Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әниемнең әтиебезне соңгы тапкыр күрүе икән - суга төшкәндәй, гомерлеккә юкка чыгуы

Зирәк халкымның «йөз юл, мең хата» кебек акыллы гыйбарәсен әллә ишетмәгән, ишетсә дә хәтеренә алмаганмы әтием, унҗиде яшьлек олы кызын Казан каласында калдырып, унике, тугыз, бишәр яшьлек өч кызын, икешәр яшьлек игезәк улларын алып, шундый авыр, ерак юлга — сәфәргә чыгарга ничек батырчылык иткәндер — белмим.

Язмышмы бу, ялгышмы, әллә тәкъдирме? Бөек Ватан сугышы башланырга санаулы айлар калган көннәрдә адәм баласы шулкадәр хаталанырмы?! Украинаның Ворошиловград өлкәсендә яшәүче туганнарыннан хат ала әти. Донбасс шахталарында күмер чабып, акчаны көрәп алып — «баерга» кодалыйлар аны. Байлык сүзе башын әйләндергәндер, күрәсең.

Йорт җиһазлары — йөк поездында, ә без — тиз йөрешле пассажир поездында. Чаба поезд, күз күрмәгән, колак ишетмәгән дөнья читенә — чит-ят якларга — «оҗмах бакчасына». Туган як — бәрхет чирәм җәелгән ишегалдыбыз, гөлҗимеш куаклары, кара бөрлегәннәр үскән, чәчкәгөлләргә күмелеп утыручы янбакча... авылдашлар — күрше-күлән, дус-иш, туган-тумача кайгы-хәсрәтләрне, шатлык-сөенечләрне бүлешеп, нәүмизләнеп калган, моңсу күңелне ачарлар иде дә... Юк шул, алар — еракта. Ә монда авызын зур итеп ачкан шахта, ыржайган авызыннан күмер төягән вагон-арбалар чыга да үргә күтәрелә, күмер бушатканда кара-соргылт күмер тузаны, караңгы төс, тәмсез ис чыгарып, «оҗмах бакчасына» сарыла. Тәрәзә ачып саф һава кертергә иде дә, юк ул — саф һава. Төштә күрергә генә насыйптыр... Сагындыра, бик сагындыра туган як.  

Әниемнең моң тулы күзләренә тилмерүле караш төбәп, җавап көтәм. Сагынам — туган авылны, авылда калган дус кызларымны, иптәш малайларны. Күрше Әдһәмне. Әнә без сай кәрзингә Әсма әбинең түтәлгә төрткән орлык суганын чүп либез. Кәрзин — мөлдерә мә. Суган түтәле — тап-такыр. Дустым — «егет» кисәге өенә шылган. «Ботканы» икәү пешерсәк тә, «сый» — миңа, чөнки командир — мин. Әсма әби кулында кычыткан: «Кайда, син, себерке белән чәбәклим ич...» — дип яный. Изге күңелле әбинең өркетүе үтемле сабак булды. Искә төшкәндә әле дә бит алмаларына ут каба. Уйларымнан энем Камилнең елап җибәрүе аралап ала. Хәзер Шамиле дә уяныр. Игезәкләр бер-берсенең хәленә «керә белә» — берсе ни кыланса, икенчесе дә шуны кабатлый.

  Колхозлашу елларында әтием — колхоз рәисе, әнием авыл советы сәркатибе вазыйфасын башкарган. Аннары, әти алдынгы комбайнчы-тракторчы, тургай җырлы, саф һавалы басукырларда җир сөргән, чәчкән... Тук башакларның серле шавын ишетеп ләззәтләнгән. Күңеле, йөрәге үз итәрме караңгы, шыксыз җир астын — күмер шахтасын?! Юктыр... Әти күмер чапкан, ә көрәк белән көрәп акча алу кая — «авызы пешкән» — эше пешмәгән!  

Язмышмы...Ялгышмы...  

Әтиебез нигә безне алып, күз төбәп, авылыбызга кайтып китмәде икән? Бәхет эзләп ниндидер хуторга килеп урнаштык. Агач бүрәнә йортыбызны җир идәнле балчык хатага алыштырдык. Исемнәребез дә: Таня, Рая, Маруся, Саша, Коля... Тел белмибез. Без монда чит-ят. Әти — комбайнчы-тракторчы — басуда! Әни — өйдә, хуҗабикә. Бәби көтәбез. Наил дип исем бирәчәкбез. Монда аны Данис дип йөртәчәкләр. Без «бай» — исемнәребезгә кадәр икешәр ич! Җиләк-җимеш куаклары: татлы чия, слива, груша, алмагач, кура җиләк пешкән-өлгергән, әмма, җиргә коелганын да, куагыннан да бер җиләк-җимеш өзеп, авызга капмадым. Әллә нәфесемне «иярләгәнмен», әллә Әсма әбекәйнең кычыткан себеркесе истә. Торган җиребез «оҗмах бакчасы» булса да авылдагы бакча — карлыган, бөрлегән, шомырт, гөлҗимеш, бәрәңге бакчалары сагындыра. Ярмалы бәрәңге тәме һәр күзәнәгемдә.  

...Рауза апам белән мин балалар бакчасына йөрибез, күпереп пешкән ап-ак түгәрәк калач белән сыйланабыз, ә минем никтер, әниемнең күәс чиләгендә бисмилла әйтеп басып, күпер гән камырыннан пешергән ипиен ашап, җаныма һәм тәнемә сихәт җыясым, шифа аласым килә. Әниемнең җылы куллары әвәләгән, өйгә хуш ис таратып пешкән калачның тәме дә, исе дә, шифасы да үзенә башка...  

...Ә әтием — атаклы сәүдәгәрләр нәселенең соңгы «могикан»ы чит-ят якта, балчык идәнле хатада яшәп, ниндидер хуторда комбайнчы-тракторчы булып эшләп ни тапты да, ни кырды? Алмашка — әрнүсыктау, сагыну-җирсү, килмешәклек кенә!  

Наил-Данисыбыз җиһанга аваз салды. Әниемнең һәм Мөршидә апамның шөгыль-мәшәкатьләре артты. Безнеке дә... Әмма бу — әле «баласы» гына икән... Юл газабы — гүр газабы татып, «мәхшәргә сөрелү»не күрәсебезне белми идек әле...

Туган якка  

Мең тугыз йөз кырык бернең егерме икенче июне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Кичекмәстән туган якларга күз төбәп сәфәргә чыгарга кирәклеген сабый күңелем дә сизенә. Сизенмичә, миңа алты яшь тулып, җиденчегә чыгуыма да егерме ике көн! Сәфәргә дип әти фәрман бирсә, кузгалыр идек тә... ул кабаланмый. Әллә шүрлиме? Шүрләр дә, ничә балага иш булып имчәк сабый — Наил өстәлде ич! Барысын да исән-имин туган якларга ничекләр генә алып кайтып җиткерәсе? «Юлаучыга энә дә йөк» дигәндәй, үзебез белән нәрсә аласы, кайсын ташлыйсы? Көн кебек ачык — эреле-ваклы аяклы «чүлмәкләрне» «ватмый» саклап алып кайтасы — олысына — унөч, икенчесенә — ун, игезәкләргә — өчәр яшь, Наилгә яшь тулмаган.  

Сугыш... Туплар шартлый... Шәһәр-авыллар җимерелә, ыңгырашып йортлар ава, иген басулары яна... Җир-Ана елый... Җиде кат Күкләр канга туймас илбасарларга ләгънәт укый — Җир-Күкләрнең астыөскә әйләнгән мизгел... Без юлда — йөк поездында: идәнгә салам җәелгән, һавасыз — тынчу вагонда ничә кешедер, белмим. Өстә бер кат җиңелчә кием-салым. Ашарга-эчәргә алган ризык — вәссәлам. «Амин» диясе генә кала. Юлыбыз озын, сәфәребез газаплы — «мәхшәргә сөрелүгә» тиңдер, мөгаен! Безне сугышның кара күләгәсе «куа килә»: көзге басу-кырлар, җиләк-җимеш бакчалары... авыл-шәһәрләрне кара сөрем чорнап алган. Корыч айгырыбыз, җилле генә «очкан» вакытта, пышкырып куя да туктап кала. Дөресрәге, корал, азык-төлек, дару, кием-салым, хатлар, посылкалар... төягән вагоннарны тагып капма-каршы юнәлешкә — яу кырына ашыга. Бар да җиңү өчен.  

Ә без?.. Әрле-бирле йөренеп, аяк-кулларны, оеган гәүдәне язабыз! Ачлык... Көзге яңгырлар, ачы җилләр үзәк-бәгырьгә төшә, җелекне суыра — өс-баш юка. Әле ярый пулялар очмый, колак барабаннарын ярып, туплар шартламый, йөрәкне сискәндереп, шом салып, кара свастика тамгалы дошман очкычларыннан бомбалар яумый, дибез. Ә яңгыр суы ничә көннәр су күрмәгән биткулларыбызны юа — «мунча кертә». Җиле сөлге: назлап корыта, юеш киемнәрне киптерә. Чү! Корыч айгырыбыз сызгыра түгелме? Тизрәк! Вагоннарга төялегез, янәсе. Китә этеш-төртеш, «урын алыш»: кемнең аяклары озын, үзе көчле — урын шуңа. Безнең ише ыбыр-чыбырга җайлы урын эләгәме соң? Әни ул чакларны озак онытмады:  

— Аһ! Ул сәфәрнең авырлыгы — гүр газабына тиңдер. Сугыш башланганга дүрт айдан артык кына булса да дөньяның асты-өскә килгән, җир йөзе танымаслык булып үзгәргән. Пуляларның ачы сызгыруы, юлчыларның котын алып, күңелгә шом, әрнү, сагыш төерчекләре булып коела. Кемдә — сагыш, кемдә — хәсрәт-кайгы, җан газабы, югалту ачысы... Сугышның мең дә бер сурәте күз алдыннан югалырмы, хәтердән юылырмы? Юктыр... Вәхшилек, кыргыйлык уйган эзләр саекса да, күзләрдә сагыш булып калыр. Баш миең селкенеп, үлем белән көрәшеп, шалтыр-шылтыр селкенеп йөк поездында айдан артык юлда кайтуыбыз әле дә күз алдымда, кызым... Ничек онытылсын — башыңа авыру — чир булып кереп «оя корды» лабаса!  

...Туган якларга якынлашабыз бугай дигән уйдан хыял-өмет «челтәр» үргәндә... Чү, ни булды дип уйларга өлгермисең, корыч айгырыбыз без төялгән вагоннарны өзә дә, икенчеләрен тагып, башка юнәлешкә юл тота: хәрби боерык — шулай кирәк. Ә беркөнне, син читкәрәк китеп, ниндидер агач кисәгенә баш куеп йокымсыраганда килеп җитте. Ашык-пошык вагоннарга төялү... Без вагон эчендә — тәгәрмәчле «йортыбызда». Тиз-тиз балаларыбызны барлыйм, йә Хода, син — юк.

  — Кая бала? — дип, ачыргаланып кычкырып җибәрүгә, әтиең уктай җиргә оча. Паровоз пыш-пыш килеп пар бөрки, соңгы тапкыр озын итеп сызгыра. Әтиең сине табып, вагон эченә чөя дә үзе дә сикереп менә... Ә син башың каты бәрелеп, аңыңны җуеп, һушсыз яттың, балам. Аһ, күз алмаларыма сары сарылды...  

Әниемнең икенче зары — сәфәребезнең әтисез мәле: дисбемнең янә бер кара мәрҗәне. Ниндидер бер тукталышта, балаларның моңсу, мөлдерәмә яшь тулы күзләре сәбәпче булгандырмы, әтиебез юлдашларның берсеннән чиләк алып бәрәңге басуына китә. Теләге — ярмалы бәрәңге алып кайтып, безне ашату булгандыр. «Насыйп ризык теш сындырып керә» диләр, әмма теш сынмады: әти суга төшкәндәй юк булды. Әниебез сыңар канатлы. Хыял кошы җан тәслим кылды.  

Ә әти «адашкан». Составлар исәпсез-хисапсыз: йөк поездлары да, тиз йөрешлеләре дә... Печән кибәне эченнән энә эзлә — табарсыңмы! Кемнеңдер: «Әле генә Казанга йөк поезды озаттылар» дигәнен ишетеп, әти акча-документсыз Казанга китүче тиз йөрешле поездның вагон түбәсенәме, тамбургамы сикереп менгән. Әнигә, әтине югалту хәсрәтенә өстәп, эреле-ваклы алты баланы исән-имин авылга алып кайтып җиткерү мәшәкате дә өстәлгән! Берүзенә нинди авыр йөк!  

Әти — Казанда. Тимер юл вокзалында йөк поезды, тиз йөрешлесе туктыймы — телендә бер сорау: «Кайдан кайттың, кардәш? Шундый гаиләне очратмадыңмы?» «Шикле кеше» — милиция хезмәткәрләренең дә, хәрбиләрнең дә күз уңаенда.  

— Иптәш, сез кем? Документларыгызны күрсәтегез! — Берничә тәүлек хәрби комендатурада — тоткынлык: сорау алу, тикшерү узу. Аннан аклану — азатлык!..  

...Айдан артык йөк поездында ач-ялангач, эрелеваклы газап-михнәтләр «рәхәтендә хозурлану ләззәтен» татыганнан соң, ниһаять, без — Казанда: әти һәм туган-тумачалар белән күрешү, бөҗәкле киемнәрне салып, юыну... Чиста киемнәр кию...  

Туйганчы ашарга ярамый — чирләвең көн кебек ачык. Тизрәк чиста урынҗиргә кереп чумарга да аның — җылысын, исен, рәхәтен татырга... Авылга! Үз җиребез — кендек каны тамган җылы туфрак — аның хакы олы, саваплы!  

Ниһаять, үлем шәүләсе — кара сөрем сарылган яу сызыгыннан еракта — тирән тылда без. Туган авыл! Өмет-юанычлар атавы икән лә син. Без — авылдашлар арасында: «Ил белән килгәнне итәк белән күтәрерсең». Итәк белән... Безнең хәлне аңлау өчен, туган ягыңны калдырып, читкә китәргә һәм озын, авыр, сикәлтәле юллар узып — ерак сәфәрдән кайтырга кирәк, исән-имин көйгә. Тик... малмөлкәтсез, буп-буш йортка. Зарлану — зур гөнаһ! Көферләнмә — әтиле мизгел бу. Туганнар бер бакча бәрәңге уңышын идән астына тутырып куйганнар. Әнә, әле дә күршедәге җиңги бер бадьян сөзмәгә сөт өсте кушып алып кереп — кунак сые белән табыныбызны ямьли. Сулъяк күршебез сап-сары салам көлтәләре кертеп почмак як сәкегә «урын-җир» җәю хәстәрен күрә. «Түшәк-ястык» хуш исле саламнан безнең.

Чү! Күрше малае кулында түгәрәк икмәк. Чын дусларны еллар аермый икән! Әти-әниле бәхетле көн бу. Ләкин бөтенлекнең бер чите туачак көннең иртәсендә үк умырыласын сизмәгән дә, көтмәгән дә сабый күңелем. Әтиебезне гомерлеккә югалту төненең «ә» дигәнче узачак санаулы сәгатьләре икән лә бу!  

Салкын суккан алмагачлар  

1941нең кышы, салкын суккан, моңсу алмагачлар күзалдымнан китми бүген дә. Алмагачлар алма биралмады. Алсу алма? Ачылмаган чәчкә бөредә... Әни, апа Ашыт елгасы буендагы болыннан камыш урып, ягулык әмәлләү хәстәренә кереште.  

Яз черек бәрәңге җыю мәшәкатен дә алып килде. Кар, балчыкны актара-актара өшегән бәрәңге эзли апаларым. Өч-дүртне тапсалар бәхет кошын тоткандай сөенү, чабата бавы өзелеп, үзле балчык «сазына» кереп бату... Әнигә өс тәмә хәсрәт — кайдан акча юнәтәсе дә яңа башмаклар, чабаталар үрдерәсе? Менә бәла! Әтидән берничә ай бернинди хәбәр-хәтер ишетелми. Югалды... Бөтенләй үк түгел, ә вакытлыча икән: килеп төшә кош теле кадәр хат — әти Сус лонгер урманнарында. Җиләк-гөмбә җыеп йөрми — хәрби хәзерлек дәрес ләре уза: осталыкка өйрәнә...  

Әни аркасына юл биштәре асып сәфәргә кузгала. Җәяүләп, газаплы чакрымнар узып, урман-чытырманлыктагы хәрби частьны эзләп таба. Әтием белән күрешү, күчтәнәчләр бирү, «чәер агызу», хәл-әхвәл сорашу, әзгә генә булса да очрашу шатлыгы кичерүе — нинди зур бәхет! Әмма... Әниемнең әтиебезне соңгы тапкыр күрүе икән. Соңгы күрешү... Аннары әтинең, суга төшкәндәй, гомерлеккә юкка чыгуы! Бу ачы хәсрәтне якыннарын мәңгелеккә югалтучылар гына кичерәдер. Аларның хәтерендә мәңгелек ут — көйдергеч сагыш уты көйри. Сүнәр димә. Җаннан-җан аерылу. Әтисез калу. Очар канатлар каерылу. Әниемнең кулында кара мөһер сугылган кәгазь — хәрефләре чекрәеп карасалар да минем өчен алар «телсез», чөнки әле укый белмим. Мең тугыз йөз кырык икенең феврале бу. Сугыш башланганга санаулы айлар гына узган! Әтиебез кызу канлы, дәртле, йөрәкле. Үзүзен аямый көрәшкәндер!  

Мәңгелек ут төсле давыл чәчәкләрен аеруча үз күрәм, яратам.  

Давыл чәчкәләре ачылганда болыннарга төшми түзмим мин... Еллар аша — тарих эзлим мин. Җәй уртасы. Идән астында бәрәңге беткән — без ачлы-туклы: әле ярый кузгалак, балтырган, какы, кәҗә сакалы бар кырда.   Үзәк-бәгыренә төшкән, җанын нәүмизләткән, җелегенә үткән кайгы-хәсрәтме, Бәрәскә — Казан — Бәрәскә юлларын — ерак чакрымнарын узганда каршыга искән ачы җил-бураннар, карлы-бозлы яңгырлар, күзачкысыз өермәләрнең тәэсиреме, сугыш, аның кайгы-хәсрәт төяп килгән сагышлы көннәре ачысымы, белмим, әниемнең күзләренең нурын сүндерде. Көне төнгә әйләнерен кем көткән? Якыннарының нурлы йөзен бер күрергә зар-интизар булып егерме ел — дөм сукыр! Шәһит кит кән кайтамыни дигән гыйбарәне санга сукмады — гомере буе әтиебезне көтте. Ул кайтмады — дәрья суга төшеп югалды. Безнең керфекләргә сагышмоң бөртекләре эленде. Күңел төпкеленә тоз бөртекләре сибелде. Җан-бәгырьне телеп, үзәкне өзеп әрнетәләр ачы бөртекләр — озаккамы? Бәлки, гомергәдер. Го-мер — гә!  

Наҗия САТТАРОВА. Арча.
 Татарстан яшьләре
matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X