Теләче Информ

Ярларыннан чыкса елга...

Су чигенергә җыенмый. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны уяу булырга, алдан әзерләнергә чакыра. Апас районында Чирү авылына илтә торган юлны су бас­кан. Зур Күккүз һәм Шонгаты авылларында яшәүчеләрнең өйләренә су кергән. Яшел Үзән районының Татар Танаенда ике урам халкы “утрау”да калган. Буа районында ике күперне су баскан. Кайбыч һәм Тукай районнарында яшәүчеләр дә бу язны исендә калдырачак. Зөя, Мишә, Гөбенә, Мәллә, Кече Чирмешән, Актай, Минзәлә елгаларында боз киткән.

– Безгә беркайчан да суның кергәне юк иде. Әмма быел көтелмәгән хәл булды. Юкса авыл җирлегеннән дә әзер торыгыз дигәннәр иде. Һава торышы да еш үзгәрә бит. Бер көнне – кояш, икенчесендә салкынайтып куя. Әле тиз генә боз китмәс дисәк, су эчендә калганны сиз­мәдек тә, – ди Тукай районының Олы Шилнә авылында яшәүче Дилбәр Гыймазова.

 
Кайбыч районындагы Бөрлә елгасы, ярларыннан ташып, Борындык һәм Кошман авылларын­да яшәүчеләрне борчуга салган. “Инде күптән су басканны күргән юк иде. Өебез түбән җирдә урнашкан. Андый-мондый кинәт җылытса, әни, су басар инде, ди­гән иде. Капка төбенә кадәр кил­гән, әмма өйгә кермәгән. Уз­ган ел идән асларына кергән иде. Аңламассың да инде, – ди Борындыкта туып, Казанда яшәүче Гүзәл. – Сәгать саен шалтыратып, хәлен белеп торабыз.

Су керсә, булышырга кайтырбыз, дигән идек. МЧС хезмәткәр­ләре килгән. Авылдагы кешеләр­гә ярдәм күрсәтәләр икән. Кү­бесенең йорттагы кирәк-ярагын, малларын күчерешкәннәр. Андый чакта без­нең авыл кешеләре дә бердәм”.

 
Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Шаһидә апа Гыйззәтуллина да су астында калган. “Тау башыннан су төшә башлады. Мин куркып нәрсәгә тотынырга белмичә торам, ә кешеләр телефоннарына төше­реп басып тора. Әмма бернишләп тә булмый. Өе­без түбән урнашкач, кемне гаеп­лисең? Мондый ташуны 2013 елда күргән идек инде. Ул чакта  да өйгә керде. Быелгысы куәтлерәк булды. Башта бакчага керде, аннан – өебезгә. Идән аслары да тулды, өйдәге җиһазлар йөзеп йөри башлады. Әле ярый алдан әзер­ләндек. Улларым узган атнада кайтып, баздагы бәрәңгене чыгарып киткән иде, – дип сөйли ул. – Табигатькә каршы барып булмый инде, сеңлем. Ирем исән булса, без йорт­ны башка җиргә дә күчергән булыр идек. Әмма бик иртә китте. 24 ел элек урманда өстенә агач төште. МЧС хезмәт­кәрләре дә килде. Су баскач, ярдәм, диделәр. Әле менә гариза язасым бар”. Шаһидә апаның идә­нендә линолеум булган. Шуларны алып ташлыйсы, эчтәге фанерасы да эшкә яраксыз, ди ул. Әле улларына эш күп булачак.

4-3
Апастагы Шонгаты авылында яшәүче Виктор Лысовларга да суда “йөзәргә” туры килә. “Төп йортыбызга моннан алты ел элек, пен­сиягә чыккач кайткан идек. Безнең авылга күтәртеп юл салганнар иде, шуның аркасында түгел микән дип тә шикләнәм. Әле ярый өйне ими­ният­ләш­тергән идек. Бераз гына акчасы да булыр әле. Ни дисәң дә, су басты да бетте түгел, тәртипкә китерәсе эшләр күп”, – дип сөйли ул.


Яшел Үзән районының Татар Танае авылы да су эчендә утыра. “Көтмәгәндә булды бу хәл. Авыл башындагы Гөбенә елгасы ташыган. Зөядәге бозны шартлатмаганнар, дип сөйлиләр. Ул акмагач, авылга зыян килгән дип уйлыйбыз. Су өйгә керсә, нишләр­без? Күрше авылда яшәүче апаларга күченергә җые­набыз”, – ди Гөлфия Хафизова.


Безне ташу куркытмый


Башка районнарда яшәүче­ләр­нең дә хәлләрен белештек. “Чулманда боз киткән инде. Ярлары ачылган. Ә менә Нократта юк. Ел саен гаилә белән боз кит­кәнне карыйбыз. Безнең якларны алай су басмый. Әмма дачаларга, бакчаларга керә”, – ди Мамадышта яшәү­че Нәфисә Сафина. Минзәлә райо­нының Тау асты Байлар авылында туып үскән Лилия Әскәрова әй­түенчә, элегрәк аларны да су бас­кан. “1975 елда Түбән Кама сусаклагычы төзел­гәч, безнең авылны өскә күчерәләр. Исеме шул килеш кала. Берәүләр иске йортларын трактор белән өстерәтеп күчерә, икенчеләр яңасын сала. Шул чакта мәктәп, балалар бакчасы төзелә. Ташудан куркып качу авылга яңа сулыш өрә. Иске урында хәзер көтү көтәбез. Әмма Ык елгасы ташып, һәр язда ул урынга су җәелә”, – дип сөйли ул.


Питрәч районында яшәү­челәргә дә су тими икән. “Мишә елгасы буенда яшибез. Су өйләргә керми. Әмма ташу турында балачак хатирәләре әле дә истә. Элек ташуны көтеп тора идек. Күпме тавыклар акты инде су белән.  Олы кешеләр гел ташу суы белән битен чайкап ала иде. Янәсе, хәсрәтләре китсен. Әнә шулай  яшәдек без”, – ди Чыты авылыннан Әлфия ханым.


Нокса күтәрелмәсме?


Казан бистәләренең хәлен дә белештек. Салмачыда узган елларны су басса, быел әле ул-бу күренми икән. “Без югарыда торабыз. Астагыларга су кермичә калмый”, – ди Лилия исемле танышыбыз. Нагорный бистәсенә дә су керә икән. “Без Сосновкада торабыз. Аллага шөкер, безгә андый мәшәкать “эләкми”. Ә менә күр­ше­ләрне ел саен су баса. Аптырагач, нигезләрен дә күтәртеп карадылар”, – ди Рафыйк абый. Карьер бистәсендә дә яз килүне куркып көтәләр. “Урман сулары өйгә керә. Бәрәңге базларына тө­шә. Алдан хәстәрен күрергә өл­гер­­мәгән елларда тилмерәбез. Бакчабыз да җәй уртасында гына кибә”, – ди Римма апа. Константиновка, Царицыно, Клыки бис­тәләре халкы Нокса елгасы күтә­релмәсә иде дип тели.


Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр ит­кәнчә, Кайбыч районында 6 авылны, шул исәптән 314 йортны су басу куркынычы бар. Әлегә кар эреп бетмәде, су тагын да күтәрелергә мөмкин.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 53, 13.04.2018/)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: