Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Минем андый акчаларым юк”

Саба районының Шәмәрдән бистә­сеннән туктаусыз хатлар килә.

Ник берсе матур хат язсын да, бүгенге яшәешенә сөенсен! Әлеге дә баягы йортлары җимерелергә җиткән, баракларының идәне ишелеп төшкән, тәрәзәдән җил уйный, стена ярыкларыннан кар керә. Әллә халкы үзенчәлекле, әллә анда иске йортлар артык күп...

Соңгы елларда шуңа да төшендем: бистәдә читтән кайтучылар да байтак. Гомерләре буе кайдадыр йөргәннәр дә, картлыкларын бабаларының кендек каны тамган җирдә каршыларга булганнар. Ләкин дәрвиш баласын туган як: “Кайттыңмы, апа, абый җаным?” – дип, кочак җәеп каршы алмый шул. Мөмкинлеге юк. Шуңа күрә, кайтучылар җитәкчеләрнең ишеген шакый, үзләренең аяныч хәлләрен аңлатып редакциягә хатлар яза башлый. Янәсе, ничек яшим ди мин бу йортта? Яңа фатир бирегез! Күбесенең сәбәпләре дә бар, әле авыру бала белән кайтканнар, әле иске йорт сатып алганнар да, хәзер өй җимерелеп, шуның астында калырмын дип куркалар.

Әле күптән түгел Чиләбе шәһәренең Гончаров урамында яшәүче Заһит абый Хәбибуллиннан хат килеп төште. Шәмәрдәннең тарихы белән кызыксынган, “тамырларым шунда барып тоташа, бәлки кайтырмын да” дигән.

Хат
Инде редакциягә килгән хатка күз салыйк.

“Мин – Эльвира Усманова. 2014 елда Калуга өлкәсеннән Шәмәрдән бистәсенең Пионерлар урамы, 61 йортына бөтенләйгә яшәргә дип гаилә хәле буенча кайттым. Әлеге йорт миңа Әсгать Алимовтан мирас булып калды. Ике балам бар. Кызым – икенче төркем инвалид. Улым 11 сыйныфта укый. Өйгә ремонт кирәк! Урындагы җитәкчебез Айдар Гәрәевка әйтеп карадым. Ул: “Бу йорт безнең карамакта түгел”, – дип җавап бирде. Аннан, Сабадан комиссия килгән иде, ишек төбеннән ары китмәделәр, йортның эчке ягына кереп тә карамадылар. Идәннәре селкенә, тәрәзәләре җимереләм дип тора. “Синең абыйларың эчеп йөрде, беркайда эшләмәде, сиңа бездән ни кирәк?”, – диделәр. Ярдәм кирәк. Ирем юк, берүзем ике бала тәрбиялим, аз керемле гаилә дип саналам. Абыйлар шулай йөргәнгә мин гаепле түгел бит инде”, – дип тәмамлаган автор хатын.

Кайту тарихы

Алда әйткәнемчә, Шәмәрдәндә иске йортлар байтак. Аннан, икенче авторның да үтенечен күздә тотып, аның тарихына күз саласы иттем.

Бистәнең 6516 гектар җире бар, ул катнаш урман белән әйләндереп алынган. Казан – Екатеринбург тимер юл станциясендә урнашкан, гомумән, аның тарихы тимер юлдан башлана да инде. 1914 елда тимер юлга нигез салына. Мондагы куе урманны кисүчеләр палаткаларда яши. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, тимер юлны Австриянең пленга төшкән хәрби кешеләре салган. 1917 елда агач вокзал һәм бараклар барлыкка килә. Ә сугыштан соң Шәмәрдән тормышында яңа чор башлана, төзелеш гөрли һәм 1948 елда “бистә”гә әйләнә. Тора-бара газ, су керә, элеватор барлыкка килә, аннан инде ул тагын да матурлана, зурая. Бүген анда спорт комплексы, балалар сәнгать мәктәбе, 300 урынлы мәдәният йорты, яңа тимер юл вокзалы үз ишекләрен ачкан. Әйтүләренчә, “Тузган торак программасы” да эшли, социаль ипотека буенча йортлар төзелгән. Мәчетләр дә, чиркәү йортлары да, сәүдә үзәге, почта, банк, участок хастаханәсе, анда хәтта гемодиализ бүлеге дә бар. Кыскасы, төшеп калган төбәк түгел кебек.

Инде Эльвираның тарихына якынрак килик. Ул тумышы белән Үзбәкстаннан. Балтачта туган әбисе Ташкентка барып төпләнгән. Ире ягыннан да шундый ук хәл. Иренең тамырлары исә элекке Ульяновск, хәзерге Чүпрәле районына барып тоташа. Чыннан да, Татарстанда аларның әбиләренең, бабаларының кендек каны тамган.
Эльвиралар биш бала, икесе генә исән. Сеңлесе әле дә Ташкентта гомер кичерә. Эльвираның ике ирдән ике баласы бар. Аңлавымча, абыйлары эшләмәгән, спиртлы эчемлекләр кулланган. Ә әти-әнисе шул өч абыйсы белән Шәмәрдән бистәсендәге 1947 елда салынган иске бер йортка кайтып урнашкан. Эльвира аларны: “Җиһазларын да алып кайттылар”, – дисә дә, өйдә иске ятактан башка бер әйбер дә күзгә чалынмады, телевизорлары да юк, 11 сыйныфта укучы, олимпиадаларда катнашучы улы телефоннан да мәхрүм.

Өй дигәннән, республикада мондый шартларда яшәүчеләр байтак. Чыннан да, эченә узып кергәч, күңелне шом биләп ала. 71 ел буе басып торган йорттан ни көтәсең инде тагын? Аны каручы, ремонтлаучы да булмаган кебек. Идәннәре селкенә. Өй уртасында алагаем зур түгәрәк мич тора. Мондыйларны күргәнем юк иде әле. Салкын түгел, шул мичтән җылы чыга.

Караватта Эльвираның авыру кызы утыра. Акыл үсеше ягыннан артта калган, ләкин чит кешеләр килүен аңлады, үзенчә нидер сөйләп, селкенгән идәннәргә бәя бирде, дөресрәге, әнисе артыннан кабатлады, “бездә күсе ике түгел, өч ел яши инде” дип, әнисенең күсе турындагы тарихына төзәтмәләр кертте. Яшен дөрес итеп әйтә алды, 26 яшь икән. Үзе туктаусыз карандаш очлый...

– Кызым мәктәптә укымады, мин – аның опекуны. Тугыз ел инвалидлар йортында яшәде, улым тугач, илтергә мәҗбүр булдым, чөнки улымның тормышына куркыныч тудырды. Россиягә кайткач, инвалидлар йортыннан барып алдым, – ди әни кеше.
Эльвира шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый, шуңа күрә, кайбер сорауларыма җавап та таба алмадым. Аның беренче ире Үзбәкстанда калган дип аңладым, алар анда фатирда яшәгән. Ә хатын баласы белән сумкасын гына алып, Россиягә кайтып киткән. Аннан, икенче ир барлыкка килгән, язылышмыйча гына торганнар.

– Без Россиягә 2007 елда ук кайттык. Башта Мәскәүдә каенаналар белән коммуналкада яшәдек. Бер елдан соң Калугага күчтек, анда исә бик тә иске бер йортта тордык, – ди ул.

Бу вакытта Эльвираның әти-әнисе мин алда телгә алган Шәмәрдәндәге йортта гомер кичерә, хатын исә кайтып-китеп йөри. Әмма абыйсының әнисен кыерсытуын күреп, әнисен Калугага алып китә. Әни кеше үзе елый-елый үтенгән дип аңладым. Үзеңне җәберләп торучы исерек ир белән яшәү бер хәл әле, улың шундый булса, моннан да зур бәхетсезлек юктыр.

Кайвакыт адәм балаларының язмышы уйланырга, кызганырга мәҗбүр итә. Эльвираның әнисе Сания апа турында әйтәм. Нәтиҗәдә, бәхет эзләп, тыныч тормыш өмет итеп туган төбәгенә кайткан кеше, 77 яшендә Калугага күчеп, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып кала.

– Әни миндә ярты ел гына яшәде. Ирем эчте, кул күтәрде, кыйнады, ә улым боларның барысын да күрә иде, кем булып үсәр бу дип курыктым да, бирегә кайтырга булдым, – ди Эльвира.

“Шәмәрдәндә эш юк!”

– Кайларда эшләдегез? – дип сорыйм аннан.

– Башта үзем дә группада булдым, бер бөерне алдылар. Заводта контролер булып тордым. 50 яшьтән пенсиягә чыктым, хәзер миңа 55 яшь. Кызым белән икебезнең пенсиягә яшибез. Бүлеп карагач, яшәү минимумына җитә, ә тормыш алып бару өчен җитми. Быел улым укырга керергә җыена. Әйбәт укый, максаты бар, аңа кредитка телефон алырга җыенам. Бөтен әйберне дә шулай әкренләп кредитка алам, – ди ул.

– Мәскәүдә эшләдегезме соң? – дип янә сорау бирәм аңа.

– Үзегез аңлыйсыздыр инде, мин – чит ил кешесе идем, гражданлык алып булмады, мине кем эшкә алсын? – ди ул.

– Хезмәт кенәгәгез бармы?

– Бар, – ди ул.

– Эш стажыгыз күпме?

– Белмим. Кызыма ике яшь ярым вакытта Башкортстанга күчтек, чөнки аңа Үзбәкстан һавасы ярамады, тыны бетте, гел хастаханәләрдә ята идек. Башкортстанда миңа өченче төркем инвалидлык бирделәр, ләкин ул кәгазьне югалттым. Кызымның хәле әйбәтләнгәч, кабат Үзбәкстанга кайттык, – ди Эльвира.

– Ә монда берәр эшкә урнашып булмыймы соң? – дим.

– Шәмәрдәндә эш юк, бар җиргә дә үз туганнарын алалар. Аннан, кызымны ташлап чыгып китеп тә булмый, ул бөтен әйбердән курка – транспортка утырырга да, җиргә басып йөрергә дә, хәтта кардан да.

Соңгы сүз

Эльвира Усманованың Шәмәрдәнгә кайтканына биш ел булган инде. Шул гомер эчендә хатлар язган, комиссия чакырткан, хәтта Президентка ук барып җиткән. Ләкин ул миңа үпкәләмәсен инде, әмма республикада аннан да начаррак шартларда яшәүчеләр, хәтта өйләре җимерелеп, урамда калучылар да бар. Барысы да бушка фатир сорый. Әмма безнең җәмгыять өчен бу ят нәрсә!

Өенә ремонт ясау турында да сүз алып бару мөмкин түгел, беренчедән, кулыннан килми, икенчедән, акчасы юк, өченчедән, мәгънәсе. Җимерелеп төшәргә мөмкин. Мунчаның мичен алыштырырга талпынып караган, әмма моның өчен 18 мең сум кирәк булачагын белгәч, уеннан кире кайткан. “Минем андый акчаларым юк”, – ди. Мунчаның да бар ягыннан җил керә икән.

– Сарайны сүттек, бер бабай булышты, акча алмады, хәзер шуны мунчага ягам, – ди Эльвира.

Авылдагы кайбер кешеләр өнәп тә бетерми үзен... Ә Эльвира проблеманың уңай якка чишелүен көтә, вәгъдә биргәннәр...

Эльвираның үсеп килүче улы бар, әни кеше аңа зур өметләр баглый. Үзен күрмәсәм дә, шул баланы никтер кызганып куйдым. Яше җиткәч, армиягә алып китәрләр инде. Алда әйткәнемчә, бик тә тырыш, олимпиадаларга йөри икән. Шул балалар хакына булса да, барысы да әйбәт булсын, аларның илләреннән, торган җирләреннән гайрәте чикмәсен иде.

* * *
"Акчарлак" газетасы, 14 февраль 2019 №6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X