Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җәй Питрауны көткән ахрысы.

Питрау үтте - җәй үтте, диләр иде. Быел, киресенчә, җәй Питрауны көткән ахрысы. Кичә-бүген көн ачылып китте, киләсе атнага да синоптиклар уртача 25 градус җылылык вәгъдә итәләр. Ничек терлек азыгы әзерләргә белми интеккән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар бу көннәрдә бераз иркен сулады һәм кояш чыгып, туфрак бераз җилләүгә,...

Питрау үтте - җәй үтте, диләр иде. Быел, киресенчә, җәй Питрауны көткән ахрысы. Кичә-бүген көн ачылып китте, киләсе атнага да синоптиклар уртача 25 градус җылылык вәгъдә итәләр. Ничек терлек азыгы әзерләргә белми интеккән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар бу көннәрдә бераз иркен сулады һәм кояш чыгып, туфрак бераз җилләүгә, басу-болыннарга юл алды. Бакча үстерүчеләрнең дә күңелендә өмет уянды - ике ай буе түтәлләрдә үсә алмыйча утырган яшелчәләр, ниһаять, үсеп китәр, уңыш булыр дигән ышаныч туды.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген терлек азыгы өчен күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алырга ашыга. Урып-җыюга килгәндә, бөртеклеләрдән алар яхшы уңыш көтә, җыеп алырга көннәр генә булсын, диләр. Ә менә кукуруз, көнбагыш кебек җылы яратучы культуралар буенча югалту булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Яңгырлар гөмбәчеләр һәм җиләкчеләрнең дә «эш режимы»на үзгәрешләр кертте. Халык бүген урманда рәхәтләнеп гөмбә җыя, җир җиләге әле кызарырга да өлгерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X