Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Зөлфия Мансур: Әти-әни ризасызлыгына карамастан, ирем артыннан колониягә киттем

Гомерем буе бераз хыялыйрак булдым. Хәер, бу алай начар да түгелдер, хыялсыз кеше - канатсыз кош диләр бит. Бала чакта очучы булырга хыялландым, техника белән җенләндем. Мәктәп елларында да, студент елларымда да, каникулларда әтием белән комбайнда эшләп, басудагы һәр техниканы йөртергә өйрәндем. Урта мәктәпне иң көчле укучыларның берсе буларак тәмамладым,...

Гомерем буе бераз хыялыйрак булдым. Хәер, бу алай начар да түгелдер, хыялсыз кеше - канатсыз кош диләр бит. Бала чакта очучы булырга хыялландым, техника белән җенләндем. Мәктәп елларында да, студент елларымда да, каникулларда әтием белән комбайнда эшләп, басудагы һәр техниканы йөртергә өйрәндем.

Урта мәктәпне иң көчле укучыларның берсе буларак тәмамладым, әдәби китапны гомумән, "ябышып" укый торган идем. Татар теле укытучыбыз Разия апа укырга университетның филология факультетына керергә киңәш итте. Әмма мин, басу-кырларны яратам дип, авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына киттем. Мамадыш районында агроном булып сигез елдан артык эшләдем, районда бердәнбер баш агроном идем. Эшемне бик яратып эшләдем, шуңа күрә ул елларда көнне төнгә ялгап чапсам да, үкенечтә түгел. Янып торган яшьлегемне игелекле эшкә, иген үстерүгә багышлаганмын. Бу эш минем романтика яраткан җаныма да туры килгәндер мөгаен: иртә яздан кара көзгә кадәр мотоциклдан төшмәдем, юл өзегендә атка атланып чаптым, җигеп тә йөрдем. Кирәк чакта йөк машинасы руле артына да утыргаладым. Әмма күңелдә журналистикага тартылу хисе дә яшәде. Гаилә корсам, агроном булып эшли алмам, әллә читтән торып укырга керим микән дип уйлана идем. Тәвәкәллек җитмәде...
Аның каравы, утызны узып барышлый гына булса да, тормыш корырга өлгердем. Ләкин, яши башламас борын дигәндәй, ирем юл фаҗигасенә тарыды. Гаеп аңарда иде, дүрт елга колониягә җибәрделәр үзен. Мин, биредәге бар дөньямны калдырып, әти-әниемнең ризасызлыкларына да карамастан, аның язмышын уртаклашырга киттем. Тверь өлкәсендә яшәдек, анда училищеда укыттым. Бер-бер артлы өч кызыбыз туды. Ирем авылына яңадан кайтып төшкәч, бик авыр чорлар башланды. Мин яшь балаларым белән элекке эшемә дәгъва итә алмыйм, ул урын буш та түгел, иремә дә кабат техника бирергә ашыкмыйлар. Дүртенче балама уздым. Ирем: "Монысы малайдыр инде, табасың",- диде. Ул арада - бишенчесе... барысы да кыз балалар булды. Җитмәсә, элек үзем дә белмәгән яшерен чирем баш калкытты: кулларым гарипләнә башлады. Икенче төркем инвалидка әйләндем. Ирләр тормыш сынаулары алдында каушабрак калучан. Минем ирем дә, авыр тормыштан котылу юлын эзләп, шешә ягына карый башлады. Эчкәч, бик холыксызлана, кул күтәрергә дә тайчынып тормады. Мин, әлбәттә, бу хәл белән килешеп яшәргә теләмәдем. Балаларымны җыйдым да, Арча районында яшәүче әтием янына кайтып киттем (әнием бу вакытта вафат иде инде). Бу вакытта үземә кырык бер, олы кызыма тугыз яшь булса, төпчегемә яшь ярым гына иде.
Кырыкта тормыш башлана гына дигән сүзләргә бәлки яшьләр көлеп карыйдыр. Ләкин бу чынлыкта шулай. Дөрес, мин кабат гаилә кормадым, шәхси тормышым арткы планга күчте. Ләкин балаларым өчен яшәлгән тормыш та - ул бит минем тормыш! Кызларымның әтиләре ягы - бар да җырга-моңга сәләтле кешеләр. Шул сәләт балаларыма да бирелгән булып чыкты. Иң элек ике олы кызым парлап җырлый башладылар. Кая барсалар да, призлы урыннарга ия булып кайттылар. Аларның сәләтен үстерү өчен бар көчемне бирдем: өебез ул елларда музыка мәктәбен хәтерләткәндер мөгаен. Көн дә репетицияләр: яңа җырлар, биюләр өйрәнү, өйрәнгәннәрен кабатлау... Апаларыннан күрмәкче, сеңелләре дә сәнгатькә тартылдылар. Очны-очка ялгап кына яшәсәк тә, кулдан гына гармунын да, синтезаторын да, хәтта пианино да алып бирдем, Яңа Кенәр авылы егете Фәнис Закиров аларга фонограммалар язып бирә иде (рәхмәт яусын). Ике кызым Арча педагогия көллиятенең музыка бүлегенә укырга кергәч, аз булса да акча эшләү максатында авылларда гаилә концертлары куеп йөри башладык. Ике уртанчы кызым да шунда ук укырга кергәч, тагын да активлаштык. Әтинең миңа калган (аны өч ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым) "Луаз"ына төялеп, якын-тирә районнарга да, санаторияләргә дә барып чыга идек.
Үзем кайткан елны ук язу эшләре белән дә мавыгып киттем. Иң элек, басу-кырларга булган ностальгия белән ахры, кыр эшләре вакытында фотоаппаратымны алып басуларга чыгып, район газетасына мәкаләләр язып җибәрә башладым. Хатлар бүлеге мөдире Румия Саттарова үзенең киңәшләрен әйтеп, төрле темаларга язарга үсендереп торды. Яшьтән күңелемдә булгангамы, бу эш мине үз эченә бөтереп алды, күргән-ишеткән гыйбрәтле хәлләрдән чыгып, кыска хикәяләр дә язарга тотындым. Еллар буе яза-яза остара төшкәч, материалларымны республика газет-журналларына да җибәрә башладым. Менә шулай "Себерке"гә килеп эләктем. Рәхмәт, язган әйберләремне ошатып, Заһит әфәнде Мәхмүди мине эшкә чакырып алды.
"Районнан килеп эшләп йөрисезмени?"- дип сораучылар бар. Юк, мин сигез ел инде Казанда яшим. Арчадагы көллиятне тәмамлагач, ике олы кызым Мәдәният һәм Сәнгать университетына укырга керделәр. Икенче курста укыганда "Туган авылым"да җырчы-биюче артистлар булып эшкә урнаштылар. Үзләре акча эшләмәсә, укый алмаслар иде. Минем пенсия һәм барлы-юклы гонорар белән генә ерак китеп булмый. Аларны төрле бәйрәмнәргә, туйларга, юбилейларга да чакыра башладылар. Мондый җирләргә бару-кайту мәсьәләсе читен булгач, биш меңгә алган утыз яшьлек "Москвич"ым белән Казанга килеп, кызларны үзем йөртә башладым. Монысы да балалар хакына кылынган хыялый бер батырлык түгелмени?! Илле өч яшендә Казан урамнарына борын тыгарга ирләр дә җөрьәт итми. 2006 елда сеңелләрен дә Казанда укырга урнаштырып, фатирга кереп бергә яши башладык. Соңрак ипотекага үзебезнең фатирыбызны булдырдык, беренчел кертемне түләр өчен авылдагы йортыбызны сатарга туры килде. Шулай итеп, чынлап торып казанлашып киләбез. Безне дә нурлы Казан үз итте, алда күпме планнар, ирешәсе максатлар гаиләбезне тагын да яңа үрләр яуларга өнди. Авырлыклар безне куркытмый, чөнки иң мөһиме - без бердәм булырга өйрәндек.
Сезнең: Зөлфия МАНСУР.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X