Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Күкчә авылында туып үскән дүрт бертуган кыз - Айгөл, Наилә, Фәридә һәм Резидә Җамалетдиновалар турында

Шөкер, районыбызда җыр-моң сөйгән, биергә, җырларга һәм шигырь укырга яраткан талантлы кешеләр өчен әледән-әле төрледән-төрле мәдәни чаралар, фестивальләр һәм иҗади бәйгеләр үткәрелеп тора. Соңгы елларда шуларның иң колачлысы һәм мәртәбәлесе “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән фольклор сәнгать фестивале булгандыр. 2015 елда старт алган әлеге сәнгать фестивале елдан-ел яңа төсмерләр ала, яңадан-яңа номинацияләргә баетыла.

Фестивальне оештыручылар 2015 елда ук халкыбызның милли йолаларын яңарту һәм аларны сәхнәдә күрсәтү, һәр авылда тотрыклы фольклор коллективлар булдыруны максат итеп куйды. 2016 елда узган фольклор фестивалендә гармуннарга һәм бию коллективларына өстенлек бирелсә, узган ел исә районыбызда яшәүче матур, искиткеч талантлы гаиләләрне сәхнә түренә чыгарды. Алар арасында Күкчә авылында туып үскән дүрт бертуган кыз - Айгөл, Наилә, Фәридә һәм Резидә Җамалетдиноваларны да күрергә мөмкин иде. Аларның дүртесе дә бердәй матур итеп җырлый, аһәңле итеп шигырь сөйли. Өстәвенә, иң кечкенә кызлары Резидә матур-матур шигырьләр дә иҗат итә икән. Шуларны күңелнең иң нечкә кылларына кагылырлык итеп сәхнәдән башкара. Чем кара чәчле, берсеннән-берсе чибәр дүрт кыз туганның сәнгать фестиваленең йомгаклау концертында зәңгәр күлмәкләрдән сәхнәгә чыгып, җырлап, шигырь сөйләп кереп китүе бик тәэсирле һәм соклангыч булды. Тамашачылар шаулатып кул чаптылар үзләренә. Мәртәбәле жюри аларның чыгышын лаеклы бәяләде, кызлар беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Шулай да алар өчен иң кадерлесе, зур, танылган артистларныкы кебек үк, тамашачы мәхәббәте булгандыр. Концерт барышында тамашачы күңелендә дүрт бертуган кыз турында кызыксыну тумый калмагандыр. Кайсы авылдан, кем балалары, кайсы мәктәптә укыганнар, хәзер ни белән мәшгульләр, кияүдәме, түгелме? Минемчә, әлегедәй сораулар концертны караган тамашачы күңелен бимазаламый калмагандыр. Шул ихтыяҗны күздә тотып, без сезне дүрт бертуган җырчы кыз белән таныштырып үтмәкче булабыз.

Бер кашык су белән йотардай әлеге чибәр кызлар Күкчә авылының Гөлсинә һәм Рәүф Җамалетдиновларның дус-тату гаиләсендә туып үскәннәр. Бишенчегә энеләре, студент егет Илшат бар. Быел ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган. Илшат алга таба укуын шушы ук уку йортында, магистратурада дәвам итәчәк. Гөлсинә апа почтальон булып эшләп лаеклы ялга чыкса, Рәүф абый озак еллар бригадир буларак хезмәт итте, хәзер Күкчә фермасында терлекчелектә эшли. Гөлсинә апа озак еллар хат-хәбәр, газета-журнал, шул исәптән безнең “Теләче” газетасын да таратып, авылдашларын сөендереп яшәде. Башта ул аларны Теләчедән алып кайтса, соңрак Аланнан ташыды. Кызларга исә җырлау, гомумән, артистлык сәләте Мансура әбиләреннән, ягъни Гөлсинә апаның әнисеннән килә. Авылның Ак әбие быел үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны районыбыз җитәкчелеге олугъ юбилее белән РФ Президенты Путин исеменнән тәбрикләде, илбашының Тәбрикләү хатын тапшырды.

Айгөл - кызларның иң өлкәне. Бүген ул Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә балаларга математика һәм информатика фәненнән укыта. Аңарчы Казан дәүләт гуманитар университетында белем алган. Яшь, перспективалы укытучыларның берсе. Шәп җырлый. Алан, Югары Кибәхуҗа авыл җирлекләрендә һәм районкүләм үткәрелгән мәдәни чараларда без аның җырлавын һәм концерт алып баруын еш күрәбез. Күптән түгел Теләче егете Данил белән гаилә корып җибәрделәр. Мәктәптә укыган чакта аның җырчылыкка укырга керү теләге дә булмаган түгел. Әмма өлкәннәрнең, аеруча әнисенең киңәшләре аңа бу уеннан кире кайтырга мәҗбүр иткән. Артистларның күбесен шәхси бәхет читләтеп йөри диюләре хактыр.

Наилә - икенче бала. Алан урта мәктәбен тәмамлагач, Казан кооперация институтында белем алган. Ире, Олы Мәтәскә авылы егете Артур белән Казанда яшиләр. Кызлары Алисәне үстерәләр. Наилә бухгалтер булып эшли. Укуын тәмамлап, Теләчегә эшкә кайткач, район мәдәният йорты каршында Әлфия Поташова җитәкчелегендә эшләп килүче “Мизгел” вокаль ансамблендә җырлады. Кыскасы, сәхнә аның өчен дә ят урын түгел.

Фәридә - өченче кызыбыз. Казан медицина көллиятен тәмамлаган. Казан шәһәренең 7 номерлы хастаханәсендә гастроэнтерология бүлегендә шәфкать туташы буларак хезмәт куя. Шулай ук шәп җырлый. Сер итеп кенә әйтәм, әлегә кияүдә түгел.

Резидә - кызлар арасында төпчеге. Әүвәл техникумда бухгалтер белгечлеге алган. Аннан соң кызыл дипломга Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының китапханәчеләр әзерли торган бүлеген тәмамлаган. Хәзер исә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туризм юнәлешендә магистратурада белем ала. Бүген шушы юнәлештә чит илдә стажировка уза. Резидәнең шигырьләр язуын әйттек. Җырлавы турында әйткән дә юк. Ул да сәхнәдә үзен иркен тота, кыскасы, Айгөл апасы кебек, койган да куйган сәхнә кешесе инде. Киләчәктә нинди юнәлеш белән китәр? Барысы да үзеннән тора. Әлегә ул да тормышта түгел. Боларын егетләр колагына әйтәм. Күкчәдә кызларның асыллары, төскә-биткә чибәрләре, эшкә уңган-булганнары үскән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев