Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Нәрсә ашаганыбызны да белмибез

Бүген кибет киштә­лә­рендә сырның нинди генә төре юк. Җаның кайсысын тели, шунысын аласың. Билгеле инде, кесә ягы такыр булган халык арзанлысын ала. Хәер, сырның кыйммәтлерәге дә сыр булып чыкмаска мөмкин әле. Аны хәзер сөттән түгел, үсемлек маеннан ясыйлар. Киләчәктә сыр ризыклары җитештерүне һәм сатуны тыярга да мөмкиннәр. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Сөт һәм сөт ризыклары” техник регламентына әнә шул хактагы төзәт­мәне кертмәкче.

Сыр ризыкларының бәя­се шактый арзан. Шуңа да аны сатып алучылар күбрәк. Нәтиҗәдә табигый сыр җи­тештерүчеләргә бүген кыенга туры килә. Әлеге хәл сөт базарына да йогынты ясый. Эшкәртүчеләр сыер асраучылар белән эш йөртергә теләми, коры сөткә өстенлек бирә. Бу аңлашыла да, чөнки җитештергән ризыкның үз­кыйммәте түбән булачак.


“Руспродсоюз” хез­мәт­кә­ре Дмитрий Востриков, җи­тештерүчеләргә генә тү­гел, сатып алучыларга да кү­сәк төшмәсен өчен, мондый тыюларга сак карарга ки­рәклеген җиткерә. Сөт җи­тештерүчеләр берлеге башкарма директоры Артем Белов та “сыр ри­зык­лары” “сыр” дип аталмаса, алар­ны җитештерүне тыю ки­рәкми дигән фикердә. Белгеч сөт ризыклары турында аерым техник регламент булдырырга кирәкле­ген әйтә. Бак­саң, кибетләр­дә андый ризык­лар сатылса да, Рос­сиядә “сыр ризыклары” ди­гән тө­шен­чә бөтен­ләй юк икән.


Узган ел илдә 800 мең тонна сыр һәм сыр ризыклары җитештерелгән. Авыл ху­җалыгы министрлыгы бел­дергәнчә, сөтсез сырның күп­ме чыгарылганын белү мөмкин эш түгел. Белгечләр очына чыга алмый.


– Сыр җитештерүчеләр дәүләт таләпләренә яки техник шартларга таянып эшли, – ди республиканың авыл хуҗалыгы министрының тер­лекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов. – Ми­немчә, сыр ризыкларыннан бөтенләй баш тарту дөрес булмас иде, без аларга ияләштек инде. Табигый сыр, билгеле, кыйммәтрәк. Кибет­ләрдә аның үз урынын булдыру кирәк. Кушылмалар белән ясалган ризыклар алардан аерым куелсын. Язулары да хәзерге кебек күрер күзгә укып булмас хәрефләр белән түгел, ярылып ятсын. Сыр җитештерү белән шө­гыльләнүче илләрдә табигый сырга сорау зур. Хәтта безнең илгә дә алып кайталар, аларның үз сатып алучылары бар.


Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылында яшәүче Тәлгат Гыйниятуллин – бар гомерен авыл ху­җалыгына багышлаган кеше. Ул да, табигый ризык­ларга карата илнең үз сәя­сәте булырга тиеш, дигән фикердә. “Бөтен ризыгыбыз ясалмага әйләнә башлады. Нәрсә ашаганыбызны да белмибез. Карап торышка шулкадәр матур, эчендә ни барлыгын аңламыйбыз. Кабып карасаң, бөтенләй икенче тәм. Кибет белән шәхси хуҗалык сөтен чагыштырып эчеп карагыз, аерыла бит. Җитештерүче­гә өстәмәләр кушып эшләү күпкә отышлы. Бу хакта мин бик еш уйланам”, – ди озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Тәлгат ага.


Кибетләрдәге сыр составын укып караганыгыз бармы сезнең? Аны аңлар өчен химия фәнен бик яхшы белү кирәк. Табигый сыр­да сөт, оеткы, тоздан тыш шулай ук хлорлы кальций булырга мөмкин икән. Составында үсемлек майлары, без аңламаган башка әйберләр булса, бу инде сыр түгел.
Сүз уңаеннан, бер килограмм атланмай ясар өчен – 21, сыр өчен 10-11 литр сөт кирәк.

 

P.S. Шушы көннәрдә генә Татарстан Премьер-ми­нис­тры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Арчада узган “Мәрхәмәт” хатын-кыз депу­тат­ларның күчмә утырышында, сөткә бәя кайчан артачак, дигән сорауга аңлатмасын бирде. “Сыер­ларның баш санын саклап калу максатыннан, Президент белән сөйләшеп, хуҗалыкларга 360 млн сум субсидия бирелде. Сөт базарындагы проблема көзгә кадәр сакланыр әле. 1500 тонна пальма маен, 1 млн тонна коры сөтне ашап бетермичә, Татарстанның сыйфатлы сөтенә ихтыяҗ артык зур булмас”, – дигән министр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 58, 24.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев