Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яшь ана үзенең баласын үтерергә теләгән?

Чистайда яшәүче 23 яшьлек Ангелина Кобзева өч яшьлек баласын үтерергә теләп, авыр тән җәрәхәтләре ясаганы өчен суд тарафыннан 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аллага шөкер, табиблар кызчыкны саклап кала алдылар. Бүген аның яшәү урыны – балалар йорты.

Бу коточкыч вакыйга быел­ның июль азагында була. Ангелина бергә яшәүче ир-ат, сигез яшьлек улы һәм өч айлык кызы белән танышларына кунакка килә. Очрашу спиртлы эчемлекләрсез үтми, соңыннан ачыкланганча, Кобзевалар да, хуҗалар да кырык градуслы шешәне үз иткәннәр.

Кунаклар өйләренә кайта алмау дәрәҗәсенә җиткән, хуҗалар боларны төн кунарга калдырган. Хуҗалар йоклаган. Кунаклар сүздән-сүз китеп, кем гаилә өчен күбрәк файда китерә дигән сорауга җавап эзләргә керешкән. Ызгыш-талаш киткән, тавыш купкан. Аракы кыздырган кан, сыегайган зиһен үз эшен башкарган. Ни сөйләгәнен, ни кыланганын абайламаган яшь ана талашның иң югары ноктасында: “Сиңа да, миңа да кирәк түгел бу бала”, – дип, өч айлык кызчыкның аягыннан тотып, икенче каттагы фа­тирның ачык тәрәзәсен­нән ыргыткан. Бер секунд эчендә айныганнар айнуын, әмма аңы томаланган хатын эшлисен эшләп өлгергән инде.

Өч айлык бала авыр тән җәрәхәтләре ала, баш мие селкенә. Сигез яшьлек улы­ның тиз генә башы эшләп, күршеләрен уятып чыгаруы гына баланы саклап калырга ярдәм иткәндер дип сөйли­ләр әлеге вакыйга шаһит­лары. Күршеләр медицина хезмәткәрләрен һәм полиция чакырталар. Баланы иң элек район хастаханәсенә, соңыннан республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә алып китә­ләр. Әни кешене кулга алалар. Өч ай дәвамында тик­шерү эшләре бара. Анда Коб­зеваның алдан кылынган кара эшләре дә ачыклана. Яшьтән җиңел тормыш алып барган, балигъ булмаган килеш бала тапкан, сугышып йөреп, бер кызга пычак белән чәнчегән өчен шартлы срок алган.

Чистайдагы әлеге вакыйга интернет челтәренең социаль төркемнәрендә зур гау­га кузгатты. Һәркем үз фикерен, үз сүзен әйтеп калырга тырышты.

Гомумән алганда, ул бә­хәсләр барышында ни өчен нарасыйлар гомере дә бер тиенгә тормый, кадере юк дигән сорау туа. Һәр туган нарасый ата-ана, дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш кебек югыйсә, ә чынбарлыкта гел киресенчә.

Рәсми саннарга карасак, республикабызда узган ел аннан алдагы елга караганда туучылар саны 13,8 процентка кимегән һәм бу хәл өченче ел рәттән күзәтелә икән. 2015 елда туучылар саны 56,8 мең булса, 2017 елда бу сан инде 48,1 меңгә төшкән.

Россиядәге 2,5 миллион гаилә баласызлыктан интегә икән. Бу статистика 2011 елдан гына исәпләнә башлаган, моңарчы, гомумән, мондый сан булмаган да, игътибарга да алынмаган. Язманың төп темасын раслаучы тагын бер куркыныч сан – ел саен Рос­сиядә ата-ана гаебе белән яше дә тулмаган мең бала үлә икән.

Чәч үрә торырлык, шаккатыргыч яңалыклар белән дөнья тулган. Күптән түгел генә Түбән Кама чүп­легендә яңа туган сабый табылды. Һава температурасы, аеруча төнге сәгатьләрдә, шактый салкын булса да, бала исән калды һәм, Алла рәхмәте белән, яңа гаиләле дә булды. Быелның февраль аенда Казанда булган вакыйга, ни кызганыч, күңелсез тәмамланды. Габишев урамындагы чүп­лектә табылган яңа туган сабыйны коткарып кала алмадылар. Шул ук язмышка быел Аксубайда туган сабый да дучар булды. Анасы аны туңды­рып үтергән дә соңыннан күр­­ше йортның ишегалдында ташлап калдырган.

 

Халык бу хәлләргә үз фикерен белдерә һәм, башлыча, барлык афәтләрдә хөкүмәтне гаепли. Узган гасыр башыннан алып бүгенгәчә Россиядә гаиләгә, балаларга карата аң­лы сәясәт юк. Революция, сугыш чорларында гаиләләр ишле булды, бүген исә бер бала да тансык дип сөйлибез. Ба­­рысы да хак. Әмма һәр чор­ның үз хаклыгы. Элек балалар арасында, бигрәк тә авылларда, үлем-җитем күп теркәлгән. Тәрбияләргә шартлары да булмаган, медицина түбән дәрәҗәдә, гади халык­ның белем ягы да сай булган. Әмма ничек кенә булмасын, бер­гәләшеп, ач-ялангач тә­гә­рә­шеп үскән сабыйлар.

Бүген әлеге күренешнең киресен күзәтәбез. Бер бала табабыз да аны иркәли-ир­кәли үстерәбез. Чөнки бер баланы тәрбияләп була әле. Ә менә ике-өч сабыйны аякка бастырыр өчен күп вакыт һәм саллы акча янчыгы кирәк. Дәүләт тарафыннан кайбер кызыксындыру чаралары уйлап табалар табуын, әмма нәтиҗәсе аяныч шул алар­ның. Тышы ялтыраган эче калтыраган, уйлап бе­те­рел­мәгән акция­ләр, проектлар белән бала табу санын арттырып, гаилә­ләр­не саклап калып булмый. Халык та акыллы хәзер, бер үк ятьмәгә ике тапкыр эләкми. Мисал өчен ана капиталын гына алып карыйк. Ии, моңа беренче мәл­дә халык шатланды, узыша-узыша бала таба башлады. Проект башында сабыйлар саны кискен артты, әмма өч ел узгач, демографик хәл тагын кис­кенләште. Чөнки халык алдаганнарын аңлады. Ул ана капиталын файдалы эшкә җигү бик мәшәкатьле. Аны куллану мөмкинлекләре тар. Йорт та салып булмый аңа, хәтта төзелешне башлавы да авыр, ипотекага куллану да кыен. Ә менә ни өчен шул ук ана капиталына гаилә өчен машина сатып алырга ярамый?

Андый тәкъдимнәр булмады түгел, булды, әмма хө­күмәт тарафыннан кире кагылды. Юкса нинди отышлы булыр иде ул, бигрәк тә күп балалы гаиләләр өчен.

Гаилә тотрыклы булганда гына дәүләтнең киләчәге бар, ул нык булачак, халык саны артачак, кеше гомере кадерле булачак. Бүген исә һәркем үз-үзен саклап калу белән мәшгуль. Тырыша-тырмаша көн күрә, моннан тарта, тегеннән ямый, арлы-бирле чаба, үзен күрми, якыннарын белми. Кешенең шул чабыштан зиһене томаланган, психикасы какшаган, сәламәт­леге беткән. Бу чабышта өс­тенлекләр дә үз­гәрде, Ал­лаһы Тәгалә бил­геләгән прин­­циплар дә буталды, ха­тын-кыз мужик булды, ир-ат исә нәзберек, нечкә кү­ңелле бала ролендә калды. Шуңа да статистика буенча бүгенге гаи­ләләрнең 90 процентында тормыш гауга-ни­заглар­дан тора да инде. Чөнки гаи­ләдә кем баш та, кем муен икәнен бүлешү бара, кем күбрәк акча эшли, кем гаилә өчен мө­һим­рәк? Ә бит болай булырга тиеш түгел, гаилә дигән хәтфә болыны ызгыштан туган ти­гәнәкләр белән түгел, ә мә­хәббәттән туган матур-матур чәчәкләргә кү­мелсен иде!

P.S. Әлеге язма әзер булгач кына түбәндәге хәбәр килеп иреште. РФнең Тикшерү комитетын җитәкләгән Александр Бастрыкин оешма вәкилләренә, гаиләләрдә сабыйлар белән фаҗигаләр, үлем очраклары ешаю сәбәпле, балалар иминлеге өчен җавап бирүче җирле чиновник­ларның эшчәнлеген тикшерү тәкъдиме белән чыкты. Тикшерүчеләр, фаҗига булган гаиләләр тормышы белән якыннан танышачаклар, һәм ни дәрәҗәдә дәүләт вәкилләренең башбаштаклыгы моңа сәбәпче булганын ачыклаячаклар. Тикшерү нәтиҗәләре чиновникларга яхшы сабак һәм эшчәнлекләренә җаваплырак карап, социаль, психологик, әхлакый ярдәм кирәк булган гаиләләрне барлап, фаҗига булганчы ук ярдәм кулы сузарлар дигән өметтә калабыз.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев