Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“СӘКИНӘ ИҢ ГАДИ ЧӘЧКӘДӘ ДӘ МАТУРЛЫК КҮРӘ БЕЛӘ…”

79 яшендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханым каты авырудан соң вафат булган. Гадилеге, ихласлыгы һәм Президентыбызның төп терәге булганы өчен халык аны ихтирам итә, ярата иде.

Укучыларыбызга Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше турында сөйләгәннәрен тәкъдим итәбез. Язма И.Цыбульский һәм Н.Шәйдуллина авторлыгында басылган “Жизнь замечательных людей” китабы нигезендә әзерләнде.


«Аның төп таланты – изгелек эшләүдер. Ул кылган һәр гамәл эчкерсез һәм ихлас була. Болар  миңа, балаларга, туганнарга  гына түгел, гомумән, әйләнә-тирәдәге бар кешегә, хайван, үсемлеккә карата мөнәсәбәттә чагыла. Ул чәчәкләр бик ярата. Иң гади чәчкәдә дә матурлык күрә белә. Өйдә дә бар җирдә чәчкәләр безнең. Хайваннарга карата да мәрхәмәтле ул: һәр иртә безнең ишегалдында бик күп песи җыела, бергәләшеп Сәкинәнең аларга берәр нәрсә хәстәрләгәнен көтеп йөриләр.

Дачабызга барганда Мирный бистәсе аша узарга туры килә. Шул тирәләрдәге әби-балайлар анда йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш сөт сатып тора. Сәкинә  кирәкме-түгелме, алар янында тукталмыйча һәм берәр нәрсә алмыйча китми. Мин аннан: “ Нигә аласың син боларны? Суыткычыбыз болай да туп-тулы бит”, – дип сорыйм. Ул: “Алар бит анда көннәр буе утыра… Ә продуктларны берәрсенә бирербез”,– дип җавап кайтара.

Иң борчыганы – еллар узган саен, аның  яшь чагындагы чаялыгы, өлгерлеге кими баруы. Сәкинәгә ярдәм итәр өчен кешеләр дә яллаган булды, ул ризалаша, тик үзе үк аларны кайгыртып ашатып-эчертеп йөри башлый».

Сәкинә ханымны кайда очратырга мөмкин булганын Татарстан халкының барысы да белә кебек: базарда! Аның гап-гади хуҗабикә кебек базар буйлап йөрүенә башта күпләр ышанмый да. Ул анда чыннан да еш була, хәзер, сәламәтлеге начараеп китү сәбәпле, сирәгрәк чыга. Аны таныйлар, елмаеп исәнләшәләр. Президент хатыны булганы өчен түгел, ә яхшы күңелле, кешелекле булуы өчен яраталар. Моны сатучыларның аңа карата булган мөгамәләсендә дә күрергә мөмкин: алар “Миннән алыгыз”, – димиләр, ә иң яхшы товарның бүген кемдә булуын әйтәләр.

Сәкинә ханым тыйнак яшәү рәвеше алып бара. Һәм тагын: ул берәүне дә аш бүлмәсенә кертми. Гомер буе ашарга үзе генә әзерли, бу эшне берәүгә дә ышанып тапшыра алмый.

 

“Беренче леди”  булып “уйнарга” миңа авыр булыр иде, шуңа күрә мин уйнап та маташмадым. Минтимер тормышындагы ролем бөтенләй башка минем. Мин – аны яратып һәм аның тарафыннан яратылып яши торган хатын-кыз. Аның күләгәсендә рәхәт һәм җылы. Үз-үзем булып кала алуым белән бәхетлемен”, – дия торган булган Сәкинә апа Президент хатыны булуы турында сүз кузгалганда.

Сәкинә Шәймиева (1939-2018)  Казанда туа. Мәктәпне тәмамлап, кооперация техникумына укырга керә. Кулына диплом алгач, Калинин районының (хәзерге Актаныш районы) Пучы авылына эшкә кайта. Булачак тормыш иптәше Минтимер белән дә шушында танышып, 1961 елның 7 июнендә гаилә коралар. Ике уллары туа. 1967 елда Казанга күченәләр. 1991 елның июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының Президенты итеп сайлана.

Фото: “Жизнь замечательных людей” китабыннан алынды

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X