Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әлфия Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылды

Бүген, 20 сентябрь көнне, сәг 10:00да Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында тарихи вакыйга булды. Үзәк аллеяда бөек татар җырчысы, легендар Әлфия Авзал кызы Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылды.

Әлеге таш сәхнә шикелле итеп эшләнгән һәм анда – Әлфия Авзалова образы. Ул җырчы буенда.

"Җырчының сыны һәм сәхнә рәвешендәге мемориаль композиция — халыкның аның истәлегенә хөрмәт белдерүе. Әлфия Авзалованың иҗади юлы һәм тормышы — сәнгать өлкәсенә хезмәт куюы яшь буынга үрнәк булып тора. Ул җырлаган татар халык һәм дөнья халыкларының җырлары мәңгегә безнең йөрәктә калачак," - диде җырчының кызы Зөлфия Авзалова.

Һәйкәлнең скульпторы – Фәнил Вәлиуллин. Ул шулай ук күптән түгел Сарман районында ачылган күренекле татар җырчысы Илһам Шакиров бюстының да авторы.  Әлеге мемориаль композиция - җырчының иҗади юлы һәм тормышын чагылдыра – сәнгатькә тугрылыкның чын һәм киләчәк буыннарына лаеклы үрнәге булып тора. 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев