Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Әлфия Авзалова» китабын тәкъдим итү кичәсендә җырчының концерт костюмнарын да күрсәтәләр

Актаныш районы музеенда сакланучы документаль материаллар, җырчының бүләкләре бүгенге кичәдә Әлфия Авзалова иҗатын саклау фондына тапшырыла.

Бүген Казан Ратушасында «Әлфия Авзалова» китабын тәкъдим итәләр. Кичә барышында Әлфия Авзалованың концерт костюмнары, музыкаль инструментлар да күрсәтеләчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 16.00 сәгатьтә башлана. 15.30 сәгатьтә журналистлар өчен Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова – җырчы Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү Фонды президенты - белән очрашу була. Презентациядән соң концерт булачак. Кичәдә Әлфия Авзалованың концерт костюмнары, музыкаль инструментлар тәкъдим ителәчәк.

Китап өч өлештән тора. Беренчесендә җырчының 1995 елда аерым китап булып нәшер ителгән истәлекләре, икенче өлеше – аның таланты алдында баш иючеләрнең хәтирәләре, өченче өлеше – кушымта (нота-текст материаллары, аудиоязмалар - җырчы репертуарыннан 100 җыр, шәхси архив фотоматериаллары).

«Әлфия Авзалова» китабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган Бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән дөнья күрде.

«Әлфия Авзалова» китабын бастыруның инициаторы һәм авторлык хокуклары иясе буларак Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү Фонды басманың берәр нөсхәсен бушлай белем бирү учреждениеләренә, Татарстан китапханәләренә тапшырырга ниятли. 

Хәзерге вакытта Актаныш районы музеенда сакланучы документаль материаллар, җырчының бүләкләре Фондка  тапшырылачак. Шулай ук #АльфияАвзаловакитабы флешмобына йомгак ясау да була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: mincult.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев