Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Могҗизамы: әти-әниләре үлеп 4 ел үткәч, бала туган

Сабыйны картәти-картәниләре үстерәчәк

Кытайның көнчыгышындагы Исин шәһәреннән яшь пар Шэнь Цзе һәм Лю Си 2013 елда автомобиль һәлакәтендә үләләр. Ир белән хатын түлсезлектән дәваланган була, 4 эмбрион әзер булган. Әмма Лю Сига аны күчереп утыртырга өлгермиләр.

Балалары һәлак булганнан соң, аларның әти-әниләре эмбрионнарны мирас итеп рәсмиләштерер өчен суд юлын таптый башлый.
 
Булачак картәти-картәниләр судларны җиңә һәм Лаоста сабыйны тудырыр өчен суррогат әни табалар. (Кытайда суррогат әниләр хезмәте тыелган). Узган елның декабрь аенда, әти-әниләренең үлеменә 4 ел да 8 ай вакыт үткәннән соң, Тяньтянь исемле малай дөньяга килә. Кытайның мандарин диалектында аның исеме “татлы, сөекле” дигәнне аңлата.
 
“Ул гел елмаеп тора. Күзләре нәкъ әнисенеке кебек, әмма ул күбрәк картәтисенә охшаган”, - ди Тяньтяньнең бер картәнисе. Шэнь Цзеның әтисе сүзләре буенча, алар оныкларын дүртәүләп үстерергә җыена. Ә әти-әниләре хакында Тяньтянь үскәч сөйләргә планлаштыралар. Ә малай кечкенә чакта әти-әниләре чит илдә дип әйтәчәкләр.
 
 
 

---
Өмет

Чыганак:Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев