Теләче Информ

"Улым киткәч, догалар кирәк булды" (гыйбрәт)

Тормыштагы күңелле вакыйгаларга сөенәбез. Ә менә авырлыклар килсә, кемдер сыгылып төшә, туры юлдан яза. Әмма хәсрәтне дә күтәрә белергә кирәктер. Сабада яшәүче Гүзәлия апа Ганиева да дүрт кыз янәшәсендә үскән бердәнбер улын югалта. “Аяз көнне яшен суккандай булды. Тип-тигез юлда, матур көндә улым фаҗигагә юлыкты”, – дип сөйли ул.

Ире Мулланур да, Гүзәлия апа  да биш балалы гаиләдә үскән.
– Казанга укырга керергә киткән идем. Тегүче булырга иде исәп. Укый башладык. Әмма кулыма җеп алуга, күзләрдән яшь чыга. Әллә нәрсәгә аллергия булды. Укуны ташладым да авылга кайтып киттем. Кияүсез калырмын дип курыкканмындыр инде.  Җитмәсә, әни дә авырып тора иде ул елны. Аның урынына фермага сарыклар карарга менеп киттем. Бер елдан почтага эшкә урнаштым. Бирегә үземә насыйп кешемне очратырга дип килгәнмен икән. Мулланур поч­та машинасын йөртә иде. Ул – Туктар авылыныкы, мин  – Мәр­теннеке. Юл уңае еш кына утыртып алып кайта. Соңрак бер-беребезне ошатканыбызны сиздек. Гаилә дә корып куйдык, – дип сөйли Гүзәлия апа. – Мин килен  булып төшкәндә өйдә иремнең дүрт энесе бар иде. Каенанам-каенатам, әле карт әби дә бар. Бер дә куркып тормаганмын. Тормыш итәргә кирәк дип, яшәп кителгән. Бер ел торганнан соң,  башка чыктык. Эштән фатир бирделәр.

 
Иң беренче булып Роза­лия туа. Аңа 4 яшь чагында Фидәрисне алып кайталар. Аннары Рузилә дөньяга килә. Өч баланы да үстерү җиңел түгел, башка бәби алып кайтмам инде дип уйлый Гүзәлия апа. Шушы сабыйларына сөенеп, матур гына  яши башлыйлар.  2000 елда табибларга күренергә уйлый. “Миңа ул чакта 39 яшь иде. УЗИдан аналыкта шеш барлыгы күренде. Баштарак куркып та киттем. Тик­шеренә башладым. Баксаң, мин игезәк сабыйлар көтәм икән. Менә шул чакта Аллаһы Тәгаләдән үземә зур бүләк килгәнен аңладым. Сабыйларымны бик көтеп алдым. Игезәк кызларым туды. Алар бер дә бер-берсенә охшамады. Берсе сабыр, озын буйлы, сары, икенчесе кара, кыска буйлы, елак иде. Игезәкләрем туганга шөкер итеп,  догалар өйрәнә башладым. Иң беренче итеп тәравих намазына киттем. Мәчеткә кердем дә, мине дә өйрәтегез әле, дидем. Андагы әбиләр: “Башыңда яулыгың бармы, булса шул җитә. Әйдә безнең арттан калышма”, –  диделәр. Шулай итеп, мин инде 18 елдан артык өйрәнәм, дини белем алам”.


2015 елда Фидәрис дус егете белән Тимершык авылына барып киләм дип чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайтмый.


–  Юл кырыена чыгып очкан, авыр хәлдә иде. Сигез көн аңсыз ятты. Менә шул чакта дини белем дә, догалар да кирәк булды. Авырлыкны кичерергә көч таптым. Баламның үлемен кабул итә алдым. Аллаһы Тәгалә бирде дә, алды  да, – ди Гүзәлия апа. – Киленебез Арча кызы иде. Оныгым белән Сабада яши. Бергә яшәмибез, өйдә бар нәрсә Фидәрисне хәтерләткәч, күңелемә авыр, ди. Ул балага яхшы теләк кенә телим. Исән-сау булсын, сабыен яратырлык тиң яр очраса иде, дим. Бар юанычым – оныклар. Аларга сөенеп яшибез инде хәзер.


Әлегә улының кызы һәм Ро­залиянең ике сабые бар. Кыз­лар­ның игезәкләре Саба аграр көл­лиятендә укыйлар.  Әти-әниләре аларның дүртесен  шоферлыкка укыткан. “Үзем машина йөрт­кәндәй булам. Ул балалар гел юлда. Исән-сау кайтканнарын бел­гәнче, ут йотып торам”, – ди  Гүзәлия апа.

 


Бу гаилә башкаларга туганлык җепләрен саклап калулары белән үрнәк. Гүзәлия апа ягыннан барлык туган-тумачалар җые­лы­шып,  һәр елны “Хәбибә оныклары” дигән бәйрәм ясыйлар икән. Мулланур абый ягыннан туганнар да шул рәвешле очрашып тора.


 – Күптән түгел энемнең 50 яшьлеген уздырдык. 95 кеше идек. Бергә очрашсак, өйгә генә сыеп булмый. Каядыр барып утырырга кирәк. Әмма безнең бәхетнең асылы – бер-береңне якын итү, дус яшәү. Әле әтием дә исән-сау. Авылда төп йортта яши, – ди ул. Уллары Фидәрис итекле хоккейны оештыручы була. Хәзер исә, аның вафатыннан соң, якты истәлегенә багышлап,  ел саен спорт бәйрәме оештыралар икән.


– Улымны онытмаган туганнарыма, аның дусларына рәхмәт. Мондый чаралар безне тагын да якынайта. Бәхетле, матур яшәр өчен күңелең чиста булырга, ке­шеләрне яратырга кирәк, – ди Гүзәлия апа. 

Хат  ташучыдан башлап, район газетасында корректор, хәтта кайчак мәкаләләр дә язучы, соңрак кассир да була ул. Әле дә шигырьләр иҗат итәм, ди. Урта белем генә алса да, белмәгән эше юк аның. Иң мөһиме,  тырышлык һәм теләк кирәк, ди үзе дә.
Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: