Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Китмә, китмә, сандугач...

Бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировны чәчәкләргә күмделәр. Бу гыйбарәне дистә еллар дәвамында күчерелмә мәгънәдә кулланып килгән идек. Әлеге минутларда аны туры мәгънәсендә файдаланырга туры килә. Кичә, башкалабызның “Мәрҗани” мәчетендә җеназа намазы укылганнан соң, халкыбыз атак­лы шәхесен Яңа Татар бистәсендәге Иске Татар зиратына озатты.

Мәчеттә бераз тоткарланып торганга, соңга калмабызмы, дигән шик кергән иде. Җырчының ахыр барыр урыны зиратның олы капкасы янында гына диярлек әзерләнгәнгә, бер уч туфрак салырга да өлгер­дек. Миркасыйм Госманов, Илһам Шакиров, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин­нар­ның җәсәде янәшә ята хәзер. Халык диңгезен аралап, икенче бер мәшһүре­без, Камал театры артисты Әзһәр Шакиров белән сөх­бәтләшеп торучы, җирләү­не оештыру комиссиясе җи­тәкчесе, ТР Хөкүмәте ви­це-премьеры, БТК Милли Шу­расы рәисе Васыйл Шәй­хразыевка мөрәҗә­гать итәбез.


– Хушлаштык дигән сүз белән ризалашасым килми. Ул – татар халкы күңелендә мәңге кала торган, татар булган җирдә һичкайчан онытылмаячак шәхес. Кү­ре­гез әле: аны соңгы юлга озатырга татар яшәгән кайсы төбәкләрдән генә килмәгән­нәр. Рәсми рәвештә хушлашу оештырылган опера театрында да, биредә – зиратта да күпме кеше! Бөтен татар милләте өчен зур кайгы, туплану көне дә бүген! Илһам абыйны шушылай зурлап соңгы юлга озатырга килгәннәргә рәхмәт! Җыр­­чы исемен мәңгеләш­терү өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – дип белдерде ул безгә.


Янәшәбездә сагышлы башын кыңгыр салып торган Әзһәр аганың Илһам абый турында истәлекләре шактый күп иде. “Аның турында мин озак сөйли алам. Яшьлек елларыннан без шак­тый тыгыз аралашып яшәдек. Мәрхүмне җир­лә­гәндә шуны әйтәсе килә. Билгеле, Азат, Фәхри абыйлар аннан ким җырчы түгел иде. Моң дип әйтәбез бит инде. Биш йөз ел урыс кулы астында яшәгән халыкның моңы үзгә, икенче була, күрәсең. Илһам ул – татар күңеленнән саркып торган моңны ачкан, шуңа юл биргән кеше. Халкыбызның эчке дөньясын әнә шул моңны тоеп-сизеп кенә аңлап була. Әгәр кеше чын талантка ия икән, еллар узган саен аның кадере арта барачак. Илһам  шундый талант иясе иде. Аллага шөкер, арабызда шундый кеше яшәде. Артистның бик зур бәхете: аны дәүләт җи­тәкчеләре, халык та яратты. Кайвакытта халык ярата, җитәкчеләр яратмый. Кайчакта җитәкчеләр ярата, халык яратмый. Ул – бәхетле җырчы. Ул киң күңелле, миңа адаш дип эндәшә иде. Шунысы аеруча якын: мин уйнаган һәр спектакльне карап фикерен әйтте. Артист кешегә бу һәрвакыт кирәк”,– ди ул.


Халык арасында атаклы җырчы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфияне күреп алып, читкәрәк дәшеп, тәэсирлә­рен сорашам. Иртәнге якта “Болгар” радиосы, тозсызрак гәп куертуларга вакыт сарыф итеп эчне пошырса да, байтак еллар Илһам абыйның гармунчысы булып эшләгән Рафинат Сәла­ховка, әлеге дә баягы Зөлфия ханымга сүз биреп, күңелне йомшарткан иде. “Илһам абыйның вафат булуын ишеткәч, җыларга яра­маса да, бик нык җы­ладым. 15 гыйнвар – әнием­нең туган көне. Ул көнне көндез 11дә әни янына, зиратка килдек. Каберенә чәчәкләр куйдык. Кайтышлый, әнине искә төшереп, сөйләшеп утырыйк әле дип, Кремль урамындагы “Түбә­тәй” дигән ресторанга кердек. Ишекне ачып җибәрүе­без генә булды – әнием башкаруындагы Илһам абый язган “Идел буе каеннары” дигән җыр яңгырый башлады... Безнең гаилә өчен бик зур югалту бу! Әйтерсең, без бүген әнине икенче мәртәбә озатабыз. Минем өчен татар җыры ике канатлы. Аның бер канаты әни булса, икенче канаты – Илһам абый”,– дип сөйли Зөлфия ханым.

 


– Илһам абый миңа беренче чиратта үзебезнең мәхәллә кешесе буларак якын, – дип сүз башлый үз чиратында “Мәрҗани” мә­чете имам-хатыйбы, мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин. – Атаклы җыр­чыбыз соңгы елларда шушында, Кабан күле буенда йөрергә ярата иде. Вак-вак кына атлап бара, һич эре­ләнмичә, тәкәб­берләнмичә сүз каткан һәр кеше белән сөйләшә, олылар белән ике куллап күрешә... Һәр кеше үлем ачысын татыячак. Беребез дә мәңгелек түгел. Һәрбе­ребез Җир йөзендә Илһам абый кебек күркәм эз калдырырга тырышсын иде.


Менә иясен көтеп торган кабер урыны, кызылсу-кара балчык өеме пөхтә итеп ясалган таучыкка әйләнә. Өскә җылы юрган булып чыршы ботаклары җәелә. Чыршы ботакларын алсу-кызыл чәчәкләр, төр­ле-төрле оешмалар исеме язылган веноклар сарып ала. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аять­ләре укый, баш казый Җә­лил хәзрәт Фазлыев дога кыла. Хәзрәтләр дога кылып торып киткәннән соң да, халык таралышырга ашыкмый, хис-тәэсирләре белән уртаклаша, Илһам абыйны искә ала.


Әнә депутат, шагыйрь Разил Вәлиев тә кайтырга ашыкмый, Туфан Миңнул­лин кабере янына килә. “Бер дә очраклы түгел: янә­шә ятучы Туфан, Шамил, Ил­һам, Миркасыйм абыйлар – барысы да татар мәдә­ни­я­тен, телен саклау, үстерү белән шөгыльләнүче “Җы­ен” фонды әгъзалары. Бу зиратка килгәч, мин шундый гаҗәеп бер фикергә киләм. Безнең бу зиратыбыз – гади каберлек кенә түгел. Монда татар хал­кы­ның тарихы туп­ланган. Биредә күңел неч­кәрә. Милләтнең гамен, җа­нын ныграк аңлый баш­лый­сың. Тагын бер сәеррәк фикер дә килде. Монда игелек­ле, бөек кешеләр зиратның теге ягындагы кешеләрдән күбрәк. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки алар биредә гасырлар буена җыелган. Монда татарның байлыгы, хәзи­нәсе ята. Илһам агайга кил­гәндә, аның бөеклегенә без тагын бер кат инандык. Урам тутырып халык килде. Театрда алма төшәрлек тә урын юк. Һәркем Илһам абыйны яратып, зурлап сөйли. Илһам абыйның җы­ры – ул татар җырының үр­нәге. Мондый җыр онытыла алмый”, – дип сөйләде ул.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев