Теләче Информ

Шок хәлендә идем: "Баланың карыныгызда үлү ихтималы бар" диделәр

Исәнмесез, кадерле редакция хезмәткәрләре! Үземнең башымнан үткән вакыйгалар хакында язып үтмәкчемен. Бәлки, кемгәдер сабак булыр. Хатын-кызлар өчен әни булу - дөньядагы иң зур бәхет. Элек, бәлки, кайсыбер хатын-кызлар бәби алып кайта алмагандыр да. Бүген исә, кесә ягың калын булса, төрле ысуллар ярдәмендә әни булу бәхетенә ирешеп була. Әни булачагымны белгән...

Исәнмесез, кадерле редакция хезмәткәрләре! Үземнең башымнан үткән вакыйгалар хакында язып үтмәкчемен. Бәлки, кемгәдер сабак булыр.

Хатын-кызлар өчен әни булу - дөньядагы иң зур бәхет. Элек, бәлки, кайсыбер хатын-кызлар бәби алып кайта алмагандыр да. Бүген исә, кесә ягың калын булса, төрле ысуллар ярдәмендә әни булу бәхетенә ирешеп була.
Әни булачагымны белгән көн иң бәхетлесе иде! Йөклелелек җиңел үтте. Канатланып, очып кына йөрдем. Декрет ялына чыктым. Аякларым шешенә башлады. Кайчандыр йөкле булганнар бертавыштан "шешенүләр була инде, бәби тапкач бетә ул" дип юатты. Мин ышандым да. Шуннан бер кичне кан басымымны үлчәргә булдым. Үлчәдем дә... берара ышанмый тордым. 150/110. Бераз торгач тагын үлчәдем. Шулай ук. Моның әйбәт түгеллеген якынча чамалый идем. Хатын-кызлар консультациясендә гел 120/80 була иде. Икенче көнне табибыма бардым. Ул, кичекмәстән, бала табу йортына ятарга юллама бирде. Мин артык шикләнмәдем дә. Кайсыберәүләр авырга калганнан бирле ахыргача "сохранение"дә ята, аның нәрсәсе бар инде дип уйладым.
Китапларымны җыйнадым да, дәваханәгә ятарга киттем. Ультратавыш тикшерүләре, капельницалар - барын да тыныч кабул иттем. Ун көн яткач, табиб бүген сине чыгарабыз диде, әмма өстәп әйтте:
- Берне өйдә кун да кабат ятарга кил. Синдә гестоз. Аны даими күзәтеп тору мотлак. Бәлки, вакытыннан алда операция ясарга да туры килер, күз күрер. Башта нык кайгырдым, соңыннан тынычландым. Йөклелек яхшы үтте, төшү куркынычы булмады бит. Кыскасы, тынычландым. Әмма иртәрәк тынычланганмын, анализлар тапшыргач, мине реанимациягә җибәрделәр. Табиб берни булмагандай сөйләнде: "Ял көннәрендә (мин җомга көн яттым) бүлектә бер генә шәфкать туташы кала, реанимациядә исә персонал да күбрәк", - диде.
Шок хәлендә мендем реанимациягә. Яттым. Бермәл консилиум җыелып хәлемне сораштылар. Ә мин үземне һаман яхшы хис итәм! Үземә булган шулкадәр игътибарны һаман аңламыйм. Ял көннәрендә дежур табиблар кереп хәлемне белеп тордылар. Җомга көнне бер яшь кенә хатынны китерделәр дә, тиз генә анализлар алып, канында аксым нык кимүен, тиз рәвештә операция (кесарево сечение) ясарга кирәклеген аңлатып, алып киттеләр. Иң куркыныч момент булды - операция вакытында ул-бу була калса, аналыгын алдыру ихтималлыгын кисәттеләр. Һәм ризалыгын алып, кул куйдырттылар. Шул чакта йөрәгем "жу" итте. Ике көн болай тыныч кына үтте. Дүшәмбе көнне тагы консилиум җыйдылар. Кан басымымны белештеләр, хәлемне җентекләп сораштылар. УЗИ үтәргә кирәк диделәр, аның нәтиҗәсе буенча карар чыгарачакларын әйттеләр. УЗИ шатландырмады мине. "Тиз рәвештә операция ясарга кирәк. Бала кислородны тиешле күләмдә алмый, гипоксия барлыкка килгән, карыныгызда аның үлү ихтималы бар. Сез моны аңларга тиеш, без беренче чиратта сәламәтлегегезне кайгыртачакбыз".
Табиб операциягә әзерләнергә кушты. Тиздән анестезиолог киләчәген әйтте. Анестезиолог килеп, минем белән сөйләшкәч, эпидураль анестезиягә ризалаштым. Чөнки кызымның дөньяга салган тәүге авазын ишетәсем килә иде. Капельница куйдылар. Ул бетми дә бетми. Тамчылап кына тама. Иң җанга тигәне шул булды. Ниһаять, табиб аркама укол ясады. Наркоз акрынлап аякларымны һәм аннан өске өлешемне сиздермәс дәрәҗәгә җиткерде. Табиблар эшләренә кереште. Үзләре бертуктаусыз нидер сөйләшә. Берсе әйтә: "Мин үткән ялларда шашлык сезонын ачып җибәрдем". Икенчесе: "О-о-о-о, бик иртә түгелме соң?" (апрель уртасы иде) Һәм тагын шау-шу. Шул вакытта радио да сөйли. Кыскасы, "операционная" шау-гөр килеп торды.
Һәм бермәл колагыма күптән көтелгән бала тавышы ишетелде! Белсәгез иде, минем өчен ул җыр төсле яңгырады! Күп тә үтми тавыш тынды. Кызымны реанимациягә алып киттеләр. Мин азмы-күпме белә идем инде алдан туган балалар язмышын. Аларны күпмедер вакыт реанимациядә тикшерү астында тоталар.
Операция беткәч, мине палатага кертеп салдылар. Аяклар һаман "туң". Тәннең билдән түбән өлеше берни сизми. Бер яшь хатын йөри палатада. "Телефоныңны алып биримме? Кайда ул?" - дип сорады. Мондый ярдәмчеллектән күңелләрем тулып елыйсыларым килде. Телефонны алып, әниемнәргә, иремә шалтыраттым. Бар да яхшы икәнен, кызым туганда елаганын, хәлем начар булмавын әйттем.
Палатада 8 хатын ятабыз. Биредә план буенча да, ашыгыч рәвештә операция дә ясатканнар бар. Иң кыены: балаң кайдадыр ята (ә мин бит кызымны хәтта күрмәдем дә), ә син монда ялгызың. Аннан кичке сәгать 9ларда палатага бер-бер артлы кулларына ап-ак биләүле сабыйлар тотып акушеркалар керде. И-и-и-и, әниләрнең бәхетле йөзләрен күрсәгез! Бу аларның балалары белән беренче очрашулары иде. Чөнки биредәге әниләрнең барысына да гомум наркоз ясаганнар. Китте "селфи" төшүләр! Тавыш. Кемдер тиз генә иренә скайптан шалтырата. Сиңа охшаганмы, я миңамы... Бу гомер бәйрәмендә бер рус кызы белән мин генә артык идек. Торып китәргә мөмкин булса, һичшиксез, коридорга чыгар идек. Әмма бәгырь нишләптер каткан булып чыкты. Еламадым хәтта. Аңлый идем. Кызым реанимациядә. Әлегә тик шулай. Моннан анда чыгармыйлар. Бары тик шалтыратырга мөмкин. Иртәнгә кадәр ятасы килмәде. Санитарканы чакыртып, катетерны алуын үтенеп, аякка бастым. Коридорга чыктым. Постка барып, балалар реанимациясенә шалтыратып, кызымның хәлен белештем. Алдан туган сабыйлар өчен иң мөһиме аларның үзаллы тын алулары дип исәпли идем. Шуны сорадым. "Әйе, ул үзе тын ала, ясалма вентиляциядә түгел", - диделәр. Шуннан артыгы кирәкмәде дә. Аллага шөкер, дип уйлап куйдым. Каршыма чираттагы операциягә ашыккан, кайчандыр мине шушы реанимациягә озаткан табибым очрады. Хәлемне, кызым турында сорашты. Бар да яхшы булыр дип ышандырып калды.
Операция көнендә үк аякка басуымны да мактады. Бу вакыйгаларга ике елдан артык вакыт үтеп китсә дә, бар дә әлегедәй хәтердә. Хәзер инде безнең кызыбызга ике яшь ярым, ул яшьтәшләреннән калышмый диярлек. Югарыда язганнарым бала тудырачак хатын-кызларга багышлана. Әйтер сүзем шул: төрле сәбәпләр белән җитлегеп өлгермәгән бала табарга мәҗбүр булгансыз икән, моны кулдан килгәнчә тыныч кабул итегез. Ни дисәң дә, вакытыннан алдан туган сабыйларны аякка бастырырга күп көч һәм тырышлык кирәк, бөтен игътибарны шуңа юнәлтү мотлак. Аллага шөкер, интернет бар. Бар мәгълүматны табарга мөмкин. Медицина да көннән-көн үсешә. Әгәр сабыегызга яшәргә язган булса, ул яшәячәк.
Әлбәттә, сабыйларыгыз срогы тулгач туса, яхшырак. Булачак әниләр, шешенүләр булса, аерым игътибарга алыгыз, аксым дәрәҗәсен, кан басымын тикшереп тору да зарур. Күңелле нәрсәләр турында гына уйлагыз. "Уйлаган уең алдыңа килеп баса" дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чөнки "мысли материальны" дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әни булып өлгер-гәннәргә һәм әни булырга җыенган хатын-кызларга җиңеллек, яхшы хәбәрләр телим.
З.Насыйрова.
Нефтекама шәһәре.

---
Өмет

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 16:19
    "Шатлык" балалар бакчасына йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дип юкка гына әйтмиләрдер. Юл ялгышларны кичерми, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул максаттан мәктәпкәчә төркем балалары тәрбиячеләре белән берлектә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дигән күмәк эш эшләделәр. Инде менә тиздән җәйге каникуллар башлана, шуңа күрә дә инде без зурлар балаларга аңлату эшләрен алып барырга тиешбез. Ә инде мондый күмәкләшеп эшләнгән эшләр һәрвакытта истэ кала, чөнки һәр бер бала үзенең өлешен керткән була.
    27
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:15
    Татарстанда сериалда төшү өчен кастинг игълан ителде 3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.
    34
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:05
    Авиамоделирование – мөһим һәм кызыклы һөнәр Минем өчен авиамоделирование – бик мөһим һәм кызыклы һөнәр. Бала вакытымнан ук мин күккә карап очкычлар турында хыяллана идем. Мәктәпкә килгәч, мин үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым. Минем укытучым, Нуртдинов Руслан Рәис улы аркасында гына миңа бу һөнәр бик ошап китте һәм мин үземне очкычларга багышларга булдым.
    66
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Әти- әниләр мәктәп белән таныша 19 нчы май  көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елында киләчәк беренче сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова ата- аналарны мәктәпнең уставы һәм яңа уку елында беренче сыйныфларны туплау узенчәлекләре белән таныштырды. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова беренче сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын оештыру мәсьәләләрен яктыртып чыгыш ясады.
    91
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:41
    Алдынгыларны хөрмәтлиләр Бүген районыбыз кырларында фидакарь хезмәт куючы механизаторларга сертификатлар тапшырылды.
    113
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:40
    Үз эшенең чын остасы Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
    138
    0
    2
  • 21 май 2018 - 15:19
    Казанда кеше суеп үтерүдә шикләнелгән ир-ат Түбән Камада тоткарланган Казанның сантехника кибете директорын үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак.
    92
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:50
    Теләче егетләре сынатмый 19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
    154
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:43
    Рәхмәт хаты тапшырылды 19 май көнне ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе республика смотр – конкурсы үткәрелде.
    169
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:05
    Район салым инспекциясе кисәтә Федеральным законом от 27 ноября 2017 года №337 - ФЗ "О внесении изменений в статью 7 Федерального закона "О внесении изменений в Федеральный закон " О применении контрольно - кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием платежных карт" и отдельные законодательные акты Российской Федерации", которые вступили в силу 28 ноября 2017 года.
    92
    0
    0
  • 21 май 2018 - 11:15
    Теләче сәнәгать мәйданчыгы игътибар үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сәнәгать мәйданчыклары үсеше контрольдә тотыла. Шул максаттан 19 май, шимбә көнне президент катнашында узучы видеоконференциядә район башлыклары хисап тотты. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады.
    119
    0
    0
  • 21 май 2018 - 10:47
    Балалар концерт куйды 18 май көнне район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып узды.
    126
    0
    0
  • 20 май 2018 - 17:41
    Укытучылыкка түләүле уку булырга тиеш түгел – Айдар Кәлимуллин “Укытучы булырга теләүчеләр, контроль кабул итү урыннарын арттыру бәрабәренә, укытучылыкка уку мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, - ди ул. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин укытучылар өчен уку түләүле булырга тиеш түгел, дигән фикердә.
    52
    0
    0
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 12 май 2018 - 21:01
    Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды.
    188
    0
    0
  • 20 май 2018 - 17:04
    Районының яшь әниләренә 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә сертификат тапшырдылар Авылда кимендә өч ел яшәп, агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң беренче бәбиен тапкан 25 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр бирелүче 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә Кайбыч районының алты хатын-кызы ия булган инде, дип яза җирле басма.
    263
    0
    1
  • 20 май 2018 - 16:59
    Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган Татарстанда Минзәлә районында парашютчылар һәлак булган урын фотолары дөнья күрде. Аларны Россия Тикшерү комитеты бастырган.
    234
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:43
    Рәхмәт хаты тапшырылды 19 май көнне ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе республика смотр – конкурсы үткәрелде.
    169
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:50
    Теләче егетләре сынатмый 19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
    154
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:40
    Үз эшенең чын остасы Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
    138
    0
    2
  • 21 май 2018 - 10:47
    Балалар концерт куйды 18 май көнне район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып узды.
    126
    0
    0
  • 21 май 2018 - 11:15
    Теләче сәнәгать мәйданчыгы игътибар үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сәнәгать мәйданчыклары үсеше контрольдә тотыла. Шул максаттан 19 май, шимбә көнне президент катнашында узучы видеоконференциядә район башлыклары хисап тотты. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады.
    119
    0
    0
  • 20 май 2018 - 17:33
    Суд журналистларны кертмәде, ә Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде Казанның Яңа Савин районы суды Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде. Процесс ачык режимда узды, әмма суд журналистларны кертмәде
    117
    0
    0
Ночной режим