Теләче Информ

Сугыш чоры балалары

Максабаш авылында яшәүче Фатих Зарипов сугыш чоры баласы, әтисе сугышка киткәндә ул яшь бала булып кала. Шуннан бирле күпме гомерләр үткән, күпме сулар аккан... Инде тормыш көтәсе кешесе Сәлимәгә өйләнеп, бергә яши башлауларына да 50 тулып киткән. Сугыш чоры балаларының барысына да хезмәт юлын бик иртә башлап җибәрергә туры килә.Фатих...

Максабаш авылында яшәүче Фатих Зарипов сугыш чоры баласы, әтисе сугышка киткәндә ул яшь бала булып кала. Шуннан бирле күпме гомерләр үткән, күпме сулар аккан... Инде тормыш көтәсе кешесе Сәлимәгә өйләнеп, бергә яши башлауларына да 50 тулып киткән.
Сугыш чоры балаларының барысына да хезмәт юлын бик иртә башлап җибәрергә туры килә.Фатих та җидееллык мәктәпне тәмамлауга ук эшли башлый. Егетнең тырышлыгын, булдыклылыгын күреп, аны колхоз идарәсенә эшкә чакыралар. Исәп-хисап эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкара ул. Ләкин аның күңеле техникага тартыла, бигрәк тә шофер һөнәрен үз итә ул. Теләген тормышка ашыру максатыннан ул шоферлар әзерләү мәктәбендә укып кайта. Аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайтуга, шофер хезмәтенә алына һәм лаеклы ялга чыкканчы, кырык елдан артык, шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәтне башкара. Хезмәт итү дәверендә бик күп дәүләт бүләкләренә лаек була. Шулар арасында иң кадерлесе һәм мәртәбәлесе, өченче дәрәҗә Дан орденыдыр, мөгаен.
Тормыш иптәше - Сәлимә дә күп балалы гаиләдә туган сугыш чоры баласы. Аны да юклык, ачлык, ялангачлык читләтеп үтмәгән. Ул да хезмәт юлын бик иртә колхоз эшендә башлап җибәрә. Соңрак махсус белем алып, сәүдә системасында хезмәт куя. Аннары лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә эшли. Сәлимәнең дә хезмәт стажы кырык елдан артып китә. Гаиләсендә дә аны бик яраттылар. Каенанасы белән бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, үрнәк каенана һәм килеп булып яшәделәр. Каенанасы да оныкларын үстерешеп, аларга һәрчак изге теләкләр генә теләп, улы, килене тарафыннан кадер-хөрмәттә яшәп, һәрбарчасына догасын калдырып, шактый еллар элек вафат булды.
Инде Фатих белән Сәлимәнең дә үз балалары үсеп җитеп, кайсы кая таралашты. Балаларның өчесе дә югары белемле. Олы уллары Фирдүс Казан шәһәрендә яши, бик җаваплы тармакны җитәкли. Икенче уллары Илдус - районыбыз җитәкчесе, ә кызлары Тәслимә Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Аларның өчесе дә тәүфыйклы, тәрбияле, шәфкатьле булып үстеләр. һәрберсе гаиләле, нәсел җепләрен дәвам итеп, балалар үстерәләр. әти-әниләре янына еш кайтып, булышып, аларны кадер-хөрмәт итеп яшиләр. Кияү-киленнәр дә, әти-әни дип һәрчак өзелеп торалар. Оныклар да әби-бабалары янына еш кайталар, һәрчак булышып яшиләр.
Гаилә башлыгы Фатих лаеклы ялга чыгу белән гамәл-гыйбадәт белән яшәүне өстен күреп, дин юлыннан китте. Ул авылыбыз мулласы. Мәчетебезне, зиратны һәрвакыт тәртиптә тота. үз вазифасын зур җаваплылык тоеп башкара. Гомумән, бу гаиләдәгеләр - Фатих та, Сәлимә дә иң кирәкле кешеләр - алар авылыбызда ихлас күңелдән дини йолаларны башкаралар.
Мөхтәрәм авылдашлар! Алга таба да сау-сәламәт булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигез гомер кичереп, озын-озак яшәгез, бары тик шатлык-куанычлар гына күрергә насыйп булсын, Сезгә.
Тәнзилә Шәрәфиева.
Максабаш авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 май 2018 - 20:08
    Хәния Фәрхи каберенә таш куела 27 июль көнне 11:00дә Казанның Яңа татар зиратында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи каберенә таш куелачак.
    89
    0
    0
  • 26 май 2018 - 20:03
    Автомобилистов ждут массовые штрафы по 5000 рублей Почти подошли к концу сложные переговоры между компаниями-страховщиками и властями, которые продолжались в течение года.
    197
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:54
    Машинист, поездны туктатып, яшүсмернең гомерен саклап калган Башкортстанда поезд йөртүче 16 яшьлек яшүсмернең гомерен саклап калган. Бу хәл кичә Республиканың Кырмыскалы районында булган, дип яза “Башинформ”.
    56
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:46
    27 май көненә һава торышы Ночью без осадков. Днем местами небольшой дождь. Ветер северо-западный с переходом на юго-западный 7-12 м/с, утром, днем местами порывами до 15-20 м/с.
    89
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:38
    Казан инспекторы үлемендә гаепле иргә ялган белешмә бирү сәбәбен аңлаттылар Республика наркология диспансерында «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуратурасының юл-патруль инспекторы һәлак булган авариядә гаепле ир-атның моннан ике ел элек судны наркодиспансер табиблары биргән ялган белешмә ярдәмендә алдавы турындагы мәгълүматына аңлатма бирделәр
    119
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:32
    "Ураза тотасыңмы?"- дип сорарга ярыймы? Хәзрәт ураза турында сорауларга җавап бирә Ислам кануннары буенча, адәм баласы, хәленнән килеп тә, рамазан аенда ураза тотмаса, гөнаһ кылган санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Әгәр бер инсан сәбәпсез рамазан аеның бер көнендә ашаса (ягъни көндез), гомере буе ураза тотып та, ул көнен каза кыла алмас”, — ди. Рамазан ае уразасының башка нечкәлекләре турында “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов сөйләде.
    8
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:12
    "Шатлык" бакчасында чыгарылыш кичәсе узды Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Зур «Белем корабы» балаларны мәктәп юлына озатты. Аларны озатырга кече яшьтәге балалар да керделәр.
    64
    0
    0
  • 26 май 2018 - 19:04
    Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт Декабристлар һәм Гагарин урамнары чатында “КИА Рио” белән “Ниссан” автомобильләре бәрелешкән.
    91
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:38
    Балалар бакчасында - янгын 25 май көнне төш вакытында Күңгәр балалар бакчасында янгын чыкты. Аллага шөкер, балалар бакчасында балалар юк вакыт. Әлеге бинада 22 майда эш туктатылып, сүтелер өчен бушатылган булган.
    346
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:08
    Суыклар кайчанга кадәр дәвам итә? Инде җәй җылысын сизеп йөри генә башлаган идек, тагын көннәр суытып җибәрде. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев «Челнинские известия» басмасына шәһәргә кайчан җылылар кире әйләнеп кайтачагы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, май ахырына кадәр җәйге җылы көннәр көтелми.
    215
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:00
    Югалган Исхак Хан НТВда Алла Пугачеваның улы булуын дәлилләмәкче Мәскәүгә китеп югалган Исхак Хан кабат үзе турында искә төшерде. Бу юлы ул үзен Алла Пугачеваның “никахсыз туган улы” Иван Пугачев икәнлеген НТВ каналына барып дәлилләмәкче була. Бу хакта җырчы Матбугат.руга үзе сөйләде
    112
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:43
    Районда ифтар мәҗелесләре гөрли Иң күркәм айларның берсе - изге Рамазан ае бара. Шушы уңайдан мәчетләребездә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар ашлары үткәрелә.
    189
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:37
    Район эшмәкәрләрe очрашты 25 май көнне муниципаль район Советының утырышлар залында районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү темасына багышланган конференция булып үтте.
    243
    0
    0
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 12 май 2018 - 21:01
    Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды.
    230
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:38
    Балалар бакчасында - янгын 25 май көнне төш вакытында Күңгәр балалар бакчасында янгын чыкты. Аллага шөкер, балалар бакчасында балалар юк вакыт. Әлеге бинада 22 майда эш туктатылып, сүтелер өчен бушатылган булган.
    346
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:40
    Теләче урта мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады Бүген Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
    320
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:37
    Район эшмәкәрләрe очрашты 25 май көнне муниципаль район Советының утырышлар залында районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү темасына багышланган конференция булып үтте.
    243
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:08
    Суыклар кайчанга кадәр дәвам итә? Инде җәй җылысын сизеп йөри генә башлаган идек, тагын көннәр суытып җибәрде. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев «Челнинские известия» басмасына шәһәргә кайчан җылылар кире әйләнеп кайтачагы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, май ахырына кадәр җәйге җылы көннәр көтелми.
    215
    0
    0
  • 26 май 2018 - 20:03
    Автомобилистов ждут массовые штрафы по 5000 рублей Почти подошли к концу сложные переговоры между компаниями-страховщиками и властями, которые продолжались в течение года.
    197
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:43
    Районда ифтар мәҗелесләре гөрли Иң күркәм айларның берсе - изге Рамазан ае бара. Шушы уңайдан мәчетләребездә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар ашлары үткәрелә.
    189
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:46
    Казанда инспекторның гомерен өзгән кеше судны ялган белешмә белән алдый Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.
    178
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:24
    Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? Иртәнге якта, аз гына ятыйм әле дигән идем. Телефон үкерә дә үкерә, алмасаң, көне буена да туктамас кебек. – Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? – ди берәү турыдан бәреп. – Ярый, – дим. – Ник соң безнең хәзрәт, ярамый, ди. – Сезнең хәзрәт өчен мин җавап бирә алмыйм бит инде, үзеннән сорарга иде.
    165
    0
    0
Ночной режим