Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Туган илгә итмә хыянәт

"Туган илгә итмә хыянәт" Кояш көлә, һәркем шат елмая - Әрнеп куйды никтер йөрәгем. Нигә? Ник соң дулкынлана күңел? Өзгәләнеп җавап эзләдем. Җитмешенче җиңү таңы атты, Ветераннар һәйкәл янында. "Бармаклар да җитә санарга", - дип, Кысып куйды йөрәк тагын да. Океан аша явыз "бүре"нең Утлар чәчә комсыз күзләре. Канлы еллар...

"Туган илгә итмә хыянәт"



Кояш көлә, һәркем шат елмая -
Әрнеп куйды никтер йөрәгем.
Нигә? Ник соң дулкынлана күңел?
Өзгәләнеп җавап эзләдем.

Җитмешенче җиңү таңы атты,
Ветераннар һәйкәл янында.
"Бармаклар да җитә санарга", - дип,
Кысып куйды йөрәк тагын да.

Океан аша явыз "бүре"нең
Утлар чәчә комсыз күзләре.
Канлы еллар сызган ил чигендә
Сугыш чукмарлары эзләре.

-Сизгер, уяу, сак булыгыз, - дисез,-
Әманәт бу сезгә, васыять.
Карашларыгыз да сөйли бүген:
-Туган илгә итмә хыянәт.

Җиңү даны килер буыннарга
Матур тормыш аша юл алсын.
Ил куәте Тынычлык сагына
Ныклы калкан булып урнашсын.

Бәйрәм белән сезне, Ветераннар!
Шат авзлар берүк тынмасын.
Муллык яусын җиргә, зур бәрәкәт,
Сугыш уты гына яумасын.

Рәйсә Ахунова, Теләче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев