Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Тынны буа: авылда нинди ис? (ХАТ)

Ямьле май кичләре... - Урамнарда – сирень, шомырт чәчәкләренең хуш исе... Авыл һавасын күпләр шулай итеп күз алдына китерәдер, – дип сөйли башлады авылга кайтканда юлымда очраган, шәһәргә йомыш белән килгән апа. – Тик авыллар элеккеге түгел шул инде.

Капка төпләрендә, йорт каршыларында сирень куаклары да, җырларда җырланган шомырт агачлары да бик сирәк күренә хәзер: халык декоратив агачларны өстенрәк күрә. Безнең үзебездә урамнарны иңләп, көтү дә кайтмый, тирес, яңа сауган сөт исләре дә юк. Ә менә вакыты-вакыты белән һаваны күңел болгаткыч, тынны буа торган авыр ис биләп ала. Юып элгән керләргә сеңә ул. Ишекне, тәрәзәне тизрәк ябып куймасаң, өйләргә үтеп керергә дә күп сорамый. “Яныгызда зарарлы әйбер җитештерүче завод-мазар эшлиме әллә?”– дип сорарсың. Юк, әлеге ис – бүгенге рәхәт тормышның бер чагылышы. Йортларны хәзер зур итеп, күбесен барлык уңайлыклар белән салалар бит. Йомышны үтәргә тышка чыгасы түгел, җылы бәдрәф – өй эчендә. Авыл җирендә нәҗесне, шакшы суларны агызып җибәрә торган үзәкләштерелгән канализация юк, шуңа күрә тереклек калдыкларының барысы өй янындагы махсус чокырга җыелып бара. Чокыр тулган саен, ассенизатор машинасын чакыртып, нәҗесне суырталар. Менә шул вакытта таралган “хуш” исне барча кеше суларга мәҗбүр була. Тиз генә бетми бит әле ул, бигрәк тә җилсез көннәрдә. Беләсе иде: экологларның моңа мөнәсәбәте нинди икән? Экологик чиста һава сулыйбызмы без, әллә зарарлымы?
 
Икенче яктан караганда, авыл кешесенең дә шәһәрчә яшисе килә. Кала кешеләреннән кай җиребез ким? Өйдәге уңайлыклар яңа төр бизнеска да юл ачты, күпмедер кешене эшле итте. Әнә бит, газеталарда “Канализация суыртабыз” дигән игъланнар чыгып кына тора. Район үзәгендә яшәүче танышымның ире дә: “Шундый машина сатып алам әле. Бер суыртып кайтуда 400-500 тәңкә акча эшләргә була,кесәне төртеп тишмәс”, – ди. “Аклармы соң машинаң үзен, тик тормасмы? Көндәшләрең күп булачак бит”, – дип сораган идем. “Йорт салучылар артып тора, шулай булгач, безгә эш бетмәс”, – диде. Менә сиңа мә! Шулай итеп, авылларда да сирень, шомырт исе иснәргә зар-интизар булыр көннәр килә микәнни? Хуш исләрне яман исләр басармы? Авылларда әле юлларны да рәтләп бетерә алганнары юк, ә үзәкләштерелгән канализация сузу өчен бер гасыр да җитмәстер, мөгаен. Бер рәхәтнең бер михнәте шул була, күрәсең.
 
Галиябану ХУҖИЕВА. Казан.

Татарстан яшьләре

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев