Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

1 сентябрь-Белем көне!!

Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйбыз. Яңа уку елын һәр балалы гаилә зур әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч көн. Алар белем иле дигән яңа чорга аяк басалар. Укучыларыбыз...

Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйбыз. Яңа уку елын һәр балалы гаилә зур әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч көн. Алар белем иле дигән яңа чорга аяк басалар. Укучыларыбыз белемле булсыннар, яңалыкка омтылсыннар, заман белән бергә атласыннар өчен мөгаллимнәрдән зур хезмәт, тырышлык һәм түземлек таләп ителә. Мәктәпләрдә, ясле-бакчаларда , өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, көллияттә, кадет -интернат мәктәбендә яшь буынның киләчәген кайгыртырлык, заман таләпләренә җавап бирерлек эш оештырылыр дип ышанабыз. Укучылар да сынатмаслар, яңа уку елында белем һәм осталыкларын төрле бәйге-ярышларда, олимпиадаларда күрсәтерләр дигән өметтә калабыз. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, куанычлы көннәр, хәерле уку елы телибез. Яңа уку елы һәркемгә яңа уңышлар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев