Теләче Информ

Кылсаң – хәерле, кылмасаң – җәза юк, яки Сөннәт нәрсә ул?

Бүгенге вәгазебезне мин "сөннәт" төшенчәсенә багышлыйм. Нәрсә ул сөннәт? Нинди төрле сөннәтләр була? "Сөннәт" сүзенең мәгънәсе Гарәп телендә «сөннәт» сүзе «гадәт» мәгънәсендә килә. Бу мәгънәдә «сөннәт» сүзе Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә очрый. Мәсәлән «Әл-Әнфәл» сүрәсенең 38 аятендә Раббыбыз: «Көферлек кылучыларга әйт: «Әгәр (көферлектән) туктасалар, үткәннәре аларга кичерелер. Әгәр (көферлеккә) кайтсалар,...

Бүгенге вәгазебезне мин "сөннәт" төшенчәсенә багышлыйм. Нәрсә ул сөннәт? Нинди төрле сөннәтләр була?

"Сөннәт" сүзенең мәгънәсе
Гарәп телендә «сөннәт» сүзе «гадәт» мәгънәсендә килә. Бу мәгънәдә «сөннәт» сүзе Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә очрый. Мәсәлән «Әл-Әнфәл» сүрәсенең 38 аятендә Раббыбыз: «Көферлек кылучыларга әйт: «Әгәр (көферлектән) туктасалар, үткәннәре аларга кичерелер. Әгәр (көферлеккә) кайтсалар, әүвәлгеләрнең (элеккеләрнең) инде гадәте узды (ягъни үзләренең көферлек гадәтләренә карата җәзаларын алдылар инде)», - дип әйтә.
«Сөннәт» сүзе Аллаһ Тәгаләгә бәйләп әйтелсә, монда Аллаһ Тәгаләнең бөтен галәмгә булдырылган тәртибе мәгънәсендә килә, Коръәндә искә алынганда шул ук әүвәлгеләргә көферлекләренә карата җәза бирү гадәте турында сүз бара.
«Сөннәт» сүзе Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) исеме белән бергә әйтелсә, ул очракта монда аның әйткән сүзләре, кылган гамәлләре, әхлагы һәм тышкы кыяфәт сыйфатлары керә. Аның белән бергә тагын Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нең икърары да керә, ягъни ул үзе кылмаган, ләкин сәхабәләргә дә тыймаган гамәлләр. Мәсәлән, дабб исемле эре кәлтә итен ашау. Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзе аны ашамаган, ләкин сәхабәләргә ашарга тыймаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәтен безгә җиткергән хәбәрләр хәдис дип йөртелә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәте ике төрлегә бүленә: үзенә генә карата хас килгән хөкемнәр һәм бөтен өммәтенә билгеләнгән сөннәт. Мәсәлән, хатыннарының саны дүрттән ашып китүнең һәм һәр төннең күпчелек вакытын намазда уздыруның фарыз булуы Рәсүлебез (с.г.в.с) генә хас.
Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.вс.) үзенең сөннәте белән бергә безгә тугры хәлифәләрнең: Әбу Бәкер, Гомәр, Госман һәм Галинең, Аллаһ Тәгалә алардан разый булсын, сөннәтләрен тотуны йөкләде. Моның турында без шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисеннән беләбез. Кайбер мөселман халык­лары «сөннәт» сүзен күбрәк ниндидер бер төрле гадәт өчен кулланалар. Мәсәлән, безнең якларда мөселман малайларын кечкенәдән сөннәткә утырту гадәте бар. Бу сүз аңлатуга мохтаҗ түгел.
Кылсаң - хәерле, кылмасаң - җәза юк
Ә хәзер мин "сөннәт" сүзенең фикх (мөселман хокук белеме) гыйлемендә аерым бер хөкем өчен кулланылганын ачыклап китәр идем. Кыскача сыйфатлаганда, сөннәт - ул шундый гамәл, аны кылу хәерле, әҗер-савапка ирештерә, ләкин кылынмаганы өчен җәза юк. Аның фикхтагы тагын бер исеме - мәндүб. Бу сөннәт тә ике төрлегә бүленә: ихтыяри, ягъни кеше кылыргамы, кылмаскамы дип, үзе сайлый һәм мәҗбүригә якыны, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аны беркайчан да калдырмаган. Мәсәлән, иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәте. Ләкин ихтыяри сөннәтне дә даими рәвештә калдыру шәригатебездә тәнкыйтьләнә. Искә алынган сөннәт намазлары турында аерым әйтергә кирәк. Алар 18 рәкәгать. Шуларның 12сен кылу сөннәт (икесе - иртәнге намазда, алтысы - өйләдә, икесе - ахшамда һәм икесе ястүдә даими рәвештә укыла). Гарәпчә алар берлек санда «ратиб», күплек санында «раватиб» дип әйтелә. Җитди сәбәпсез аларны калдыру ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аларны сәфәрдә яисә чирләгәндә генә калдырган. 18нең алтысы тулысынча ихтыяри сөннәт, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аларны кайчандыр кылган, кайчандыр калдырган (4 рәкәгать икенде фарызына кадәр һәм ахшам алдыннан 2 рәкәгать).
Намаз вакытларына бәйле сөннәт намазлары 3 төрлегә бүленә. Беренчесе: ваҗибка якын - беркайчан да калдырылмый торган иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәте. Икенче төркем: сәфәр белән чир вакытында гына калдырырга рөхсәт ителгән сөннәт намазлары, алар - 10 (өйләдә 4 рәкәгать фарызга кадәр, 2-фарыздан соң; ахшамда 2-фарыздан соң һәм ястүдә 2-фарыздан соң). Өченче төркем: бу сөннәт намазлары тулысынча ихтыяри (4 рәкәгать икенде фарызына кадәр һәм ахшам алдыннан 2 рәкәгать).
Шәригатьтә сөннәт хөкеменең бертөсле дәрәҗәдә булмаганын аңлыйбыз. Аларның кайсыдыр ваҗибка якын (суннәтун-муәккәдә). Кайберсе даими рәвештә кылына. Аларның төрлелеге бер дәлилдән генә алынмый, берничә дәлилдән һәм шәригатьтә булган гомуми кагыйдәләргә таянып барлыкка килә.
Шәригать хөкемнәре хакында сөйләгәндә без нинди сөннәт турында сүз барганын аңларга, иң еш кулланыла торган ике төшенчәне аера белергә тиеш. Беренчесе: Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәте - ул аның хәдисләре. Икенчесе: сөннәт хөкеме, ягъни аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы түгел, аны танымаган кеше зур гөнаһлы.
Хөкем чыгарырга ашыкмагыз
Бүгенге көндә күп яшьләребез Пәйгам­бәребез (с.г.в.с.)нең сөннәтенә, ягъни хәдисләрдә әйтелгәннәргә иярергә өнди. Әйе, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әмеренә иярү бик яхшы гамәл. Ләкин бик еш кына алар Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең әйткән бөтен сүзләрен, ә еш кына бөтен кылган эшләрен барча мөселманнарга мәҗбүр итәләр.
Коръәндә фарыз да, сөннәт хөкеме дә, мөстәхәбе дә, хәрәме дә, мәкруһы да бар. Нәкъ шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисләреннән фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, хәрәм, мәкруһ хөкемнәре чыгарыла. Моны һәрбер кеше хәдисне уку белән генә эшли алмый, аның өчен, гомумән, шәригать кагыйдәләрен, башка төрле дәлилләрне белү кирәк. Шуңа күрә ниндидер сүзне яисә гамәлне кешеләргә мәҗбүр иткәнче аның фарыз яисә ваҗиб икәнлеген исбатларга кирәк. Шуңа күрә бер хәдисне укып хөкем чыгарырга ашыкмагыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Фәтва чыгарганчы, утка сикерергә ашыгыгыз!» - дигән.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижауның Җәмигъ мәчете имамы.

Чыганак: Матбугат.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 май 2018 - 15:11
    Китапханәгә килегез Теләче үзәк китапханәсе чираттагы очрашуга эндәшә.
    25
    0
    0
  • 24 май 2018 - 15:07
    Балаларга, әти- әниләргә ярдәм итәләр С целью выявления и анализа системных проблем в сфере соблюдения права ребенка на охрану здоровья и здоровое развитие, качества предоставления несовершеннолетним медицинских услуг, оказания гражданам консультативной помощи 28 мая 2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа горячей линии на тему «Организация медицинского обслуживания детей: вопросы, проблемы, предложения» по телефонам: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
    40
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:52
    Илназ Баһ өчен фитнес зал... өйдә “Без сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз”, – дип әйтүчеләрне соңгы арада еш ишетергә туры килә. Янәсе спорт белән шөгыльләнәләр, дөрес тукланалар. Фитнес залларның, аларга йөрүче халыкның саны соңгы арада никадәр артканын үзебез дә күреп торабыз. Боларның барысы да мода артыннан куу гына түгел микән соң?
    22
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:46
    Казанда инспекторның гомерен өзгән кеше судны ялган белешмә белән алдый Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.
    123
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:24
    Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? Иртәнге якта, аз гына ятыйм әле дигән идем. Телефон үкерә дә үкерә, алмасаң, көне буена да туктамас кебек. – Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? – ди берәү турыдан бәреп. – Ярый, – дим. – Ник соң безнең хәзрәт, ярамый, ди. – Сезнең хәзрәт өчен мин җавап бирә алмыйм бит инде, үзеннән сорарга иде.
    121
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:40
    Теләче урта мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады Бүген Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
    235
    0
    0
  • 24 май 2018 - 11:03
    "Сюрприз"га - 10 яшь тулды! 23 май көнне район мәдәният йортында район Укучылар йорты каршында эшләп килүче "Сюрприз" бию студиясенең оешуына 10 ел тулуга багышланган зур концерт булды.
    92
    0
    1
  • 24 май 2018 - 08:30
    Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
    51
    0
    0
  • 24 май 2018 - 08:19
    Бакчадагы кырмыскадан ничек котылырга? С одной стороны эти трудолюбивые насекомые вызывают уважение благодаря своей организованности, сплоченности и дисциплине. Они строят муравейники, прокладывая в земле ходы или делая насыпь, а также могут поселиться в стене строения. Однако когда муравейник появляется в саду, на грядке или в цветочной клумбе, большое нашествие насекомых досаждает человеку. К тому же муравьи разводят тлю, для них эти маленькие насекомые вредители, как дойные коровы, муравьи питаются сладкими выделениями тли и специально разносят этих вредителей по растениям для размножения. Чтобы вывести тлю, вначале придется избавиться от муравьев на участке.
    110
    0
    0
  • 23 май 2018 - 15:18
    Мәктәп укучылары Олы Нырсы авылның янгын бүлеге белән танышты «День открытых дверей» На формирование культуры безопасного поведения у ребят, начиная с дошкольного возраста, направлены огромные усилия. Ведь только комплексным подходом  можно добиться формирования и развития у детей сознательного и ответственного отношения к личной безопасности и безопасности окружающих.
    53
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:53
    Булат Бәйрәмов Ләйсән белән кечкенә бәбине өйләренә алып кайта Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән белән төпчек кызлары Зәйнәпне балалар тудыру йортыннан каршы алган. Кечкенә сеңелкәшләрен күрергә дип Таңсылу белән Зифа да килгән
    153
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:52
    Казанда "Биш файдасыз күнегү" дигән театраль лаборатория ачылды Кичә, 21 майда, V "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы кысаларында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында "Биш файдасыз күнегү" дигән театраль лаборатория ачылды.
    24
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:41
    Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сәбәп булган Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сүндерелмәгән төпчек сәбәп булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
    47
    0
    0
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 12 май 2018 - 21:01
    Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды.
    204
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:40
    Теләче урта мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады Бүген Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
    235
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:41
    Алдынгыларны хөрмәтлиләр Бүген районыбыз кырларында фидакарь хезмәт куючы механизаторларга сертификатлар тапшырылды.
    153
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:53
    Булат Бәйрәмов Ләйсән белән кечкенә бәбине өйләренә алып кайта Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән белән төпчек кызлары Зәйнәпне балалар тудыру йортыннан каршы алган. Кечкенә сеңелкәшләрен күрергә дип Таңсылу белән Зифа да килгән
    153
    0
    0
  • 23 май 2018 - 09:32
    Кырыкны узгач хатын-кызлар нигә тазара? Их, ябыгасы иде... Теләсә кайсы хатын-кыз телендә иң еш яңгырый торган сүз бугай бу. (Кайчак кычкырып әйтмәсә дә, уенда гел бар инде ул аның!) Бигрәк тә хәзер, җәй җиткәндә барыбызның да сылу, зифа күренәсе килә. Әмма кырык яшьтән узгач, артык килограммнардан котылу бик җиңел генә түгел шул... Нигә шулай соң бу
    138
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Әти- әниләр мәктәп белән таныша 19 нчы май  көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елында киләчәк беренче сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова ата- аналарны мәктәпнең уставы һәм яңа уку елында беренче сыйныфларны туплау узенчәлекләре белән таныштырды. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова беренче сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын оештыру мәсьәләләрен яктыртып чыгыш ясады.
    127
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:46
    Казанда инспекторның гомерен өзгән кеше судны ялган белешмә белән алдый Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.
    123
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:24
    Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? Иртәнге якта, аз гына ятыйм әле дигән идем. Телефон үкерә дә үкерә, алмасаң, көне буена да туктамас кебек. – Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? – ди берәү турыдан бәреп. – Ярый, – дим. – Ник соң безнең хәзрәт, ярамый, ди. – Сезнең хәзрәт өчен мин җавап бирә алмыйм бит инде, үзеннән сорарга иде.
    121
    0
    0
  • 24 май 2018 - 08:19
    Бакчадагы кырмыскадан ничек котылырга? С одной стороны эти трудолюбивые насекомые вызывают уважение благодаря своей организованности, сплоченности и дисциплине. Они строят муравейники, прокладывая в земле ходы или делая насыпь, а также могут поселиться в стене строения. Однако когда муравейник появляется в саду, на грядке или в цветочной клумбе, большое нашествие насекомых досаждает человеку. К тому же муравьи разводят тлю, для них эти маленькие насекомые вредители, как дойные коровы, муравьи питаются сладкими выделениями тли и специально разносят этих вредителей по растениям для размножения. Чтобы вывести тлю, вначале придется избавиться от муравьев на участке.
    110
    0
    0
Ночной режим