Теләче Информ

Ярты капчык алабута җыеп...

Моннан 70 ел элек, табигать яшелдән киенгән чакта, җиһанга җиңү авазы яңгыраган. Сугыш... Меңләгән кешеләр язмышын сындырып, кайгы-хәсрәт китергән сүз. Ир-егетләр сугышта булса, тылда хатын-кызлар көч куйган. Безнең Олы Мәтәскә авылында да күп андыйлар. Мәктәбебездә тыл ветераннары белән үткән очрашуда да, дәһшәтле сугыш елларында хатын-кызларның җиңүгә керткән өлеше турында исән-сау...

Моннан 70 ел элек, табигать яшелдән киенгән чакта, җиһанга җиңү авазы яңгыраган. Сугыш... Меңләгән кешеләр язмышын сындырып, кайгы-хәсрәт китергән сүз. Ир-егетләр сугышта булса, тылда хатын-кызлар көч куйган. Безнең Олы Мәтәскә авылында да күп андыйлар. Мәктәбебездә тыл ветераннары белән үткән очрашуда да, дәһшәтле сугыш елларында хатын-кызларның җиңүгә керткән өлеше турында исән-сау булган тыл ветераннары үзләре сөйләде.

Очрашуга килгәннәр арасында кыз-әби Зәйтүнә апа Әхмәтсафинаны аерым атыйсы килә. 1926 елда гаиләдә өлкән бала булып туган кызга күпне күрергә туры килә. Балачагы, яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килсә дә, күңел көрлеген югалтмыйча яшәгән кеше ул. Очрашу барышында тыл ветераны укучыларга хатирәләрен бәян итте:
- Кечкенә вакытымнан ук әни мине уракка алып китте. Ул вакытта өч сутыйга тутырсаң, бер килограмм ипи бирәләр иде. Утырып чәй эчәргә ипиебез булыр дип, мин дә эшли башладым. Ярты капчык алабута җыеп, тегермәнгә төшеп тарттырабыз. Аннан соң шуннан ипи пешереп ашый идек, аның тәмлелеге инде... Ач вакыт, бакчаларда җыярга үләннәр беткәч, Уривкин елгасына күрше әбисе белән арба тартып үләнгә киттек. Капчыклар тулгач, күрше әби соранырга дип авылга менеп китте. Мин үзем генә елгада утырып калдым. Кич җитте, әби төшми дә төшми. Курка башладым. Ипи күтәреп төште бу. Бер кисәк кенә ипи бирсә ярар иде дип, уйлап куйдым, бирде. Шул кисәкне ашый-ашый авылга кайтып киттем. Өйдәгеләр дә безне эзли чыккан иде. Тамак адәм баласын кайларга гына йөртми...
Зәйтүнә әбинең әтисе тиф авыруыннан дөнья куя. Әнисе өч бала белән ялгыз кала. "Әти үлгәч әнине Мәтәскәгә читтән (шахтадан) кайткан кешегә димлиләр. Әни аны йортка кертте. Ул әти дә яхшы кеше булды. Бер кызыбыз авырып үлеп китте. Әнине, ике сеңлемне карадым. Кияү кайгысы булмады. Кияүгә чыкмаган кызларга түләү дә бар иде. Кияүгә чыкмаганга акча да түләп яттым әле мин", - дип искә ала ул.
Үзем тыңлыйм, үзем шул михнәтле елларны күз алдына китерергә тырышам. Зәйтүнә әби кебекләр булганда тарих исән, без аларның сөйләгәннәрен теркәп, киләчәк буынга җиткерергә тиешбез.
Равилә Газизова,
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: