Теләче Информ

«Зөлфия ханым базны казырга керешә, аның төбендә мәет һәм бер пычак табыла»

Абынып егылу өчен күп кирәкми, яңадан аякка басуы гына кыенрак. Гомер юлы сикәлтәләренә сөрлегеп түбән тәгәрәгән һәм тормыш төбеннән бөтенләй күтәрелә алмаган бәндә балалары да күп. Ютазыда туып-үскән татар хатыны шундыйлар рәтеннән. //Безнең гәҗит// ЯЗМЫШ СЫНАУЛАРЫ Тормышы шома гына бармый Зөлфиянең. Урыс егете А.Поташинга кияүгә чыгып, ярыйсы гына яшәп ятканда...

Абынып егылу өчен күп кирәкми, яңадан аякка басуы гына кыенрак. Гомер юлы сикәлтәләренә сөрлегеп түбән тәгәрәгән һәм тормыш төбеннән бөтенләй күтәрелә алмаган бәндә балалары да күп. Ютазыда туып-үскән татар хатыны шундыйлар рәтеннән. //Безнең гәҗит//

ЯЗМЫШ СЫНАУЛАРЫ

Тормышы шома гына бармый Зөлфиянең. Урыс егете А.Поташинга кияүгә чыгып, ярыйсы гына яшәп ятканда ире үлеп китә, аннан соң 14 яшьлек кызын җирләү хәсрәтен кичерергә туры килә. Соңгысы бигрәк тә сындыра ана рухын, акрынлап эчә, кайгысын аракы белән юа башлый һәм чыга алмаслык сазлыкка чума бара.

Җиде-сигез ел Мәскәүдә яши ул, әйтүенә караганда, сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. Хәмер дигәнең анда да тамыр җәяргә ирек бирми. 2016нчы ел азагында башкаланы ташлап, Самарадагы өлкән яшьтәге апасы янына кайта. Үзе генә түгел, ярты ел чамасы элек танышып кавышкан 1958нче елгы сөйгән яры Игорь Сидоренко белән бергә пәйда була. Әлбәттә, фатирында ике сәрхуш яши башлау 1952нче елгы Розалия Лукьянованы шатландырмый. Бертуганы хакына түзә, аны туры юлга бастырырга, ягъни эчүеннән туктатырга тырыша ул. Ләкин кышлар узып яз җиткәч, Зөлфия Поташина Ютазыга, әнисеннән калган йортка кайтырга була. Берничә көннән әлеге авылда 58 яшьлек сәрхуш кияү дә күренеп ала. Әмма ул серле рәвештә бик тиз юкка чыга.

И.Сидоренко турында сабан туйлары вакытында Ютазыга кунакка, төгәлрәге, инде 49 яшендәге юньсез сеңлесенең хәлен белергә кайткан Розалия ханым да сорашып карый. Ютазының түбән кешеләре арасында үз кешегә әйләнеп өлгергән, бигрәк тә, 1982нче елгы Иван Крылов дигән сукбай белән якыннан аралашучы сеңелдән аңлаешлы җавап ишетә алмый. Мондагы дусларыннан аеру, күз-колак булу ниятеннән апа кеше Зөлфияне үзе белән Самарага алып китеп карый.

ЭЧКЕЧЕНЕҢ АЕК ДУСТЫ БУЛМЫЙ

Зөлфия дә җирле эчкечеләр арасында кайнаша. Бары тик дусларының үзенә караганда шактый яшь икәне генә күзгә ташлана. Иреннән аерылган, балаларын ташлаган 1982нче елгы Ирина Слащинина - урлаган, алимент түләмәгән өчен хөкемгә дә тартылган исерекбаш. 1974нче елгы Наталья Зиннурова да нәкъ шундый язмышны сайлаган зат. Аерым яшәүче балаларына матди ярдәм күрсәтмәгән өчен узган ел азагында ике айга төбәк-колониядә дә утырып кайта.

Әлеге өч гүзәл җенес вәкиле арасында 1982нче елгы Иван Крылов дигән хөрәсән күзгә ташлана. Паспортында Ютазыдагы яшәү урыны күрсәтелсә дә, күбрәк шушы ялгызак хатыннар янында кунып йөри. Димәк, бергәләп эчү генә түгел, башка төрлерәк «хезмәт»ләр дә күрсәтә аларга.

Узган ел май аенда И.Сидоренко юк булу белән, үзеннән 15 яшькә өлкәнрәк Зөлфия янына ияләшә. Хуҗабикә бергә яшәүләрен әйтмәсә дә, якыннан аралашуларын, егетнең еш кына кунарга калуларын яшерми. Әмма ошбу бәхет озак дәвам итми. Инде әйтелгәнчә, июнь аенда Зөлфия ханым апасы белән Самарага китеп бара. Хатын бертуганы күзәтчелеге астында озак яши алмый. Йөрәк иреккә омтыла, ягъни Ютазыга тарта. Шул рәвешле, сентябрьдә яңадан туган авылына кайтып җитә ул. Аның йортында тагын Иван пәйда була.

ХЫЯНӘТЧЕГӘ ҺӨҖҮМ

Зөлфия ханымның әйтүенә караганда, 18нче октябрьдә иртә белән ул акча янчыгының юкка чыгуын белеп ала һәм И.Крыловны угрылыкта гаепләп тавыш кузгата да аны бөтенләй куып ук чыгара. Тол хатыннар арасында шактый абруйга ия Дон Жуан Наталья Зиннурова янына барып керә. Икенче көнне алар парлашып кибеттән кайтып килешли Зөлфия Поташинага юлыга. Инде хәзер көнчелек хисләре дә кабынмый калмый анда.

Кыскасы, берәр сәгатьтән ул гарьләнүенә чыдый алмыйча, хыянәтче белән «разборка»га китә. Иң әүвәл Натальяның «буржуйка» ягып җылытыла торган өенең тәрәзәсен коеп төшерә. Аннан соң ишегалдына чыккан И.Крылов белән «аңлашырга» керешә. Ике исерек «әңгәмә»сен күз алдына китереп була. Ләкин эш моның белән генә бетми, котырынган хатын кереп китәргә дип борылган ир-атның аркасына очлы тимер белән кадый. Соңрак сабы сынык отвертка рәвешендәге «салкын корал»ны оперативниклар кычыткан арасында таба.

Көтелмәгән һөҗүмгә дучар булган Иван өйгә кереп ишекне бикләп куя. Бәхетенә, тимер эчке әгъзаларга зыян китерми. Беренче ярдәмне Наталья күрсәтә аңа. Бу вакытта аны чакырып ишегалдында Зөлфия ханым котырына. Тәмәке тарту да тынычландырмый аны. Ахыр чиктә, үз сүзләре белән әйтсәк, Иванны төтәсләп, ягъни «оясыннан» төтенгә тончыктырып чыгарырга дигән үтә тәвәккәл фикергә килә. Һәм ишеккә кысылып калган капрон пәрдәгә ут элдерә. Ялкын бер мизгел эчендә өйалды эченә кереп китә, түбәгә үрмәли, төтен күтәрелә, чытырдап янган тавышлар чыга…

Исерек булса да артыгын кыланып ташлавын аңлаган Поташина бу тирәдән таю ягын карый. Зиннурова өендәге бар булган суын ялкын ялмап алган болдырга сибә. Хәле начар булу сәбәпле, Крылов әлеге ыгы-зыгыда катнашмый. Шул тирәдә яшәүче үги әтисе янына кереп янгынчыларга хәбәр җибәрттерә.

Ут сүндерүчеләр Ютазының үзендә булганга гаҗәеп тиз килеп җитеп янгынга таралырга ирек куймый. Әмма агач корылмага зарар килми калмый. Соңрак, Н.Зиннуровага килгән матди зыян 16555 сумлык дип табыла. Ул ут төртүченең кем икәнен әйтеп тора, ә И.Крылов сырхауханәдә ятып чыга. Шулай итеп 50 яше тулган көннәрдә З.Поташинага карата җиңел тән җәрәхәтләре ясау һәм ут төртеп чит кеше мөлкәтен юк итү очраклары буенча ике җинаять эше кузгатыла. Ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Ләкин бу эшнең башы гына була әле.

БАЗДАГЫ ТАБЫЛДЫК

Тикшерү барышында оператив хезмәткәрләр бик күпкә шомлырак мәгълүматлар алуга ирешә, ягъни алар карамагына, май аенда Игорь Сидоренко тикмәгә генә юкка чыкмаган, дигән хәбәрләр килә. Полициядә кемнән икәнен сер итеп сакласалар да, Мәскәү кешесенең язмышы турында, З.Поташинадан кала, И.Крылов һәм аның ул чактагы сөйгән яры И.Слащинина гына белүе билгеле үзе.

…28нче октябрь иртәсендә полиция Зөлфия ханым бакчасындагы күмелгән базны казырга керешә. Өч сәгать дигәндә аның төбендә нык таркалган, кай җирләре коры сөяккә калган мәет һәм бер пычак табыла. Танырлык булмаса да, мәрхүмнең Игорь Сидоренко икәнлеге мәгълүм була. Чөнки бу хакта өч кеше әйтеп тора. Ләкин үлемгә китергән сәбәпне ачыклау, мәетнең чыннан да Сидоренко икәнен дәлилләү өчен күп кенә экспертизалар үткәрергә, хәтта баш сөякләренә пластик матдә ябыштырып, аның чыраен яңартырга туры килә. Шуннан соң Поташина һәм Крылов мәетне тануларын белдерә. Болар мәсьәләнең формаль ягы гына була. Чөнки ике шаһит һәм җанкыяр Зөлфия барысын да тәфсилләп сөйли. Аларның күрсәтмәләрен башка дәлилләр раслый. Суд-медицина экспертизасы үлемгә күкрәкнең сул ягындагы бердәнбер җәрәхәт сәбәпче булуын белдерә. Шул рәвешле, тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рөстәм Яруллин яз көне булган фаҗигале хәлне бөтен нечкәлекләре белән ачыклый, З.Поташинага аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерә.

ПЫЧАКЛЫ ОЧРАК

Май башында Мәскәү кияве Ютазыга Зөлфиядән берничә көн соңрак килә. Әлбәттә, «яшьләр» очрашуны шунда ук «юарга» керешә. Хәмерле мәҗлес икенче көнне дә дәвам итә, исерекләр арасында ызгыш чыгу өчен сәбәбе дә табылып тора. Бу кадәресе гаҗәп түгел, чөнки аларның яшәү рәвеше шундый. Әмма ул көндәге җәнҗал, гадәттәгечә, кычкырышу, сугышу белән генә төгәлләнми.

Сидоренкога ачуланып дулап чыгып киткән Зөлфия бер-ике сәгатьтән кайтып керә. Тынычланып, «суынып» кайтмый ул, билгеле. Ул чакта ир кеше яңа танышлары И.Крылов һәм И.Слащинина белән салып утыра. Тиздән ызгыш яңадан куба, явыз хатын исерек ирнең күкрәгенә пычак кадап аяктан ега. Бу хәлне күреп торган кунаклар шунда ук табан ялтырата. Бераздан хуҗабикә дә өеннән чыгып, таң атканчы эчеп утыра. Ютазыда мәгълүм булмаган бу кешене беркем дә эзләмәячәген чамалый ул.

Иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә Крылов белән Слащининаны уятып алып килә ул. Баш төзәткәннән соң Поташина явызлыгының төп дәлиле - мәетне яшерергә була. Авыр гәүдәне җәймәгә салып Иван белән Зөлфия өстери. Базга мәет белән бергә җинаять коралын да ыргытып берникадәр җир ташлап күмәләр. Ул арада Слащинина өйдәге кан тапларын юып-сөртеп чыга. Иван берничә көннән шул тирәдә яшәүче бер танышы белән базны сүтеп, җир белән тигезләп күмеп куя.

Кабер янәшәсендәге йортта тормыш гөрләп дәвам итә. Шушы вакыйгалардан соң Поташина белән Крылов якынаеп китә. Чынлыкта, мәнсез хатынның киләчәге 35 яшьлек шушы эшлексезгә бәйле була. Чөнки ул теләсә нинди вакытта теге мәгълүматны тиешле хезмәтләргә «агызырга» мөмкин бит. Күрәсең, аңламый моны дөнья күргән хатын, юкса, ошбу кешегә һөҗүм итмәс иде. Фаш иткеч мәгълүматлар шул хәлләрдән соң «саркып» чыга бит.

И.Крылов һәм И.Слащининаның явызлык эзләрен яшерүдә катнашуы һәм аеруча авыр җинаять кылынуын белә торып та биш-алты ай буе дәшми йөрүе РФ Җинаять кодексындагы 316нчы маддә кысаларына кертелә. Анда ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса да алар колониягә озатылмаячак, әлбәттә. Ә менә Зөлфия ханыма хәтәр гамәлләре өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк. Узган елның соңгы көннәрендә тикшерү органнары һәм прокуратура аның ут төртүе һәм Крыловка ташлануы аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылыш ясау дип тапты. Димәк ки, аңа чынлыкта, ике кеше үтерү очрагы буенча җавап тотарга туры киләчәк. Бары тик аларның берсе ахырына кадәр җиткерелмәгән, ягъни Крыловны очлы әйбернең калак сөягенә кадалуы гына коткарган дип исәпләнә.

Юньсез һәм бәхетсез татар хатынының киләчәге бик тә караңгы.

Наил ВАХИТОВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 16:19
    "Шатлык" балалар бакчасына йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дип юкка гына әйтмиләрдер. Юл ялгышларны кичерми, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул максаттан мәктәпкәчә төркем балалары тәрбиячеләре белән берлектә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дигән күмәк эш эшләделәр. Инде менә тиздән җәйге каникуллар башлана, шуңа күрә дә инде без зурлар балаларга аңлату эшләрен алып барырга тиешбез. Ә инде мондый күмәкләшеп эшләнгән эшләр һәрвакытта истэ кала, чөнки һәр бер бала үзенең өлешен керткән була.
    16
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:15
    Татарстанда сериалда төшү өчен кастинг игълан ителде 3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.
    20
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:05
    Авиамоделирование – мөһим һәм кызыклы һөнәр Минем өчен авиамоделирование – бик мөһим һәм кызыклы һөнәр. Бала вакытымнан ук мин күккә карап очкычлар турында хыяллана идем. Мәктәпкә килгәч, мин үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым. Минем укытучым, Нуртдинов Руслан Рәис улы аркасында гына миңа бу һөнәр бик ошап китте һәм мин үземне очкычларга багышларга булдым.
    48
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Әти- әниләр мәктәп белән таныша 19 нчы май  көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елында киләчәк беренче сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова ата- аналарны мәктәпнең уставы һәм яңа уку елында беренче сыйныфларны туплау узенчәлекләре белән таныштырды. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова беренче сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын оештыру мәсьәләләрен яктыртып чыгыш ясады.
    55
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:41
    Алдынгыларны хөрмәтлиләр Бүген районыбыз кырларында фидакарь хезмәт куючы механизаторларга сертификатлар тапшырылды.
    66
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:40
    Үз эшенең чын остасы Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
    128
    0
    2
  • 21 май 2018 - 15:19
    Казанда кеше суеп үтерүдә шикләнелгән ир-ат Түбән Камада тоткарланган Казанның сантехника кибете директорын үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак.
    86
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:50
    Теләче егетләре сынатмый 19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
    141
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:43
    Рәхмәт хаты тапшырылды 19 май көнне ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе республика смотр – конкурсы үткәрелде.
    157
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:05
    Район салым инспекциясе кисәтә Федеральным законом от 27 ноября 2017 года №337 - ФЗ "О внесении изменений в статью 7 Федерального закона "О внесении изменений в Федеральный закон " О применении контрольно - кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием платежных карт" и отдельные законодательные акты Российской Федерации", которые вступили в силу 28 ноября 2017 года.
    83
    0
    0
  • 21 май 2018 - 11:15
    Теләче сәнәгать мәйданчыгы игътибар үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сәнәгать мәйданчыклары үсеше контрольдә тотыла. Шул максаттан 19 май, шимбә көнне президент катнашында узучы видеоконференциядә район башлыклары хисап тотты. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады.
    106
    0
    0
  • 21 май 2018 - 10:47
    Балалар концерт куйды 18 май көнне район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып узды.
    118
    0
    0
  • 20 май 2018 - 17:41
    Укытучылыкка түләүле уку булырга тиеш түгел – Айдар Кәлимуллин “Укытучы булырга теләүчеләр, контроль кабул итү урыннарын арттыру бәрабәренә, укытучылыкка уку мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, - ди ул. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин укытучылар өчен уку түләүле булырга тиеш түгел, дигән фикердә.
    50
    0
    0
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 12 май 2018 - 21:01
    Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды.
    186
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:39
    Теләче сәнәгать мәйданчыгына ни булган? 11 май көнне онлайн режимында узган видеонференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда республикабыз районнарында төзелгән сәнәгать мәйданчыкларының бүгенге торышына, аларның эшчәнлек мәсьәләләренә тукталды. Әлеге нисбәттән, берничә район башлыгының хисабы да тыңланды. Республика башлыгының чыгышыннан күренгәнчә, бүген сәнәгать мәйданчыкларының күбесе нәтиҗәле эшләми. Президент аларның эшеннән зур канәгатьсезлек белдереп, шимбә саен район башлыкларыннын хисап сораячагын белдерде.
    304
    0
    0
  • 20 май 2018 - 17:04
    Районының яшь әниләренә 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә сертификат тапшырдылар Авылда кимендә өч ел яшәп, агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң беренче бәбиен тапкан 25 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр бирелүче 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә Кайбыч районының алты хатын-кызы ия булган инде, дип яза җирле басма.
    260
    0
    1
  • 20 май 2018 - 16:59
    Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган Татарстанда Минзәлә районында парашютчылар һәлак булган урын фотолары дөнья күрде. Аларны Россия Тикшерү комитеты бастырган.
    227
    0
    0
  • 19 май 2018 - 17:48
    Татарстанда машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган Татарстанда 45 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз тубык сөякләрен сындырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
    206
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:43
    Рәхмәт хаты тапшырылды 19 май көнне ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе республика смотр – конкурсы үткәрелде.
    157
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:50
    Теләче егетләре сынатмый 19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
    141
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:40
    Үз эшенең чын остасы Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
    129
    0
    2
  • 21 май 2018 - 10:47
    Балалар концерт куйды 18 май көнне район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып узды.
    118
    0
    0
Ночной режим