Теләче Информ

Кыйный, димәк, яратамы?

Редакциябез почтасына бер хат килеп төште. Адресы юк, исемен үзгәртеп бирүебезне үтенгән.

«Хөрмәтле редакция! Сезгә Казаннан Галия яза. Бәлки сез миңа ярдәм дә итә алмассыз, әмма минем эчемне бушатасым килә. Язачак хәлләр турында дусларыма да, туганнарыма да, әти-әниемә дә сөйли алмыйм. Әти-әниемә сөйләсәм, алар бүген үк мине авылыма алып кайтып китәчәкләр. Тик минем ирдән кайткан хатын статусында буласым килми. Авыл бит ул шәһәр түгел, авыл халкы да ни әйтер дим.
 
Мин Татарстанның бер авылында туып-үстем. Кечкенәдән кул эшләренә оста идем, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач та, БДИ бирүдән куркып, Казандагы бер көллияткә укырга кердем. Аны тәмамлаган елны ук үземнән җиде яшькә өлкән булган егет белән таныштым. Ул минем гашыйк булган беренче егетем иде. Ярты ел очрашканнан соң, ул миңа тәкъдим ясады, мин берсүзсез риза булдым, чөнки бик нык ярата идем. Бик якын кешеләребезне генә чакырып, зур итмичә генә туй ясадык һәм гаилә тормышыбыз башланды. Ике ел яшәсәк тә, әлегә балабыз юк. Ирем бик тели дә бит, ә мин аннан бала табарга куркам. Бала каршында мине тотып кыйный башласа, нишләрмен дим. Йөргән вакытта булачак иремнең кызып китә торган гадәте бар икәнен белә идем, моңа әллә ни игътибар итмәдем. Ләкин яши башлагач, юктан кызып китүләре мине җилтерәтү яки кыйнау белән тәмамлана башлады. Сукканда бик «грамотно» суга, күгәрек чыкмый яки күренми торган урыннарымны гына кыйный. Аннары үзен кулга алып, миннән гафу үтенергә тотына, бүләкләр алып кайта, «Яратам һәм көнләшәм, син яшь һәм чибәр!» – дип аклана. Мин дә аны яратам, бәлки чыннан да яратканга кыйныйдыр?..» Галия.
 
Әлеге хатка җавап табарга теләп, психолог Ләлә Баһрамшинага мөрәҗәгать иттек.
 
– Беренчедән, кыйнау берничек тә ярату билгесе була алмый. Әлеге парның яшь аермасы шактый. Гадәттә нормаль ир кешегә үзеннән кечеләрне кече итү, яратып карау хас. Монда яшь булганнан, яратканнан көнләшү дә дөрес хәл түгел.
 
Икенчедән, алты ай танышып кавышу өчен бик аз вакыт булса да, бу арада кешенең күп кенә якларын ачарга була. Бу кыз аның йөргәндә үк кызып китүчәнлеген белгән, әмма игътибар итмәгән, ә егетне шул гадәте белән «кабул иткән». Ә хәзер кул күтәрүгә күчкән икән, димәк, ул аның кыйнавын да кабул иткән һәм бернинди каршылык та күрсәтмәгән. Алга таба яхшырыр, үзгәрер дип көтеп ятарга кирәкми. Хатынының алга таба да аның башка гөнаһларын кабул итәсен аңлаган ир туктамаячак, ә үзенең көтелмәгән «сюрпризлары» белән тагын да тирәнгәрәк китәчәк. Хатыны кабул итә бит, сүз әйтми, нигә кыланмаска?
 
Өченчедән, ярату белән яратуның да аермасы бар. Кирәгеннән артык хисләргә бирелеп, аңны томалаган ярату ул куркыныч нәрсә. Монда кичекмәстән акылны кушарга кирәк. Гомумән, гаилә мөнәсәбәтләрен хискә генә кору дөрес түгел.
 
Дүртенчедән, монда сүз кеше гомере, язмышы турында бара. Шунлыктан, барысын йотып, үз эчеңә бикләнергә кирәкми. Әти-әнигә әйтүдән курку, ирдән курку, кеше ни әйтер дип курку, гомумән, куркудан арынырга кирәк. Ә курку булган җирдә мәхәббәт була алмый! Бу хәлгә озакка сузмый нокта куярга кирәк, чөнки моның ахыры бик аяныч бетәргә мөмкин.
 
Бишенчедән, әлеге хәлгә бөтен нечкәлекләрен белми генә төгәл җавап бирү мөмкин түгел. Әлеге ир белән хатынга кичекмәстән белгечләргә барырга киңәш итәр идем.
Фото: pixabay.com
Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
matbugat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: