Теләче Информ

Рухи байлык ни бәя?

Мәдәният. Әдәбият. Сәнгать. Рухи байлыгыбызны тудыру, саклау, баету, үстерү юнәлешендә бер-берсен тулыландыручы кыйммәтләр. Матди яктан халык ни дәрәҗәдә бай булмасын, рухи байлыксыз ул яши алмый. Ачлы-туклы, ач-ялангач елларда да халык моң-зарын бәетләргә, җырларга, мөнәҗәтләргә, көйләргә салган, шаян такмаклар, биюләр, уеннар туган. Бу рухи халәт гасырлардан-гасырларга күчкән һәм күчәчәк, бары яңа...

Мәдәният. Әдәбият. Сәнгать. Рухи байлыгыбызны тудыру, саклау, баету, үстерү юнәлешендә бер-берсен тулыландыручы кыйммәтләр. Матди яктан халык ни дәрәҗәдә бай булмасын, рухи байлыксыз ул яши алмый. Ачлы-туклы, ач-ялангач елларда да халык моң-зарын бәетләргә, җырларга, мөнәҗәтләргә, көйләргә салган, шаян такмаклар, биюләр, уеннар туган. Бу рухи халәт гасырлардан-гасырларга күчкән һәм күчәчәк, бары яңа төр формаларда рухи байлыгыбыз тагы да байый. Бу хакыйкать. Рухи ярлылык, рухи төшенкелек белән үткән гомер - әрәмгә үткән гомер, монысы да хакыйкать.
2014-2015 еллар ил күләмендә мәдәният, әдәбият елы дип игълан ителү юкка түгел. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан җәмгыятебез, илебез тарихын, тормышыбыз чынбарлыгын, 70 ел үзебез яшәгән төбәктәге кыенлыклар, ялгышлар, уңышларыбызны әдәбият, мәдәният аша яшь буынга җиткерү, сеңдереп калдыруга ишарә бу. Юкса, әдәбият, мәдәният, сәнгатьтән бизнес ясаучылар, акча, матди байлыкны өстен күрүчеләр пәйда була башлады. Авыл мәдәният йортларына килеп халыкка мәдәни хезмәт күрсәтергә теләк белдергән кала артистлары калмады. Баксаң 90 проценты авылдан чыккан егет-кызлар. Сәбәбе - халык йөрми, акча керми. Билет бәясе 300 сум булса кермәс, 100-150 сум булса тамашачың да, керемең дә булыр. Гади арифметика - авыл арифметикасы. Үзебезнең район, авыл мәдәният йортларында талант, сәләтле сәнгатькәрләребезнең күпчелегенә сөенәсе килә. Район мәдәният йорты үткәргән чараларда, Сабантуйларда җырчыларыбыз, биючеләберез, төрледән-төрле ансамбльләребез чыгышы барыбызны да сокландыра. "Теләче" радиосыннан атна буе 5 җырчыбызның хит-парадына тамашачылар тавыш бирә, әңгәмләр үтә. Талантларыбызны үстерү, таныту юнәлешендә хуплана торган гамәл. Ләкин... Арча районы мәдәният хезмәткәрләре тупланып, мәдәният йортыбызда шау-гөр китереп концерт куеп китте. Зал тулы тамашачы исеменнән рәхмәтләр әйтелде, теләкләр теләнде. Район мәдәният хезмәткәрләре бу чараны ничек бәяләгәндер, минем көнчелегем килде. Безнекеләр кайда? Аларның ничә мәдәният йортында чыгыш ясаганы бар? Авыл халкы аларны таныймы? Җавабын беләм, әйтмим. Уйланырга калсын дим.
Соңгы елларда әдипләребез язучылар, шагыйрьләр дә район мәдәният йортыннан ерак китә алмый башладылар. Китап сәүдәсе начар, китап укымыйлар дип лаф оралар, районның 80 процент китап укучысы авылларда, аны кем пропагандаларга, халык белән кем очрашырга тиеш соң? Укыйлар, 100 меңлек грант откан китапханә бар икән, димәк күрсәтерлек эш бар. Әдәбият елы буларак, татар теле, әдәбияты укытучылары кыйбласына да кагылып үтми булмас. Татар теле укытучысы ул әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә укучы баланың эчке халәте, рухына иҗади орлыклар чәчеп, шәхеснең тормышта да талант, сәләтен үстерүгә юнәлеш бирүче мөгаллим. Аның дәрәҗәсен, абруен, алган исем, мактау кәгазьләре, бүләкләре түгел, аның әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә үз эшчәнлеге, халык белән бәйләнеше, шәкертләренең тормыштагы казанышлары аша халык хөрмәтен китерә. Кызганыч, күп кенә мөгаллимнәр мәгариф дигән тармакның дүрт стенасы эченнән ерак китмәүнең күп кенә минусларын аңлап бетерми. Дүрт кыйблабыздагы Олы Мишә, Субаш, Айдар, Тиләҗеләр танылган артист, язучы, шагыйрь, җырчы, журналистлары белән «безнекеләр» дип мактанганда мин дәшмим. Сәбәпләр эзлим, нәтиҗә чыгарам, уйланам.
Тел, әдәбият укытучыларына үрнәк итеп Субаш татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хәзер лаеклы ялда Зоя Павлованы куяр идем мин. Аңа һәр ел әдәбият, мәдәният елы булды. Керәшен бәйрәмнәре, Сабантуймы, газетадамы, радиодамы - анда Зоя. Ул халык белән, ул иҗади казанда кайный. Бу инде мәктәпнең дүрт стенасы түгел, бу иҗади мәйдан. Кечкенә авылда "Нардуган" ансамбле төзеп республика дәрәҗәсенә күтәрелделәр, коллектив "халык ансамбле" исемен алды. Инде "халыкныкы" булгач, авыл мәдәният йортларында да очрашырга, "Афәрин Зоя, афәрин керәшен карендәшләр", дияргә язсын.
Беләм, кризис чорында, олы яшьтәге агайга бу теманы күтәрү нәрсәгә кирәк булды икән дип гаҗәпләнүчеләр табылыр. Мәдәният, сәнгатьнең яше юк. Ул гомерлек. Кризис дип туйлар да булмый тормас, балалар да тумый тормас, кафе-рестораннар да бикләнмәс, мәдәният йортларына да йозак салынмас. Рухыбыз сынмасын, сыгылмасын. Илнең бүгенге халәтендә бер-беребезгә әйтелгән бер җылы сүз дә зур бәягә ия. Түгәрәк даталарыбызны шау-шусыз гына үткәрәбез дип йөргәндә, юбилейларыгыз белән дип, бүләкләр күтәреп мәктәп директоры Йосып Рәшитович, профком Әлфия Зөфәровна, завуч Гөлнара Нәҗиповна килеп кергәч, матур теләкләр теләгәч, нинди халәт кичергәнне бер Ходай гына беләдер. Онытылмаган, хөрмәткә лаек, кеше икәнлегеңне тою нинди зур бәхет. Шатлыклы мизгелләр бүләк иткән коллективка, җитәкчеләргә мең рәхмәтлебез. Теләче радиосыннан безнең хөрмәткә әйтелгән җылы сүзләр, яңгыраган җыр йөрәкләргә канат куйды. Барчагызга да хөрмәтле гамәлегез өчен зур рәхмәт.
Заяга үтмәсен гомер
Җырлап яшәргә кирәк.
Төс-кыяфәт олыгайса
да
Картаймый безнең йөрәк! - дип яшәргә
язсын.
Талип Әскәров.
Баландыш авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: