Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Репетиторларга да салым кертелсә...

"Болай барса, элекеге вакытлар кабатланып, белем алу кебек зәвыкны бай балалары гына үзләренә рөхсәт итә алачак", - ди автор.

Җәмәгать транспортында йөргәндә еш кына “Соңга калма! БДИ, ТДИга әзерләнә башла!” дигән игъланнар күзгә чалына. Йөрәк үзе дә сизмәстән шул вакытта “жу” итеп китә, тик соңыннан бу мәхшәр инде синең башыңнан узганы искә төшә…

Уку елының башы – чыгарылыш сыйныфларының һәм ата-аналарның иң тыгыз вакытларының берсе: алар сыйфатлы репетитор эзләү белән мәш киләләр. Барысына да иң яхшылары кирәк, хәтта “тешли торган” бәяләр дә аларны куркытмый. Иң мөһиме – балалары имтиханнарны яхшы итеп биреп, югары уку йортларына керсеннәр!

Өстәмә әзерлек дәресләренә йөрергә балаларны күп кенә укытучылар үзләре дә мәҗбүр итә, минемчә. Өсләренә артык җаваплылык аласылары килмиме, йә булмаса, куркалармы? Бу мәктәпләрнең дәрәҗәсен генә төшерә түгелме соң? Ә репетиторларда өстәмә әзерлекнең файдасы бармы? Әллә бу акчаны һәм вакытны җилгә генә очырумы?

Сүзне белгечләргә бирик.

Әлфия Альфредовна (Арча районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары):

– Минемчә, укуның чиге юк! Репетиторлыкны да начар күренеш дип әйтмәс идем. Тик алар тылсымчы түгел бит, «репетиторга йөрим дә имтиханны 100 баллга бирәм», дип кенә булмый… Үзеңә бик нык тырышырга кирәк!

Данил Мингазович (математика фәненнән репетитор).

 

– Файдасы бик зур. Мин әзерләгән укучылар барысы да югары уку йортларында укыйлар. Тик аларның анда нинди юллар белән кергәне, кызганыч, миңа караңгы. Ә БДИ һәм ТДИларга әзерләгәндә үземнең материаллардан кулланам: мәктәптә һәм институтта алган белемнәрем. Шулай ук утыз еллык педагогик тәҗрибәм дә булыша.

Вакыйф Вагизович (тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча репетитор):

– Сәгатенә 250-300 сум акча түләнелә, әлбәттә, ташламалар бар. Ә салым турында закон инде, белгәнебезчә, күптәннән кертелгән иде. Түләргә була, әгәр дәүләт тиешле дәрәҗәдә үзенең вазыйфаларын башкарса. Юрист буларак әйтәм: бу эштән керем алуны исбатлау җиңел түгел.

Репетиторлар укытучыларның белем дәрәҗәсенең түбәнлеген күрсәтә дип әйтмәс идем. Ә инде алар да салым түли башласа, бәяләре тагын да артачак кына. Иң әйбәте үзеңә һәм үз укытучыңа ышанып ныклы белем алырга кирәктер!

Ә репетиторларга да салым түләтә башласалар, ата-аналарга акча ягыннан бик кыенга туры киләчәк. Бәяләр бермә-бер үсәчәк бит. Өстәвенә, уку йортларына түләү 18% артачак, дигән сүз дә чыкты… Болай барса, элекеге вакытлар кабатланып, белем алу кебек зәвыкны бай балалары гына үзләренә рөхсәт итә алачак түгелме соң?!

Фото: www.pixabay.com | 3dman_eu

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X