Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Кызым аңсыз яткан вакытта, шәфкать туташларының чәченә ябышып, бер бөртеген калдырмый йолкып бетерер дәрәҗәдә идем”

Яшьлек ярыма яратып кияүгә чыксам да, безгә уртак бәхетле тормыш корырга насыйп булмады. Улыбызга бер яшьвакытта, тормыш иптәшем юл һәлакәтенә тарып, фаҗигале төстә вафат булды.

Ул вакытта көннәремне кара болыт каплап, яшәвемнең мәгънәсе югалган иде. Ярый әле, мине кире тормышка кайтаручым, тормыш маягым – балам булды.    Ике елдан соң кабат бәхетемне сынап карарга булдым. Чөнки Марат миңа игътибарлы, аңлаучан кеше булып тоелды. 


– Улыңны үз баламдай якын иттем, әйдә никахлашыйк, – дигәч, бик озак уйланып йөрдем үзе.   Туганнарым белән таныштырып карадым Маратны. Барысы да якын иттеләр, әйбәт кешегә охшаган, дип мактап туя алмадылар.    Тик күңелемне бер нәрсә кимереп торды: мин инде кияүгә чыккан, балалы хатын, ә Марат әле өйләнмәгән, япь-яшь егет. Арабыз да дүрт кенә ел иде, күп түгел инде. Озак уйланып-икеләнеп йөргәннән соң, Ходай нәрсә язган булса, шуннан узып булмас, дип, Аллага тапшырып, ризалаштым. 

Дөрес, иремнең туганнары тарафыннан:  – Баласын ялгызы үстермәс өчен генә Маратны яр итте, яратмыйдыр ул аны, – дигән шикле сүзләр ишетелгәләде.    Ирем минем өчен үлеп тора, калганнарның фикере кирәкми, дип ишетмәгәнгә сабыштым. 

Бер ел “бар яктан да килгән ир” белән мин җәннәттәге кебек яшәдем. Тик кайбер очракларда сукыр булганмын икән. Начар якларын да әйбәт дип уйлап, бик нык ялгыштым.    Озакламый Марат үзенең кемлеген күрсәтә башлады. Көнләшү, әрләшү өстенә:  – Син – сөйрәлчек, үз башыма гына сиңа өйләндем, – дип әйтә башлады.    Нәтиҗәдә, биш айлык авырым белән ташлап чыгып китте мине Марат… Иң яманы шул: карынымдагы баланы үзенеке түгел, ә “йөргән кешем”нән дип атады.    Бу сүзләрне ишетү авыр булды, әлбәттә. Яралы йөрәгемә җөй – терәк, шифа эзләп корган гаиләм дә таркалды. Ходай Тәгалә икенче тапкыр сыңар канат белән калдырды.    Ничек итсәм иттем, баламны исән-сау күтәреп, якты дөньяга тудырдым. Аягым арасында бөтерелеп йөргән улымның теле ачылды – “быгыр-быгыр” ул сөйләшә башлады. Бәхетем, юанычым балаларда иде! Кечкенә сабыем – кызым – күкрәк сөтемне имгәндә изрәп йоклап китә. Әнә шушы нарасыйларымнан яшәү көче алып яшәдем.

Ике балам ике атадан, янәшәмдә ирем юк… Ялгызлык бик читен, ә кулыңда ике бала белән дә калсаң, тагын да кыен. Муеннан бурычка баттым, ашарыма булмаган көннәрем бик күп иде. Улымны балалар бакчасына биргәч, өйдә киемнәр тегеп сата башладым. Шулай итеп, акрынлап кына бурычларны түләргә керештем. Ходайның рәхмәте белән, тормыш төпкеленнән күтәрелдем, балаларымның тамагын тук иттем.   Бик авыр вакытларда туганнарга мөрәҗәгать итмәдем. “Үз башыңа кияүгә чыгып йөрисеңме” дигән сүзләреннән курыктым.    Тора-бара, кызымны да балалар бакчасына илткәч, эшкә чыктым. Үз җилкәләремдә ике кешенең эшен алып башкардым, хезмәт хакым ярыйсы гына иде. Тормышым акрынлап кына рәтләнде.   Бик авыр вакытларымда да Маратка барып ялынмадым, акча сорамадым. Ә үзе газиз баласына бер тиен дә акча бирмәде, килеп күргәне дәбулмады. Ата мени инде шул?!   Марат үзе икенче тапкыр өйләнде бит. Хәер, аннан да аерылып әллә ничә тапкыр гаиләк орып карады. Минем кызымнан кала да, ялгышмасам, ике баласы бар бугай. Тик ул берсен дә танымый. Хатын-кызлардан шулкадәр шикләнү, ышанмау каян килгәндер аңа?!   Унга бар – уңганчы бар, диләр бит. Мин дә өченче никахка әзер булуымны аңлап, Ришатка ризалыгымны бирдем. Тормыш юлымда очраган өченче ир генә чын ир булды.
 

Тормышта яраткан иремне мәңгегә югалткач, ышанып кияүгә чыккан ирем тарафыннан да алдангач, ир-атларга карата күңелем каткан иде. Әмма Ришат минем йөрәккә юл яра алды. Улым белән кызыма да менә дигән әти булды.    Баштарак, өченче тапкыр гаилә кораммы соң, дип катгый рәвештә каршы идем бит. Әмма… беркайчан да үзеңне бетереп атарга кирәкми икән. Өченче тапкырн икахлашасыңмы син, дүртенчеме – кеше бәхеткә омтылырга, матур тормышка ашкынырга тиеш.   Бәхетле булганчы көрәшергә кирәк икән!   Ришат та бер тапкыр өйләнеп аерылган булган. Шуннан сигез елдан соң гына миңа ышанып өйләнә алды. Беренче хатыны хыянәт иткән. Икебезнең язмашларда уртаклык бар – ул да, мин дә алдандык. Хатын-кызларга ышанычы югалган ирне ничек яулап ала алганмындыр, үзем дә белмим. Моны ңөчен тырышмадым да, артык теләгем дә булмады. Безнең мөнәсәбәтләр ничектер үзеннән-үзе, рәхәт, җиңел бәйләнеп китте.
 

Үзебезнең уртак балабыз булмаса да (минем нерв киеренкелегеннән бала табу сәләтем югалган иде), Ришат миңа беркайчан да кыек сүз әйтмәде. Яратмыйча торып, ир белән егерме ел яшәп булыр иде меикән?! Әлбәттә, яраттым мин Ришатны. Ул да яратты, хөрмәт итте. “Акыллым минем”, – дип кенә тора иде үземә.     Ришат белән яшәгән елларны күз алдымнан уздырсам, берничә ай кебек кенә – шул кадәр тиз узып киткән! Мәшәкатьләре дә, куанычлы мизгелләре дә байтак җыелган…
 

Салават күпере төсле тормышның нинди генә төсмерләре булмаган: кайсыберсенә карап хозурланылган, ә кайсыларыдыр сагышландырган.   Ришатныңч ын ир булуын, холкының тотрыклылыгын, акылын, сабырлыгын күрсәтә торган берничә очрак булды.   Бишенче сыйныфта укучы кызым бик нык авырый башлады. Табиблар дөрес дәваламаганга күрә, баламның гомере кыл өстендә калды.  Кызым аңсыз яткан вакытта, мин шәфкать туташларының чәчләренә ябышып, бер бөртеген калдырмыйча йолкып бетерер дәрәҗәдә ярсыганда, Ришат миңа олы терәк булды. Зур калада әллә нинди дәрәҗәле табибларга юл ярып, баламны шунда алып китте. Бөтен нәрсәне үз кулына алды, кайдандыр зур акчалар тапты…

Ике атна дигәндә кызымның хәле яхшырды. Юкса, мин күңелемнән генә сабыемны югалта башлаган идем инде. Аллага шөкер, кызым матур гына үсте, кияүгә чыкты, үзенең дә ике кызы бар инде.    Кечкенәдән әти җилкәсенә аркаланып үсмәгәнгәдер, улым яшүсмер чагында урам малайларына иярде. Ул вакытта без Ришат белән танышлар гына идек әле.    Мин улымны ничек тә тыңлата алмасам да, бу мәсьәләне читкә чыгармадым, кешедән ярдәм сорамадым.   Чарасызлыктан җаным меңгә телгәләнде. Улым буй җиткән егет – тотып кыйный да алмыйм, аңлашырга да сүз тапмыйм. Бу хәлне Ришат кайдандыр белеп алып, минем улымны зур бәладән йолып алды. Бактың исә, сыйныфташ егете белән улымны үзләреннән зуррак егетләр “кулларына алганнар”: куркытып, ай саен акча китерттереп торганнар. Болары кайдан урлап, кайдан талап акча эзләгәннәр. Ришат, ни рәвешледер, ул егетләрне куркыта алган, улым белән дусты шулай котылганнар. Боларның барысын да мин берничә елдан соң гына белдем. Хәзер, Ходаема мең шөкер, улым бик дәрәҗәле эштә эшли, акыллы гына үз гаиләсе белән яшәп ята.    Менә ничек икән ул: хатын-кызны яраткан, үзенә кирәк дигән ир теләсә-нинди юллар белән аны бәхетле итәргә тырыша.   Күп уңай  гамәлләрен күрсәтмичә генә эшли, мине борчуга салудан курка. Тыныч кына, артык сүзләрсез тормышымны бәхетле, борчусыз итәргә тели. Нәкъ менә Ришат кебек!     Тормыштагы сынауларым Ришатны көтеп узылган, аның белән якты көннәр хакына сабыр ителгән икән. Мин аның белән бик матур яшәпкалдым. Берничә ел гомеремне бәхетле иткәне өчен Ришатның рухына гомерем буе дога кылачакмын.    Әйе… Ришатым мәңгелеккә китеп барды инде. Егерме еллык уртак тормышыбызны сагынып, саргаеп яшим хәзер. Язганнарым беренче һәм соңгы ирләремнең рухларына дога булып барып ирешсен иде, Әмин!  

Тәслимә ЯРУЛЛИНА, Кама Аланы   "Себерке" газетасы
https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X