Теләче Информ

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае башлану уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгать тексты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында дөнья күрде.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрик итәм! Рамазан аенда чиксез бәхет-сәгадәт биргәне, ураза тоту, намаз һәм догалар уку, изге гамәлләр кылуны фарыз иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә безнең ихлас хәмед һәм шөкраналарыбыз ирешсә иде.

Рамазан ае – айларның солтаныдыр. Без бу изге айны түземсезлек белән көтеп алабыз һәм ул тәмамлану белән үк аны янә сагына башлыйбыз. Рамазан тәмамлану белән без яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенәбез: «Изге Рамазан аен кешеләр кирәгенчә бәяли алсалар, аның бөтен ел буе дәвам итүен теләрләр иде», – ди ул. Чөнки мәгълүмдер ки, күп кенә хәдисләрдә фәрештәләрнең Раббыбыздан ураза тоткан мөселманның гөнаһларын ярлыкавын сораулары хакында әйтелә.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткәнчә, Ислам биш баганадан тора: иман китерү – шәһадәт, намаз, ураза, хаҗ һәм зәкәт. Ягъни Рамазан аенда ураза тоту Ислам дине нигезләренең берсе булып тора һәм җитди сәбәпсез Рамазан аенда ураза тотмау адәм баласының иманы камил түгеллеге хакында сөйли һәм гөнаһ санала.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Уразаның асыл әһәмияте – кешенең үз нәфесләреннән өстен булуга ирешүе. Ураза яшәү дәртен изү, кешенең сәламәтлегенә зыян китерү өчен фарыз ителмәгән. Киресенчә, ул кеше организмының, ихтыяр көче һәм рухының ныгуына китерә, безне үзебезнең теләкләр һәм хисләр белән идарә итәргә һәм алар өстендә эшләргә гадәтләндерә.

Нәфесне тәрбияләүнең иң яхшы ысулы – ураза тоту. Ураза кешенең холкын камилләштерә һәм әхлак нигезләрен ныгыта. Ул безне Бөек Зат белән якынлаштыра, җаваплылык хисен арттыра, әдәплелек тәрбияли. Күңелләрне түбән хисләрдән һәм уйлардан арындыра, хуш күрелмәгән эшләрдән һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булудан тыеп кала. Ураза күзләребезне хәрамга караудан саклый, телебезне ялганнан һәм яман сүзләрдән, колакларыбызны – гайбәттән, карыныбызны – хәрам ризыктан, кулларыбызны – яман эшләрдән һәм аякларыбызны хәрам артыннан чабудан саклый. Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ: «Кем иманлы булган хәлдә, әҗерен Аллаһы Тәгаләдән өмет итеп, Рамазан уразасын тота икән, шуның бөтен элекке гөнаһлары гафу ителер», – дип әйткән. Ураза тотучыга: «Әй, Аллаһым, минем гөнаһларымны кичер», – дип әйтү хакы бирелә.

Ураза Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле гыйбадәтедер. Һәр изге гамәл өчен савапларны фәрештәләр ирештерсә, ураза тотучыга бөек әҗерне Аллаһы Тәгалә Үзе җибәрә, чөнки ураза тоту Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә башкарыла. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алудан да зур бәхет бармы икән?

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Рамазан ае – кичерү, тәүбә итү һәм саваплар ае. Һәр мөселман шушы олы бүләктән тулысынча файдаланыр дип өметләнәм. Бу изге ай гөнаһлардан арынуда ярдәм итсен, барчагызга да иминлек һәм күңел тынычлыгы китерсен!

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: «Хактыр ки, Җәннәтнең Әр-Райян дигән капкасы бар. Кыямәт көнендә бу капкадан ураза тотучылар керәчәк. Һәм әлеге капкадан алардан башка бүтән беркем дә кермәячәк. Әйтелер: «Ураза тотканнар кайда?» һәм алар калкачак. Һәм әлеге капкадан ураза тотучылардан кала бүтән беркем дә кермәячәк. Алар анда кергәч, бу капка ябылачак һәм инде башка беркем аның аша кермәячәк», – дигән.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тоткан уразаларыгыз һәм укыган догаларыгыз кабул булсын. Әмин!

Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан Республикасы мөфтие 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 май 2018 - 08:30
    Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
    16
    0
    0
  • 24 май 2018 - 08:19
    Бакчадагы кырмыскадан ничек котылырга? С одной стороны эти трудолюбивые насекомые вызывают уважение благодаря своей организованности, сплоченности и дисциплине. Они строят муравейники, прокладывая в земле ходы или делая насыпь, а также могут поселиться в стене строения. Однако когда муравейник появляется в саду, на грядке или в цветочной клумбе, большое нашествие насекомых досаждает человеку. К тому же муравьи разводят тлю, для них эти маленькие насекомые вредители, как дойные коровы, муравьи питаются сладкими выделениями тли и специально разносят этих вредителей по растениям для размножения. Чтобы вывести тлю, вначале придется избавиться от муравьев на участке.
    26
    0
    0
  • 23 май 2018 - 15:18
    Мәктәп укучылары Олы Нырсы авылның янгын бүлеге белән танышты «День открытых дверей» На формирование культуры безопасного поведения у ребят, начиная с дошкольного возраста, направлены огромные усилия. Ведь только комплексным подходом  можно добиться формирования и развития у детей сознательного и ответственного отношения к личной безопасности и безопасности окружающих.
    47
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:53
    Булат Бәйрәмов Ләйсән белән кечкенә бәбине өйләренә алып кайта Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән белән төпчек кызлары Зәйнәпне балалар тудыру йортыннан каршы алган. Кечкенә сеңелкәшләрен күрергә дип Таңсылу белән Зифа да килгән
    129
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:52
    Казанда "Биш файдасыз күнегү" дигән театраль лаборатория ачылды Кичә, 21 майда, V "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы кысаларында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында "Биш файдасыз күнегү" дигән театраль лаборатория ачылды.
    16
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:41
    Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сәбәп булган Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сүндерелмәгән төпчек сәбәп булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
    40
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:38
    Рохинья мөселман качакларына муссон яңгырлары яңа фаҗига китереп чыгарган Бангладешта сыену урыны тапкан җиде меңнән артык аракан мөселманы, муссон яңгырлары китереп чыгарган җил-давыл һәм җир шуу аркасында, фаҗигагә юлыккан. Бу хакта, БМО генераль сәркатибе вәкиле Стефан Дюжаррикка сылтама белән, “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
    24
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:26
    Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.
    72
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:22
    Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды Мәскәү биржасының иртәнге сату-алуларында доллар курсы 61 сум 67 тиенгә кадәр үсте. Америка валютасы кичәге дәрәҗәгә тагын 47 тиен өстәде. Бу турыда сәүдә мәйданнары мәгълүматлары дәлилли.
    23
    0
    0
  • 23 май 2018 - 11:23
    Татарстанда “милли курчак”ны сайладылар Чаллы шәһәренең “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында “Милли курчак — 2018″ VI шәһәр балалар иҗаты бәйгесе финалы узды. Бәйгедә төрле милләттән булган 16 кызчык катнашты. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
    37
    0
    0
  • 23 май 2018 - 10:33
    Рамазан ае мөбәрәк булсын! Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае башланды. Бу көннәрдә ураза тотучылар билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. АллаҺы Тәгалә Коръәндә: “Уразадан кала Адәм баласының бөтен эше дә үзе өчен эшләнә. Ә ураза – Минем өчен. Мин аңа әҗерне Үзем белеп бирәчәкмен. Ураза – калкан ул”, - дигән. Уразаның шартлары “вөҗүб” һәм “әда” дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән генә мәхрүм булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тору, ният кылу һәм хәез-нифастан (күремнән) пакь булу. Шулай ук чирле һәм юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган чакта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак каза кылыр. Ният әда шартлары арасында бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.
    26
    0
    0
  • 23 май 2018 - 09:44
    Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли Теләче районы басуларында өч көннән чәчү төгәлләнергә тиеш. Теләче районы Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов Теләчедә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта әйтте.
    62
    0
    0
  • 23 май 2018 - 09:32
    Кырыкны узгач хатын-кызлар нигә тазара? Их, ябыгасы иде... Теләсә кайсы хатын-кыз телендә иң еш яңгырый торган сүз бугай бу. (Кайчак кычкырып әйтмәсә дә, уенда гел бар инде ул аның!) Бигрәк тә хәзер, җәй җиткәндә барыбызның да сылу, зифа күренәсе килә. Әмма кырык яшьтән узгач, артык килограммнардан котылу бик җиңел генә түгел шул... Нигә шулай соң бу
    116
    0
    0
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 12 май 2018 - 21:01
    Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды.
    198
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:43
    Рәхмәт хаты тапшырылды 19 май көнне ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе республика смотр – конкурсы үткәрелде.
    180
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:50
    Теләче егетләре сынатмый 19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
    165
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:40
    Үз эшенең чын остасы Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
    147
    0
    2
  • 22 май 2018 - 14:41
    Алдынгыларны хөрмәтлиләр Бүген районыбыз кырларында фидакарь хезмәт куючы механизаторларга сертификатлар тапшырылды.
    147
    0
    0
  • 21 май 2018 - 11:15
    Теләче сәнәгать мәйданчыгы игътибар үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сәнәгать мәйданчыклары үсеше контрольдә тотыла. Шул максаттан 19 май, шимбә көнне президент катнашында узучы видеоконференциядә район башлыклары хисап тотты. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады.
    135
    0
    0
  • 21 май 2018 - 10:47
    Балалар концерт куйды 18 май көнне район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып узды.
    132
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:53
    Булат Бәйрәмов Ләйсән белән кечкенә бәбине өйләренә алып кайта Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән белән төпчек кызлары Зәйнәпне балалар тудыру йортыннан каршы алган. Кечкенә сеңелкәшләрен күрергә дип Таңсылу белән Зифа да килгән
    129
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Әти- әниләр мәктәп белән таныша 19 нчы май  көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елында киләчәк беренче сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова ата- аналарны мәктәпнең уставы һәм яңа уку елында беренче сыйныфларны туплау узенчәлекләре белән таныштырды. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова беренче сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын оештыру мәсьәләләрен яктыртып чыгыш ясады.
    119
    0
    0
Ночной режим