Теләче Информ

Наркотик... озак һәм газаплы үлем

Шәһәрдә булганда шундый бер күренешкә тап булганым бар. Кирәк-яракка дип кергән җирдән, даруханәдән чыгып килешем. Берничә кеше, җирдә аунап чәбәләнүче егет тирәсендә маташа, берсе ашыгыч ярдәм машинасы чакырта, икенчесе суккалый бу яшь кенә егеткә, беләкләрен карагач: «Наркоман икән бу», - диеште болар. Килеп карарга җөръәт иттем, я Аллам, миннән алда...

Шәһәрдә булганда шундый бер күренешкә тап булганым бар. Кирәк-яракка дип кергән җирдән, даруханәдән чыгып килешем. Берничә кеше, җирдә аунап чәбәләнүче егет тирәсендә маташа, берсе ашыгыч ярдәм машинасы чакырта, икенчесе суккалый бу яшь кенә егеткә, беләкләрен карагач: «Наркоман икән бу», - диеште болар. Килеп карарга җөръәт иттем, я Аллам, миннән алда гына даруханәдә чиратта басып торган яшь кенә чибәр егет үлем белән көрәшә. Белмим, бәлки бу наркоманнар тормышындагы гадәти күренештер, ләкин мин бик гаҗәпкә калдым, курыктым хәтта…

Наркоман дигәч, ни өчендер күз алдына күзләре мәсәргән, хәрәкәтләре алпан-тилпән сәер бер кеше килеп баса. Юк икән шул, алар гап-гади синең белән минем шикелле үк кеше, ләкин шунысы бар, алар бу тормыштан тайпылган, ә чолгыннан чыгу урау юллар аша, кемнәрдер шул чолгында тәмам батып, аннан чыга да алмый…Наркоманиянең куркыныч афәт икәнлеге турында һаман сөйләнеп, әйтелеп тора, ММЧда да еш языла бу хакта, тик ни өчендер һаман кызыктыра берәүләрне бу афәт. Аеруча яшьләрне, ди белгечләр. Гадәттә тәүге тапкыр гадәттә наркотикны яшьләр бер-берсенә тәкъдим итеп татып карый икән. Югыйсә, чын мәгънәсендә дус булган кеше беркайчан да наркотик тәкъдим итмәс иде. Яшь чак - юләр чак шул, матур тормыш, якты киләчәкләренә юылмас кара тап төшәчәген, нинди газаплар кичерәселәре турында уйлап та карамыйлар…

Интернет челтәрендә ваемсызлык белән наркотик корбанына әйләнгән затлар аноним форумнарда бу афәткә ничек тарулары турында күп яза, язмаларның хәтта берничәсе дә уйланырга җирлек тудыра, сез дә киләчәгегезнең шундый булуын теләр идегезме?!
«Дустым тәкъдим иткәч кызыксынып киттем. Ник «Юк» дип әйтә алмадым мин шул вакытта? Бөтен тормышым чәлпәрәмә килде. Әти-әни, туганнарым миннән читләште, дусларның да үзем кебекләре генә калды, мин ялгыз, бу чирдән арына алмыйм…»
«Кияүгә чыктым, ике бала таптым. Наркотиклар белән мавыгучы дус кызым бар иде, мин аны һәрчак ташларга, дәваланырга өндәдем, ләкин бер авыр вакытымда ул мине үзе наркотикларга утыртты. Нәтиҗәдә, гаиләм таркалды, балалар атасыз, яшәргә акча юк… Берничә тапкыр дәваландым, файдасыз… Ничек яңадан гади тормышка кайтырга, туйдым, башымдагы «Каян табарга?» дигән сорауны берничек чыгарып ташлап булмый»
«Миңа 33 яшь, 14 яшьтән - наркоман, 15 ел төрмәдә утырып чыктым. Миңа бу тормыш кирәкми, болай яшәргә бүтән көчем юк. Гади кешеләрне күрәм дә, барысыннан да көнләшәм. Үз тормышымны үзем сазга әйләндердем…»
Философ Дарийның шундый сүзләре бар: «Наркотиклар - тормыштагы вак проблемаларны онытып тору өчен яхшы әйбер, тик ул үзе тормышны бер зур проблемага әйләндерә!» Вакытында «Юк!» дип әйтик, якыннарга, аеруча яшүсмерләргә карата игътибарлы булыйк.
Рәфилә Шәмсетдинова
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: