Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ТЕПЛИЦАГА КАР КИРӘКМЕ?

Кышын поликарбонат теплицаның ишекләрен яки форточкасын ачык тотаргамы, әллә яхшылап ябаргамы? Теплица эченә кар ташлау нигә кирәк? Кышка теплицаның форточка һәм ишекләрен яхшылап ябарга кирәк. Форточка яки ишек ачык калганда, ул парашют куполы сыман "эшли" башлый, аңа һава керә һәм көчле җилдә теплицаны күтәреп, күршеләргә үк алып атарга мөмкин. Шунлыктан...

Кышын поликарбонат теплицаның ишекләрен яки форточкасын ачык тотаргамы, әллә яхшылап ябаргамы? Теплица эченә кар ташлау нигә кирәк?
Кышка теплицаның форточка һәм ишекләрен яхшылап ябарга кирәк. Форточка яки ишек ачык калганда, ул парашют куполы сыман "эшли" башлый, аңа һава керә һәм көчле җилдә теплицаны күтәреп, күршеләргә үк алып атарга мөмкин. Шунлыктан теплицаны болай гына җиргә куярга түгел, ә яхшылап беркетергә дә киңәш итәләр.
Кышын, аеруча язга таба теплицага кар ташларга кирәк. Теплица эченә беркайчан кар яумый, су сибеп торганда да, анда туфрак кибә. Мин язга таба, бакчада кар булганда, кимендә 3 тапкыр теплица эченә кар ташлыйм. Кояшлы көннәрдә теплицадагы кар 3-7 көндә эреп бетә, ул җирне дымга туендыра. Бу эшне башкарырга вакыт тапсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев