Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Пенсияләрне яңадан исәпләтер өчен ни эшлисе, нинди документлар кирәк? ТУЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Элек пенсия күләмен исәпләгәндә, яшь ярымга кадәрле баланы тәрбияләү вакыты эшләүче хатын-кызның хезмәт стажына кертелә иде, ягъни бала тәрбияләгән чор иминият стажына кертелде. Хәзер исә бала туганнан алып яшь ярымга кадәр вакытны иминиятнеке булмаган эш стажына алыштыру һәм пенсияне балларда исәпләп карау мөмкинлеге бар. Күп очракта мондый исәп-хисап ясау файдасыз,...

Элек пенсия күләмен исәпләгәндә, яшь ярымга кадәрле баланы тәрбияләү вакыты эшләүче хатын-кызның хезмәт стажына кертелә иде, ягъни бала тәрбияләгән чор иминият стажына кертелде. Хәзер исә бала туганнан алып яшь ярымга кадәр вакытны иминиятнеке булмаган эш стажына алыштыру һәм пенсияне балларда исәпләп карау мөмкинлеге бар.

Күп очракта мондый исәп-хисап ясау файдасыз, ул пенсиянең кимүенә китерергә мөмкин. Пенсияне яңадан исәпләү кешенең шәхси исәп-хисап күрсәткечләренә бәйле. Ә вакытыннан алда пенсия алучылар (медицина, һәм мәгариф хезмәткәрләре) хезмәт чорын иминиятнеке булмаган чорга алыштырса, вакытыннан алда пенсия алуга хокукларын югалтырга мөмкин. Бу очракта әлеге чор махсус стаждан алына.

Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Пенсия фонды хәбәр итүенчә, әгәр дә эш периодларын взнослар түләнмәгән периодлар (мәсәлән, яшь ярымга кадәр бала ялында утырган вакыт) белән алыштырганнан соң, пенсия күләме арта торган булса, федераль законның 23 маддәсе нигезендә, пенсионер гариза язганнан соң, икенче ай башыннан яңадан исәпләнәчәк. Әлеге яңадан исәпләүне ясау аерым бер срок белән чикләнмәгән, ягъни пенсия алучы гаризаны пенсия фондына төрле вакытта килеп яза ала. Яңадан исәпләү нигезендә пенсия арту һәр кешенең төрле күләмдә булачак.

Өстәмә түләү барлык кешегә дә булмаска мөмкин. Яңадан исәп-хисап ясалуның бер, ике балалы әниләр өчен дә файдалы булмаска мөмкин. Чөнки, баллар белән исәп- хисап ясаганда, стаж кими, шул исәптән тиешле еллар эшләгән өчен стаж да. Шунлыктан бу барлык әниләр өчен дә отышлы булмый.

Әгәр пенсия 2015нче елның 1 гыйнварыннан соң билгеләнгән булса, пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәк түгел, чөнки әлеге пенсионерларга пенсия билгеләгәндә үк файдалы вариант сайланган.

Яңадан исәпләтер өчен кирәкле документлар: пенсионерның паспорты, иминият картасы, балаларның туу турындагы таныклыклары, хезмәт кенәгәсе. Документлар закон таләпләренә туры килергә, ягъни баланың туу таныклыгындагы баланың әнисе дигән бүлегендә күрсәтелгән фамилия, исем, атасының исеме пенсионерның паспортындагы фамилия, исем, атасының исеме белән чагышырга, туу таныклыгының печате укылырга тиеш. Закон таләпләренә туры килмәгән документ яңадан исәпләү өчен кабул ителми. Ялгышлары булган туу таныклыгын дөресләү өчен Теләче районының ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.

Бүген Пенсия фондының Теләче бүлегенә гариза биргән һәркемнең пенсиясен яңадан исәпләп карыйлар."Әгәр яңадан исәпләгәч пенсия күләме артыграк чыкса, бу кешегә артыграк пенсия билгелибез, ә инде кимрәк чыкса, пенсия элекке күләмдә калачак", -ди Пенсия фонды хезмәткәрләре.

Пенсия күләменең арту-артмавын яңадан исәпләү өчен вакыт кирәк. Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, чиратка алдан язылу мөмкинлегеннән файдаланырга була. Пенсия фонды Теләче бүлеге телефон номерлары 2-03-05, 2-03-06.

Эльмира ӘХМӘТҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев