Теләче Информ

“Синең өчен яшим...”

Галияне бәби табу йортына алып килгәндә, урамда тын гына күбәләк кар ява иде

 Яңа ел төнендә шундый матур булып яуган карны елның бәрәкәтле, уңышлы килеренә, туачак сабыйның мул тормышына юрадылар. Шулай изге теләкләр теләп, йортта әнкәсе озатып калды. Шифаханәгә ире Марат алып килде булачак әнине.

Моннан нәкъ бер ел элек, ап-ак кыш көне никахлашты алар. Яшь кияү белән кәләштән дә бәхетле кеше юк иде ул сихри мәлләрдә. Ике ел буе очрашып йөрделәр, бер-берсен яхшылап өйрәнделәр дә, ниһаять, йөрәкләрен һәм гомер юлларын гаилә җепләре белән бәйләргә булдылар. Мәхәббәттән туган гаилә учагы гына җылы була. Яшь гаиләнең тормышы бик матур һәм якты башланды.

Игезәк туганының күзләренә чыккан шатлык хисләрен ихлас күңелдән уртаклашты Гөлия. Ул да Галия өчен бик бәхетле иде ул көнне. Бер карында яралып, бер ананың күкрәк сөтен имеп үстеләр. Балачаклары, яшьлек еллары бер үк сукмаклар аша үтте. Игезәк кызларны бер-берсеннән аерып алырлык, аерым-аерым гына күз алдына китерерлек түгел иде. Җитмәсә, ике тамчы судай бер-берсенә охшашканнар. Кечкенәдән үк бер көнне никахлашырга сүз куешсалар да, тормыш дигәнең үзенекен итә икән. Ләкин туганнар моңа артык әһәмият бирмәделәр. Ни дисәң дә, алар – икесе ике кеше, ләбаса. Хак Тәгалә бер үк төрле кыяфәт бирсә дә, язмышларны башкача язган, гомер юлларын ике яктан яраткан күрәсең. Гөлиянең холкы да, кызыксынулары да, зәвыгы да башкарак. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, белем алуны дәвам итәргә уйлады ул. Галия исә үзен яраткан тормыш иптәшенә һәм гаилә тормышына багышлады.

Яшь парларның мәхәббәт җимеше дә үзен озак көттермәде. Тугыз ай буе йөрәге астында нәни җанны бик яратып күтәрде Галия. Табиблар үзе кебек чибәр кыз алып кайтачагы хакында хәбәр иттеләр аңа. Сәламәтлеге яхшы, янында – сөекле ире, тиздән уртак сабыйлары дөньяга киләчәк. Күз генә тия күрмәсен! Бәхетле, бик бәхетле иде Галия. Нәни кызчыгының дөньяга туар мәлләре якынлашты. Яңа ел кичендә тулгагы башланганга бераз хафаланса да, туй көненә иренә бүләк ясаячагын уйлап, күңелен юатты, шик-шөбһәләрен читкә куарга тырышты ул.

Бәби тудыру йортында кеше күп түгел иде. Нәниләрен дөньяга китергән хатыннар, бәйрәм яллары җиткәч, өйләренә таралышканнар, күрәсең. Тулгагы тотып бирегә килүчеләр берничә генә иде бу кичтә. Күренеп тора, табиблар, шәфкать туташлары да бәйрәм кәефе белән күбрәк мәшгуль. Шуңадырмы, сабыен үз көче белән табарга да бирмәделәр Галиягә. Ниндидер уколлар кададылар, дарулар бирделәр. Абау, әллә табиб тиешле ир-атның авызыннан хәмер исе дә аңкый инде. Хәер, көчле авыртуга көч хәл белән түзеп яткан яшь ананың бу хакта уйларга теләге дә, хәле дә юк иде. Сабые гына сау-сәламәт булсын, берүк. Барысын да кичерер ул.

Хастаханәгә килүенә ике сәгать үтте микән, сабые кычкырып елап дөньяга аваз салды. Шундый матур, сөйкемле иде ул бала. Галиянең күзләрендә, искәрмәстән, шатлыклы яшь тамчылары җемелдәде, йөзен нурлы елмаю бизәде. Тугыз ай буе зур бурыч үтәп арган, талчыкан тәне җиңеләеп, көчле тулгаклардан соң тынычланып, хәлсезләнеп калды. Сабыен алып киттеләр. Яшь ананы ятакка күчерделәр дә, бүлмәдә калдырып чыгып киттеләр. Күрше бүлмәдә, күрәсең, инде табын әзер иде. Бераздан ак халатлы шәфкать ияләренең тостлары, бокаллар челтерәве ишетелде. Сәгать телләре уникене сукты. Ләкин күрше бүлмәдә яткан Галия бу бәйрәм тавышларын ишетерлек хәлдә түгел иде. Кан эчендә яткан яшь ана бөтен галәм Яңа елга аяк басканда, мәңгелеккә күзләрен йомды.

Берничә сәгатьтән соң гына хәл белешергә кергән исерек табиб Галиянең салкын гәүдәсенә тап булды. Яралары ачылып, күп кан югалткан иде кыз. Сәрхүш табиб исә үз гаебен эзләрен тизрәк юарга, югалтырга ашыкты. Хастаханәнең аскы катында яңа гына дөньяга килгән һәм инде ярым ятим калган сабый исә җан ачысы белән елады да елады ул төнне...

Икенче көнне зур чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр белән килгән Маратны кайгылы хәбәр өнсез калдыры. Хәлне, әлбәттә, башкача аңлаттылар. “Никадәр генә тырышсак та, гомерен саклап кала алмадык. Хәле начар иде”, - дип акланды ак халатлылар. Кайгыдан башын югалткан ир нәрсәдер тикшереп, белешеп торырлык хәлдә түгел иде инде.

Сабыйны бәби тудыру йортыннан алып чыкты ялгыз ата. Тик алга таба ничек яшәргә? Кайгыдан ничек башларны югалтмаска да, ничекләр тәрбияләргә бу баланы? Кинәт хуҗабикәсез калган йортның ишеген Гөлия шакыды. Үзгәргән. Йөзен сары сагыш баскан. Күз төпләрен кара күләгәләр каплаган, төне буе керфек какмый уйланып чыкканлыгы талчыккан күзләрендә чагыла. Ул, акрын гына бишек янына килде. Ятим калган сабыйны кулларына алып тибрәтте. Үксеп елап яткан сабый, кайгыртучысын тапкандый, тынычланып калды да, изрәп тәмле йокыга талды. Сабыйны кире түшәгенә салгач, чәй кайнатты, табын хәстәрләде дә, Маратны өстәл янына чакырды Гөлия. Җайлап кына сүз башлады. Алар бик озак сөйләштеләр...

Иртәгесен ата-аналарын җыеп киңәштеләр дә, күрше йортта гына яшәүче хәзрәтне чакрыдылар. Бу нигездә ул көнне ике дога яңгырады. Беренчесе – исем кушу догасы булса, икенчесе – яшь аралаш укылган никах иде...

Автор Лилия Фаисовна

Чыганак: Көмеш кыңгырау

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 апрель 2018 - 22:26
    "Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде Исәп 1:0. "Ак Барс" хоккей командасы бүген Казанда ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды.  Бүгенге матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Финал сериясендә исәп - "Ак Барс" файдасына 4:1 Исегезгә төшерәбез, 2008/09 һәм 2009/10 сезоннарда "Ак Барс" Гагарин кубогын яулаган иде инде.
    17
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 22:16
    Җирнең әзерлеген ничек белергә Язын бакча эшләрен җир өлгергәч кенә башларга кирәк. Моны болай тикшерәләр. 10 см тирәнлектә чокыр казып, бер уч туфрак алырга. Аны кул белән йомарларга һәм 1 метр биеклектән бетон яки башка каты өслеккә ташларга. Туфрак шундук таралып китә икән, җирне казый башларга вакыт. Шул килеш оешып торса, җир әле әзер түгел, сабыр итәргә кирәк.
    13
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 22:08
    Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылд Бүләк аңа "Татар эстрадасын үстерүгә керткән өлеше өчен" бирелде Бу минутларда "Пирамида"да баручы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Шулай итеп Элвин Грей сәхнәдән ТМТВ премиясе белән бергә министрлык бүләген дә алып төшеп китте. Шунысын әйтергә кирәк, Радик Юльякшин премия тапшыру тантанасын, аңа хас булмаганча, беренче булып ачты. Радик Юльякшинга Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров та үз бүләген тапшырды. Бу хакта "Интертат.татар" электрон газетасыннан укый аласыз.
    11
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 17:16
    Татарстаныбызда иртәгә нинди һава торышы көтә Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак. Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. 23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
    144
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 16:48
    Мәскәүдә кичә каты давыл булып узды. Башкалада табигать бәла-казасында 12 кеше зыян күргән. Кичә көндез давыл вакытында көчле явым-төшемнәр булган. Урыны белән бозлы кар да яуган. Начар һава торышының иң көчәйгән вакыты узган төнгә туры килгән. Собянин йөзләрчә агачның ауганлыгын яза. Давылның икенче дулкыны Яңа Мәскәү аша уза. 50 ләп трансформатор электр токсыз кала. Чиновник үзенең “Твиттер” битендә әлеге табигать бәла-казасы вакытында көчле җил аркасында зыян күрүчеләрнең саны 12гә җитүен хәбәр итә. Авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән кызны табиблар коткарып кала алмаган.
    52
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 10:27
    "Чыпчык " татарча круассан Чыпчык" (татарча круассан). Кирәк булачак: - 3 йомырка; - 0,5 стакан шикәр комы; - 1 стакан җылы сөт; - 1/2 аш кашыгы тоз; - 1 пачка коры чүпрә (11г); - 100 грамм маргарин; - 1 аш кашыгы көнбагыш мае; - 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч; - 1 аш кашыгы каймак яки майонез; - Он Эчлек өчен: йөзем җимеше. Эш барышы: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Аннан башка ингредиентларны кушып камыр басарга, артык йомшак булмасын. Җылы урын куеп 1,5 сәгать кабартасы. Йөзем җимешен яхшылап юып куябыз. Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез (мин 0,5 см тирәсе юкалыкта җәйдем) һәм өчпычмак формасында кисәбез. Башына йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлып, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка – пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз. Эльмира Нигматзянова, Әтнә.
    68
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 10:10
    Синоптиклар һава торышының начараю турында кисәтә. Как сообщает гидрометцентр Республики Татарстан, ночью и днем 22 апреля 2018 года на территории Республики Татарстан и в Казани ожидается усиление юго-западного ветра порывами до 17-22 м/с, в отдельных районах возможна гроза.
    124
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 12:18
    Татарстанда балалар бакчасында янгын чыккан. Тукай районы Калмаш авылындагы балалар бакчасында янгын чыккан.//Шәһри Чаллы Бу хәл иртәнге якта була. Балалар бакчасының бер өлеше көтмәгәндә яна башлый. Бинада 60лап кеше — балалар һәм хезмәткәрләр була. Тиз арада тәрбиячеләр балаларны киендереп урамга алып чыга. Килеп җиткән МЧС хезмәткәрләре янгынны тиз арада сүндерә. Ут электр чыбыкларыннан кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
    114
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 09:00
    Бәхетле булыйм дисәң... Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын, дигән борынгылар. Бу хакыйкатьне күптән түгел генә Американың Мичиган һәм Рутгерс университеты галимнәре дә раслады. Социологлар кырык ел никахта торган, һич югы берсе алтмыштан өлкәнрәк булган дүрт йөзләп пар арасында сораштыру уздырганнан соң, гаилә бәхете, өйдәге татулык хатын-кызга бәйле, дигән нәтиҗәгә килгән.
    95
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:13
    Язын организмны ныгытабыз Мин көздән күп итеп кара карлыган җимешен, гөлҗимешне киптереп куям.
    57
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 13:36
    Хезмәттәшебез Фәнил Нигъмәтҗанов Дипломга лаек булды Хезмәттәшебез, баш мөхәррир урынбасары Фәнил Нәҗип улы Нигъмәтҗанов матбугатта авыл җирлекләре эшчәнлеген яктыртудагы активлыгы өчен Дипломга лаек булды.
    60
    0
    2
  • 20 апрель 2018 - 13:30
    Рәхмәт хаты белән бүләкләнде 18 апрель көнне ТР Дәүләт Советының утырышлар залында 2017-2018 нче елларда иң нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
    162
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:30
    “КОРВАЛОЛ” ЭЧСӘҢ, РУЛЬГӘ УТЫРМА! Бер төркем депутатлар даими рәвештә дару препаратлары кулланучы йөртүчеләрне яклап, законга үзгәреш кертүне тәкъдим иткән иде
    85
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 20 апрель 2018 - 18:15
    Районыбызга министр килде.
    Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев булып китте.
    194
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 05:06
    "Цветы России" и "Сады Урала" (Объявление) 17 апреля 2018 г с 9.00 до 18.00 ч "Цветы России" и "Сады Урала" приглашают Вас на ежегодную весеннюю специализированную выставку- продажу. Большой ассортимент плодово-ягодных култур и плодовых кустарников. Огромный...
  • 30 март 2018 - 08:13
    Кызыл тавыклар сатабыз Өлгергән, яшь кызыл тавыклар сатабыз. Ак, чуар тавыклар да бар. Алып киләбез. Тел. 8(84360) 53-4-05, 89393399274
  • 28 март 2018 - 11:38
    Чебиләр сатабыз Теләче инкубаторында 27 мартта чыккан бройлер чебиләре сатыла. 21 апрельдә, 15 майда чыгачак КОББ -500 чебиләренә;10 һәм 28 майда - каз, 20 майда үрдәк бибиләренә; 15 майда һәм 15 июньдә...
  • 20 апрель 2018 - 08:55
    Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш? - Әни-и-и-и! – машинаның арткы утыргычында утырган ун яшьләр чамасындагы малай планшеттагы уенаннан аерылмый гына әнисенә дәште.
    321
    0
    3
  • 20 апрель 2018 - 18:15
    Районыбызга министр килде. Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев булып китте.
    194
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 09:21
    Штраф салыначак “Санитар-Чисталык” икеайлыгы дәвам итә. Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла.
    186
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 13:30
    Рәхмәт хаты белән бүләкләнде 18 апрель көнне ТР Дәүләт Советының утырышлар залында 2017-2018 нче елларда иң нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
    162
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 17:16
    Татарстаныбызда иртәгә нинди һава торышы көтә Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак. Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. 23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
    144
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:21
    Өч Айршир, бер Абердин Казанда яшәп, күпләп терлек асрый алар. “Сыердан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – ди хуҗабикә. Башкалага килеп урнашканнан соң бер ел сыерсыз торып карый, тик күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Болай булмый, дип Ульяннан бер сыер алып кайталар. Бүген инде баш санын дүрткә җиткергәннәр.
    131
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 10:10
    Синоптиклар һава торышының начараю турында кисәтә. Как сообщает гидрометцентр Республики Татарстан, ночью и днем 22 апреля 2018 года на территории Республики Татарстан и в Казани ожидается усиление юго-западного ветра порывами до 17-22 м/с, в отдельных районах возможна гроза.
    124
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:13
    Каен суы эчегез... Ниһаять, урман-кырларыбыз калын кар катламыннан ачылды. Димәк, табигатьнең кешеләргә биргән беренче “сый-хөрмәт”еннән авыз итәргә вакыт. Каен суы ярдәмендә дәваланып буламы? Бүген сүз шушы татлы эчемлек турында.
    119
    0
    0
Ночной режим