике баласын җитәкләп, соңламас өчен йөгерә-атлый урамга чыгып чаба. Кызы үсә төшкән дә соң, икенче сыйныфта укый, үзе дә йөри алыр иде мәктәпкә, әмма заманасы нинди бит, күршеңә дә ышанырлык түгел. Яңалыкларны карасаң, җан әрни: тегендә талаш, монда үтереш... Кара таңнан мәктәпкә юл балага гына түгел, үзеңә дә куркыныч.

Эштә Лилия үзен кызганып торучылар исәбендә түгел. Өстәмә акча өчен әллә ничаклы өстәмә эш алырга риза ул. Әйе, арый. Әмма башка чарасы юк — фатирга, балалар йөргән түгәрәкләргә түләргә, кием, ризык алырга кирәк, берсе дә бушлай бирелми. Ялгыз хатынның ярдәм өмет итәрдәй кешесе юк, үзенә генә ышана ул.

 

 

Кичнең үз мәшәкатьләре. Балаларны ашатырга, өй эшләрен карашырга, иртәгәсе көнгә кием хәстәр­ләр­гә, биюгә, бассейнга... Өй җыеш­тырырга, кер юарга, үтүкләргә. Кайчагында, үзен кызганып, елыйсылары килә Лилиянең, әмма аннан ни файда?

 

 

Бу эш көне дә җиңел үтмәде. Яңа партия товар кабул итте, тау-тау документ тикшерергә, исәпләргә, урнаштырырга туры килде. Кайтышлый балалар бакчасына, кибеткә сугылды, итен, маен, сөтен алды, сабыен, авыр сумкаларын сөйрәп, көч-хәл белән кайтып керде. Өлкән кызын мәктәптән алып кайтуны бер әби белән килеште, анысы өчен күңеле тыныч.

 

 

Өен кичә төнлә генә җыештырган иде, әмма тәртипнең эзе дә калмаган. Кызының эш өстәлендә чүп-чар, кәгазь кисәкләре өелгән, каләмнәр, кайчы, җилем, тагын ниләрдер ята. Өстәл астына да нидер өеп куйган кыз, аны чүпрәк белән каплаган. Лилия бу чүп чүмәләсен ишек төбеннән үк күреп калып, кызын орыша да башлады:

 

 

— Кызым, нигә туздырдың өйне?

 

 

— Туздырмадым, — диде кыз, серле елмаеп.

 

 

Әни кеше сүзен сүз итәргә тырышты:

 

 

— Беләсең бит, эшем авыр, арып кайтам, җыештыр тиз генә, җый чүпләрең­не, өстәл астыннан башла!

 

 

— Алмыйм...

 

 

Лилиянең ачуы килде. Гадәттә, кызы бик тыңлаучан. Еш кына идән дә юыша, кушмаган эшләрне дә эшләп куя хәтта. Беркөн кайтуына татлы бәлеш пешерергә уйлаган. Интернеттан рецептын табып, минутларын исәпләп, пешереп тә куйган әфлисун бәлешен. Лилиянең үз гомерендә әфлисуннан бәлеш салырга башына җитмәс иде әле. Тәмле чыккан, әмма пешеп җитмәгән иде. Чи булса да, кызының сыен мактап-мактап ашады. Ә бүген карыша кызы, тискәреләнә.

 

 

— Аһ, син шулаймы? Тыңла­мыйсыңмы? Мин ташларга тиешмени моны чүп савытына? — диде Лилия усал тавыш белән.

 

Кызының битләре янып китте, күзләренә яшь тыгылды. Әкрен генә барып, өстәл астындагы чүпрәкне алып ыргытты да, андагы өемне туздырып, чүп савытына илтеп ташлады.

 

 

Лилия, ул арада киемен алыштырып, кичке аш әзерләргә кухняга чыкты. Балалары бәрәңге ярата, кая әле, бәрәңге кыздырыйм, дип уйлады. Алъяпкыч бәйләп, бәрәңге, пычак тотып, чүп савыты өстенә иелсә, анда... кызы әле китереп салган “чүп”. Төсле кәгазьләрдән чәчәк бәйләме ясаган булган икән. Кызының кечкенә бармаклары аша үткән бу чәчәкләр инде ертылып, пычранып, чүпкә күмелеп ята. Бөгәрләнгән кәгазь битләрендә тырышып язган язулар әле укыла: “Кадерле әнием минем! Сине Әниләр көне белән котлыйм! Син — дөньяда иң матур, иң яхшы, назлы, ягымлы әни. Мин сине яратам!”

 

 

...Гафу итәрме икән аны кызы? Бәгыре таш булып катмасмы? Эш белән Әниләр көне турында онытып та киткән шул... Нигә шулай каты бәрелде балага? Лилия, авыр уйларга бирелеп, чүп савытыннан бөртекләп чәчәк чүпләде. Гафу ит, инде, балакаем...
 

Айгөл Юлъякшина
Чыганак: Кызыл Таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев