Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җәяүләп Казанга бара алам

Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмө­хәм­мәтовне белгән кешеләр аның бик үзенчәлекле шәхес икәнен әйтә. Аның белән бер сөйләшеп утыру - үзе бер тормыш мәктәбе. Хезмәттәшләре юкка гына, без Закирҗан буразнасыннан барырга тырышабыз, димиләрдер. - Закирҗан Миңнемул­лович, күп кенә уку йортлары укучы җыя алмыйлар, ә сез­нең көллияткә эләгер өчен су буе...

Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмө­хәм­мәтовне белгән кешеләр аның бик үзенчәлекле шәхес икәнен әйтә. Аның белән бер сөйләшеп утыру - үзе бер тормыш мәктәбе. Хезмәттәшләре юкка гына, без Закирҗан буразнасыннан барырга тырышабыз, димиләрдер.


- Закирҗан Миңнемул­лович, күп кенә уку йортлары укучы җыя алмыйлар, ә сез­нең көллияткә эләгер өчен су буе чират. Хикмәт нидә?


- Без беркемне дә чакырып йөрмибез, үзләре килә. Теләүчеләр шулкадәр күп, хәтта урын җитми. Яңа бина төзи башладык. Безнең эшне беренчеләрдән булып район хакимиятендә күрделәр. Аннан күрше районнарда даныбыз күтәрелде. Тик республика Мәгариф министр­лы­гы­ның безгә булган битарафлыгы күңелне әрнетә. Бер­сендә Россия Мәгариф министрлыгыннан тикшерү бе­лән кил­гәннәр иде, сез монда яшисез икән бит, дип китте­ләр. Чыннан да яшибез, күңе­лебез 24 сәгать буе көллияттә. Чын мөгаллим оҗмахка чиратсыз кертелер, дип юкка гына әй­тел­мәгән­дер. Иң зур дәрә­җәбез - әти-әни­ләр­нең безгә булган хөр­мәте. Укып чыгу­чыларның кайберләре, яныма кереп, рәхмәт, төпле белем, тәрбия бирдегез, тормышта үз юлыбызны таба алдык, диләр. Моннан да зур бәхет юктыр ул.


- Әллә ничә төрле гаилә­дән килгән балалар белән эшләү бер дә җиңел түгел. Сез ничек тиз арада аларның тормышка карашларын үзгәртә аласыз?


- Баштарак көллияттәге тәртипкә кертү өчен 3-4 ай тилмерә идек. Еллар үткән саен яшьләр рухи яктан әзер­лә­неп килә башлады. Бер ай эчендә 150 студент үзеннән-үзе көллият тормышына кереп китә. Әй­терсең, моңа кадәр дә бездә белем алганнар. Тәртип булган җирдә акча да юкка сарыф ителми. Балалар чисталыкны, тәртипне саклый белә. Бу нәрсә дигән сүзме - килә­чәк­тә алар булган җирдә шундый ук мохит булачак. Менә шуңа күрә дә килгән студентларны фатирларга урнаштырмыйбыз. Фатирга кер­тәсең икән, тәртип югала, аннан әти-әниләргә дә чыгым өстәлә. Интернат ягын зурайту турында да уйлана баш­ладык.


- Шулай да мондый тәр­тип бөтен егет-кызларга оша­маска да мөмкин бит.


- Алдан ук әйтеп куйдык, ошамый икән, кереп әйтегез, кайтып, әти-әниләрегезне борчуга салмагыз, дидек. Болай да аларның мәшәкате баштан ашкан. Ничә еллардан бирле акчаның артканы юк, эш урыннары кыскара... Балага тәрбия бирә белми дип, әти-әниләрне гаепләргә ярамый. Замана кырысланды. Бу уку елына бер малайны алып килделәр. Зинһар алыгыз, шушы малайдан кеше яса­гыз әле, киләчәктә әни­сенә терәк булыр иде, диләр. Кураторы үзенең костюм-чал­барларына кадәр алып килеп киертте. Җайлап кертеп җибәрдек, дәрес­ләрдә кат­наша башлады. Бездәге тәртипне кабул итәсең икән, тормыш алып бара торган ир булып чы­гасың, дип үзем аның белән сөйләштем. Егет күзгә кү­ренеп үзгәреп килә. Тәртип бозулар була икән, иң зур җәза - әти-әниләрне чакыру. Берсенең дә китерәсе килми. Рәхмәт әти-әниләргә, шалтыратабыз икән, шундук килеп җитәләр. Баланың тәр­тибе яхшырсын өчен бер­гә­ләп фикерләшәбез. Үзебез­нең кеше дигән төшенчә керде, безнеке икән, кагый­дә­ләргә буйсынырга яки китәр­гә тиеш. Тик китәргә те­ләмиләр.


- Сезне студентлар бе­лән бергә физик күне­гүләр ясый диләр, дөрес­ме?


- Шулай. Йөгереп Казанга ка­дәр барып кайта алам. Үзем белән нык шөгыльләнүем нә­тиҗәсе бу. Балалар, монда килгәч, безнең хәтер яхшырды, диләр. Чөнки алар үз өс­ләрендә эшли. Көн саен дә­рестә катнашып утыралар. Сә­­ламәт яшәү рәвешенә кишер суы эчеп кереп киттем. Аннан күнегү­ләр ясарга алын­дым. Хәзер чәй содасы эчәм. Бик файдасы бар. Ул организмдагы шлакларны куа. Ашарга ярты сәгать кала, 60-70 градус җы­лылыктагы бер стакан суга бер чәй кашыгы сода салып эчәргә кирәк. Көнгә ничә тапкыр ашыйсың, шулкадәр эчсәң әйбәт. Шунысын да әйтим әле, ашар алдыннан яшелчә, җиләк-җи­меш ашарга кирәк. Студентларга да иң башта яшелчә бирәбез, аннан кайнар ризык ашатабыз. Ашаганнан соң салкын су эчмәс-кә кирәк, бары җылымса су. Мин болар­ның барысын да үз тәҗри­бәмнән чыгып әй-тәм. Дөрес туклангангамы, хәтерем дә шәп.


- Димәк, Сезне беркем дә алдый алмый...


- Юк. Ничә ай үтсә дә, хәтеремдә тора. Бу сорауга ничек җавап бирерләр икән дип кабаттан сорый алам.


- Монысы инде Ходайдан бирелгән сәләттер.


- Анысы шулай, ә менә сәламәтлекне сакларга ки­рәк. Машинаны гына алыйк. Ят тавышның нәрсә-дән икән­леген ачыкламыйча йөрүең­не дәвам итсәң, ул ак-рынлап сафтан чыга, башка өлеш­ләренә зыян килә. Ке-шенең сәла­мәтлеге дә шулай. Әгәр дә мин үземне карамаган бул­сам, инде күптән инвалид кала идем. 105 килограмм авырлык җыйган идем бит.


- Саба - татар районы. Нинди телдә белем бирәсез?


- Урыс телендә. Ни өчен татар телендә түгелме, хәзер бөтен китаплар урыс те­лен­дә, татарча юк. Булмаганны каян табасың!? Татар теле мәктәпләрдә БДИ кер-телгән­нән соң кысыла төште, фән­нәрне урысча укытырга тырышалар, татар теле авыр фән булып кала башлады. Кызганыч, билгеле. Шуңа күрә без әдәбиятка нык игътибар бирергә булдык. Әдә-би геройлар белән шәхес формалаштырып, телгә мә­хәббәт тәрбияләп була. ­­

("Ватаным Татарстан", /№ 34, 13.03.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X