Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Курайчы Ильяс

Сәхнәдә милли моң агыла… Татарча моңлы көй… Уйнаучысы да үзебезнең егет - Иске Җөри авылы егете Ильяс Фәрхуллин. Кайчандыр башы чак кына гармуннан күренеп торган бу малай бүген инде үсеп буйга җиткән. Татар халык көйләренә тезмә уйный ул. Әле тальянын алып чыга, анысын куя да, баянын кулына ала. Тамашачы аның...

Сәхнәдә милли моң агыла… Татарча моңлы көй… Уйнаучысы да үзебезнең егет - Иске Җөри авылы егете Ильяс Фәрхуллин. Кайчандыр башы чак кына гармуннан күренеп торган бу малай бүген инде үсеп буйга җиткән. Татар халык көйләренә тезмә уйный ул. Әле тальянын алып чыга, анысын куя да, баянын кулына ала. Тамашачы аның ничә төрле уен коралында уйнаганын санап та өлгерә алмый.
- Баян, тальян гармунда, аккордеонда, курайда, гитарада уйнарга өйрәндем, - ди тыйнак егет.
Балалар сәнгать мәктәбенә укырга кергәндә кечкенә генә буйлы, 8 яшьлек малай була ул. Без аның катнашында «Татарстан-Яңа гасыр» каналы аша баручы «Аулак өй» не карап сокландык, курайчы егетнең Санкт-Петербург шәһәрендә узган конкурсларда ирешкән уңышларын ишетеп сөендек. Әле күптән түгел генә «Арча ягы - Данлы Тукай ягы» конкурсында да Ильяс беренче урынга лаек булган.
- Минем әтием кеше каршына чыкмаса да, баянда уйный. Бабаем исә тальянын тарта. Гитарага абыемнан карап өйрәндем,- дип сөйләп китте Ильяс.
Әтисе Сөләйман абый белән үземнең дә аралашканым булды. Бик тыйнак, балалары өчен җан атып торучы ата кеше. Әнә бит, малайлары да сүз саен: «Әти-әниемә рәхмәт. Алар миңа беркайчан да вакытларын да, акчаларын да кызганмадылар. Нинди инструмент кирәк, барысын да алып бирергә тырыштылар», - ди.
Ильясның кулыннан тотып диярлек гармун уйнау серләренә өйрәткән остазы - Фидәис Хәлиуллин.
- Андый балалар бик сирәк туа. Ильясның музыкаль ишетү сәләте бик югары. Шунлыктан, ул көйне тиз отып ала, ноталарны да тиз үзләштерә. Өйгә бирелгән биремнәрне дә вакытында, төгәл итеп эшли, - ди Фидәис Зиннәтулла улы.
Әйе, нинди генә чараны алмыйк, район Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар иңнәренә гармун элеп, халкыбызның дәртле көйләрен яңгыратып бәйрәмгә ямь, рух өстиләр. Ильяс кебек асылташларыбыз югалмасын, киләчәктә остазларына алмаш булып безнең төбәкләргә кире әйләнеп кайтсын иде.
Алсу Җиһаншина
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев