Теләче Информ

Киселеп ташланган... яшь каен дәшмәде

Авылыбыз мәктәбенең бишенче классында биологиядән безне Вәрига апа укытты. Безгә ул күрше диярлек Апаз мәктәбеннән килде дип беләм, тумышы белән Бөгелмә районыннан икәнлеген, кабат шунда кайтып тормышка чыгуын һәм яшәп калуын соңыннан гына ишеттем. Анда педагогия училищесына җитәкчелек иткән дустым Әнәс Ибраһимов безнең элекке укытучыбыз белән аралашкалап торуын әйткән иде.

Вәрига апаның ике очрагын әйбәт хәтерлим. Хәзерлекле укытучы булмагангадыр, аңа рәсем дәресен дә тапшырганнар иде. Беренчеме, ничәнчедер дәрестә ул безгә зур бер яфрактан тамырланып үсә башлаган ниндидер гөл рәсеме ясатты. Минем “эш”кә матур гына “берле” куйды да, бүтән рәсем ясатып азапламады. Рәсем ясауга наданлыгым шул көннән башлап гомер буена барды.

Хәтердә калган икенче очрак ул укыткан табигать белеменә бәйле. Бер дәрестә ул сөйләп үткән ике шигъри юлны мәңге онытасым юк: “Киселеп ташланган карт каен дәшмәде, Мөлдерәп тамды аның күз яшьләре”. Бу юлларның нинди шигырьдән алынганын да, кайсы шагыйрьнеке икәнлеген дә белмәдем. Бәлки ул шигъри шедевр да түгелдер, яраткан укытучыбыз үзәкләргә үткәзеп сөйләгәнгә генә шулай истә калгандыр. Шунысы хак: бик оста рәссам да булгандыр кебек бу шигырьне язучы. Әлеге ике юлын укуга, яз көне ыңгырашып ауган карт каен һәм киселгән урыннан мөлдерәп аккан согы ап-ачык булып күз алдында сурәтләнә.

Күптән түгел үзебездән ерак булмаган Арбаш авылы каршындагы үрдә, бик күп еллар элек маллар көткән артышлыкта йөреп кайттым. Артышлыктан бирерәк буш урында урманчылар утырткан каен һәм нарат полосалары бик матур булып күтәрелделәр. Узган елларда наратлыгыннан майлы гөмбә, каенлыгыннан аксыл волнушка җыеп кинәнгән кешеләр быел берсендә бер гөмбә дә булмауга аптырап та калдылар. Булмаса – булмый, бетсә – бетә икән һәм без берни дә эшли алмыйбыз икән. Кайчакта әлләкемләнеп сөйләшәбез генә.

Чана тәртәсе юанлыгына да җитәргә өлгермәгән берничә каенны кисеп алырга да җитешкәннәр. Кеше кулы биеклегендә төбен калдырып, кечкенә кул пычкысы белән кисеп екканнар да, балта белән кыркып миллек җыйганнар. Кайбер якларда мунча себеркесе дип аталган яфраклы бәйләмне бездә миллек диләр. Себерке – себеркедер, миллек миллектер инде ул. Каеннарның кәүсәләрен шунда чәчеп калдырганнар. И-и, бу кешеләр Вәрига апабызның теге шигырь юлларын бер тапкыр да ишетмәгән шул инде, мин әйтәм. Киселгән яшь каеннар, куе яфраклары белән һаваны җай гына аралап, ыңгыраша да алмыйча әкрен генә ауганнардыр. Коры җәй азагы булгач, яшьләре дә чыкмагандыр. Биредә каен шактый күп, берсеннән – бер, икенчесеннән ике ботаклап бакча кайчысы белән кырыксаң да байтак миллек җыярга була, тик безгә тиз кирәк, безнең табигатькә мәрхәмәт турында хисләнеп утырырга вакытыбыз юк, шуңа күрә агачын бөтенләй кисеп аударабыз да, бер урында утырып миллек бәйлибез. Хәер, болай кыргыйларчарак бәйләнгәне чынлап та себеркедер, шифалы миллекне алай бисмилласыз җыеп бәйләмәсләр кебек тоела миңа.

Каеннарны утырткан урман хезмәткәрләре хакында да уйлап тормыйбыз инде без. Аларның да эше җиңел түгел, җитмәсә, кайчак уңалар, кайчак уңмый да калалар һәм бөтен тырышлыклары әрәмгә китә. Шушы каенлыктан авылга табарак чирәмлеккә әле ике-өч ел гына элек трактор белән кәз ертып карагай утыртканнар иде. Язгы утырту сезонының азагы иде ул. Ни утыртканнар икән дип барып карап килдем, карагай уҗымы куе итеп бик матур чәчелгән иде. Шуннан соң озак кына коры эссе көннәр торды. Хәзер, әнә, посадканың үр өстендәге өлешендә нибары бер карагай баласы исән утыра, ә үр астындагы киң мәйданда, дымлырак урын булса да, нибары биш-алтысы өметле күренә.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы.

http://tatyash.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: