Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Новосибирск – Мәскәү рейсы Казанга төшеп утырган

Новосибирск – Мәскәү рейсы, пассажирның хәле начарлану сәбәпле, ашыгыч рәвештә Казанга төшеп утырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“S7” авиакомпаниясе Боинг-737 самолетының Казан аэропортына ашыгыч рәвештә төшеп утыруы турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген, 18 июньдә, алынган. Новосибирскидан Мәскәүгә очучы 43 яшьлек хатын-кызның хәле кинәт начарланып киткән. Һава судносы капитаны Казанга төшеп утыру карарын кабул иткән.

Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, медицина хезмәткәрләре хатын-кызны карап, Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Новосибирск – Мәскәү рейсы очышын дәвам иткән.
Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев