Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Сынаткансың, сеңелем...

Гаилә ныклыгы өчен тырышмаган хатыннарга, сеңелкәшләргә Ачык хат.

Кечкенәдән, үзеңне белә башлаганнан бирле, көзге каршына басып көязләнергә ярата идең. Үсә төшкәч, матурлыкка омтылуың тагын да артты. Барлык кызларга хас булганча,  ап-ак күлмәк киеп, чәчләреңә ак чәчәкләр кадап, бәхетле кәләш булырга хыялландың. Сабый чакта ук уйный башлаган курчагыңны киендереп, аны чын баланы карагандай кадерләп, әни булып уйнавыңны дәвам иттең. Бу – кыз бала өчен табигый хәләт иде, ул шулай булырга тиеш тә. Мәктәп елларында башланган мәхәббәт хисләре яшьлек дәрте өстәп, сине канатландырып җибәрде. Син гашыйк булдың. Күңелеңә кергән әнә шул егет белән очрашуны көтеп йөри башладың. Ничек итсәң иттең, максатыңа ирештең, сез матур гына очрашып йөри башладыгыз. Сөйләшкән сүзләрегез дә, куйган максатларыгыз да матур булгандыр, чөнки ул вакытларда шатлык-сөенечләрең синең йөзеңә чыккан, үзең күкнең җиденче катында идең. Озак очрашып йөрдегез, бер-берегезне аңлагансыздыр, азмы- күпме холкыгызның да уңай, тискәре якларын өйрәнгәнсездер. Яратышып кавыштыгыз, сез ул көннәрдә икегез дә чиксез бәхетле һәм бу бәхет гомер буе шулай дәвам итәр иде кебек. Сез үзегез теләгән бәхетне үз кулыгызда тоттыгыз, яшьлек хисләренә хыянәт итмичә, аны кадерләп саклау, яшьлектә биргән вәгъдәгә тугрылыклы булып гомер кичерү сезнең икегездән генә тора иде. Бәхетле гаилә булып яшәп киттегез, бер-бер артлы балаларыгыз туды. Балалар тәрбиясе, гаилә мәшәкатьләренә уралып тормыш дәвам итте. Әти-әниләрегезне, туганнарыгызны борчуга салып, сез бер-берегездән читләшә, юктан гына сүзгә килә башладыгыз. Югыйсә, тормышыгыз бөтен яктан да җитеш иде. Балаларга игътибар да кими төште, гаиләгезнең яме китте. Әле кайчан гына мәңге кимемәс төсле тоелган бәхетегез акрынлап кителә башлады.

Үпкәләмә, сиңа мөрҗәгать итәм: сеңелем, арагызның суына башлаганын сизенә идең бит, нигә шул чакта ук хатын-кыз зирәклеге белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайларга-көйләргә тырышмадын? Бу уңайдан сиңа акыллы киңәшләре белән ярдәм итүчеләр булды бит.
Балалар булгач, әни кеше алар өчен яши башлый, балалар үскәндә үзеңнең ихтыяҗларыңны күпмедер дәрәҗәдә читкәрәк куеп торырга да кирәк була... Бала бер кулы белән әнисенә, икенчесе белән әтисенең кулына тотынырга тиеш – син бу турыда уйлап карадыңмы?

Аерылышырга уйлап, ялгышкансың, сеңелем. Үзең турында гына кайгыртып, киләчәктә балаларыңның әтиле иптәшләренә кызыгып, “Их, әни, сабыр иткән булсаң!” – диеп өзгәләнүләрен ишетергә туры килмәсме соң? Аерылышырсыз, ирең ялгыз тора алмас, өйләнер, балалары булыр. Холкы, гадәте үзгәрмәс, әмма сабыр, тормышны җайлый, көйли белә торган хатын туры килер – матур итеп яши бирерләр. Читтән генә күзәтерсең, кызыгырсың, көнләшерсең, яшьлектә кавышкан парың, балаларыңның атасы башка берәүнеке икәнен аңлап, бәгырең өзгәләнер. Ир бирмәк – җан бирмәк бит, зур хата ясаганыңны аңлап, үкенерсең.

Бу дөньяда гомер бик кыска, узар да китәр, балалар да үсеп җитеп, таралышырлар, ялгыз калырсың, шул чакта яшьлек хаталарың өчен оялып та, үкенеп тә күзләреңнән яшьләр тәгәрәр, әмма инде соң булыр.

...Ялгышкансың, сеңелем, сынаткансың...


Фирая ХӘКИМҖАНОВА,
район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе,
“Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”.

 

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X