Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

1 сентябрьгә әзерлек: беренче сыйныфка баручы бала нәрсәләр эшли белергә тиеш?

Сентябрь якынлашуга, баласын I сыйныфка озатучы ата-аналар борчуга кала: барысын хәстәрләп өлгерербезме, ниләрне онытмаска? Мәктәп бусагасыннан атлап кергәннән соң баланың тормышы газапка әйләнмәсен өчен, бүгеннән үк нинди чаралар күрергә соң? Күпчелек ата-ана баласы мәктәпкә ияләшә алмый интегер дип тә борчыла, аңа ничек ярдәм итеп булуы турында уйлый. 1. Көн тәртибеннән...

Сентябрь якынлашуга, баласын I сыйныфка озатучы ата-аналар борчуга кала: барысын хәстәрләп өлгерербезме, ниләрне онытмаска? Мәктәп бусагасыннан атлап кергәннән соң баланың тормышы газапка әйләнмәсен өчен, бүгеннән үк нинди чаралар күрергә соң?

Күпчелек ата-ана баласы мәктәпкә ияләшә алмый интегер дип тә борчыла, аңа ничек ярдәм итеп булуы турында уйлый.



1. Көн тәртибеннән башлыйбыз!

Иң авыры - җәй буе үзе теләгәнчә йөреп өйрәнгән баланы билгеле бер тәртип белән яшәргә күнектерү.

1 сентябрьдән башлап бала йокысы туйгач кына түгел, ә билгеле бер вакытта - иртәнге сәгать 7 дә тора башларга тиеш була. Мондый кискен үзгәрешкә мәктәп баласы гына түгел, зурлар да чыдый алмас иде. Ә кечкенәләр өчен иртә тора башлау - зур сынау.
Иртә торып өйрәнмәгән баланы мәктәпкә илтү үзе бер бәла. Көн әле башлана гына - ә инде әрләшеп тә алдыгыз, иртәнге аш ашык-пошык ашалды, дәрескә дә соңга калынып бара. Болай ыгы-зыгы килү балада тынгысызлык һәм курку хисен көчәйтә.

Мондый хәл булмасын дисәгез - мәктәп вакыты җиткәнче берничә көн алдан сабыйны яңа көн тәртибенә күнектерә башлагыз. Яңа режимны акрынлап кертергә кирәк: көн саен баланы бер 10 минутка алданрак яткырып, иртән иртәрәк уятырга. 1 сентябрьгә бала кичке 9дан да соңга калмыйча йокыга китеп, иртән 7дә торырга күнегергә тиеш.

Мондый әзерлек булмаса, укулар башлангач иртәләрен бала мәктәптә "аягүрә йоклап" йөриячәк. Кинәт кенә иртә тора башлау аның организмы өчен дә зарарлы - бу көчле физиологик стресс тудырачак.

Йокысы туймаган баланың укырга хәле дә, теләге дә калмый. Алай гына да түгел, бу аны авыру халәтенә китерергә дә мөмкин.


2. Җәйне I сыйныф репетициясенә әйләндермәгез

Күп кенә ата-ана I сыйныфка баручы баласын җәйдән үк мәктәпкә әзерли башлый - ашыгыч рәвештә укырга, язарга, санарга өйрәтә. Ләкин баланың мәктәпкә әзерлеге башка әйберләрдә чагыла. Ул башкалар белән аралашырга, кагыйдәләрне үтәргә, үз гамәлләрен контрольдә тотарга, хис-тойгылары белән идарә итәргә өйрәнергә тиеш. Димәк, баланың мәктәпкә психологик яктан әзер булуы мөһим - калганына ул мәктәптә үзе өйрәнәчәк.

Әле кичә генә бакчага йөргән кечкенә бала акрынлап мәктәп укучысы булып китәргә тиеш - бу күчү процессы табигый рәвештә бара. Ата-аналар исә әлеге күчеш дөрес үтсен өчен шартлар тудырырга тиеш. Мәктәп бусагасын атлап кергәнче сабый рәхәтләнеп уйнап-йөгереп, иректә булып калсын. Баланың уйнавы - дөньяны танып-белүе, дөнья белән аралашырга өйрәнүе дә.

Мәктәпкә кергәнче үк укый-яза, хәтта меңгә кадәр санарга өйрәнгән балалар бар. Тик бу әле аның мөстәкыйль һәм әзерлекле булуын аңлатмый. Шул ук баланың үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаслык - мәсәлән, киемен дә эләктерә алмаслык дәрәҗәдә булуы да ихтимал.



3. Түгәрәкләр - соңрак!

Күпчелек ата-ана баласын I сыйныфка илтү белән шунда ук аңа өстәмә белем бирү ягын кайгырта башлый - спорт, музыка, рәсем мәктәпләренә йөрсен, түгәрәкләрдә шөгыльләнсен. Әлбәттә, кирәк әйбер. Тик белгечләр моны эшләргә киңәш итми. I сыйныфка бару бала өчен болай да гаять зур борчу, чөнки бу аның тормышын тамырыннан үзгәртә. Мәктәпкә күнегү өчен балага 2 айдан алып 6 айга кадәр вакыт кирәк, ә кайбер балалар тагын да озаграк ияләшә. Бала организмына яңача көн тәртибенә яраклашу бик авыр.

I сыйныфка килгән балаларның 60 проценты беренче чирек ахырына ябыга, ата-аналар баланың начар йоклавына, аруына, башы авыртуына зарлана. Шуңа күрә, әгәр мөмкинлек бар икән, кечкенәгезне 1 сентябрьдән үк өстәмә түгәрәкләргә яздырырга ашыкмагыз. Аңа яңа тормышка күнегергә вакыт бирегез.

Балага артык күп вазыйфалар йөкләмичә, буш вакытында йокларга һәм саф һавада булырга мөмкинлек бирү мөһим.


4. Син гел "бишкә" укырга тиеш!

Мәктәпкә барасы баласына ата-ана гадәттә алдан ук тукый башлый: "Син яхшы укырга һәм "5"ләр алырга тиеш!", "5"сез өйгә кайтма!". Болай әйттү сабыйның иңнәренә авыр җаваплылык хисе булып ята, нәтиҗәдә, күңеле гел куркуда - "икеле алсам?"

Билгенең шулай әһмиятле булуы бала өчен бертуктаусыз борчып һәм күңелен җәрәхәтләп торучы хәлгә әйләнергә мөмкин. Аңлашыладыр - болай эшләп аны мәкәпкә ияләшүен җиңеләйтеп булмас. Ата-ананың мондый үгет-нәсихәте "Болай эшлә, югыйсә..." дип янаган кебек килеп чыга. Ә бит уку елының башында гына булган бала нәрсәнең ничек эшләнгәнен дә, "уку"ның ни икәнен дә белеп бетерми.

Кайбер ата-аналар баланы бертуктаусыз: "Укы! Тырыш, югыйсә "2"ле капчыгына әйләнәсең!", "Игътибарлы бул!" - дип кисәтә. Мондый сүзләрне ишетеп торган баланың башына алдан ук "уку авыр булачак икән", "булдыра алмасмын" дигән уйлар кереп урнаша. Ә бит I сыйныфка баручы сабый "игътибарсыз", "ялкау" булырга мөмкин икәнен белми дә. Киресенчә, ул укырга һәм яңа әйберләр белергә тели!
Еш кына ата-аналар мәктәпкә зур өметләр багълый да, аннары, чынбарлык белән очрашкач, кәефләре кырыла. Алар баласының һичшиксез "5"кә генә укуы турында хыяллана.

Ә бала мондый басымны сизеп, бөтенләй югалып кала. Элек аны ничек бар шулай яраткан булсалар, хәзер яхшы билгеләр алса гына яратачаклар булып чыга.

Онытмагыз, бала әти-әнисенең, әби-бабасының үзен нинди билгеләр алуына карамастан элеккечә яратачакларын белеп торырга тиеш. Кечкенә кешене яхшы билгеләр һәм үрнәк тәртибе өчен түгел, болай гына яратыгыз!

Кызганычка каршы, гел бишлеләрдән генә торган аттестат һәм алтын медаль алу алдагы тормыш, һичшиксез, уңышлы булачак дигән сүз түгел.

Баланың уңышларына иң зур бәя - сезнең ярдәмегез һәм аңа таяныч булуыгыз. Баланың үз-үзенә ышанычын какшатмый торган һәм ата-анасыннан куркуына китерми торган бәяләү генә дөрес дип санала ала.

Сүз уңаеннан, кадерле әти-әниләр, белеп торыгыз - Мәгариф министрлыгы кушуы буенча укытучыларга I сыйныф балаларына белемнәре яки тәртипләре өчен билгене дәфтәрләренә дә, көндәлекләренә дә куярга ярамый. Ләкин, үзегез күреп торасыз, баребер көндәлекләргә билгеләр "кереп кунаклый".

4. Ә менә мин беренчедә укыганда...

Баланың әтисе яки әнисе, әбисе яки бабасы үзенең I сыйныфка ничек баруын сөйләп бирсә, мәктәпкә киткәндә нинди хисләр кичерүе белән уртаклашса, бик яхшы булыр. Беренче көнне ниләр эшләгән? Нидән курыккан? Партадашы кем иде? Укытучыны ошатканмы?
Гаиләдәге зурларның үзе кебек үк кайчандыр I сыйныф укучысы булуын белү бала өчен бик мөһим. Әнисе яисә әбекәенең мәктәптәге ыгы-зыгы вакытында югалып калып, укытучысын яки үзенең сыйныфын таба алмый йөрүе турында ишетү дә аңа беренче көнне үзен яхшырак хис итәргә булышыр.

Бала сезнең бөтенесен белеп торучы бер тәрбияче кебек түгел, ә кайчандыр үзе кебек үк кечкенә булган, куркулар һәм үз көченә икеләнү аша узган кеше икәнен белеп тору мөһим. Сез мәктәпкә баруның ничек булганын беләсез. Бала белән бер дәрәҗәдә булып, өстенлегегезне күрсәтмичә, алда торган бу көн турында ихлас сөйләшегез.

Кайбер балалар мәктәптән чын-чынлап курка. Ул ата-анасыннан аерылып китәргә курка, үз көченә ышанмый, колективта аралаша белми, үзен үзе яклый алмый. Бу куркуларны сез бары бергә генә җиңә аласыз. Шул рәвешле, балага яңа тормышка яраклашырга ярдәм итәсез.


5. 1 сентябрь - бәйрәм!

Көтеп алынган бу көнне ничек тә булса баланы сөендерү ягын карагыз. Беренче уку көнен бәйрәм итү гаиләгездә гадәткә керсен. Бала мәктәпне тәмамлаганчы, һәр елны уку елы башын бәйрәм ебек көтеп алсын. Аны ниләр белән сөендерергә мөмкин икәнен алдан ук уйлап куегыз.

Шул ук вакытта, ниндидер зур һәм кыйммәтле тантана ясау да кирәкмәс. Бәлки сез ул көнне бергәләп театрга, кинога, күңел ачу паркына барырсыз. Яисә татлы ризыклардан табын әзерләп, гаиләгез белән өйдә бәйрәм ясарсыз. Һәр елны 1сентябрьдә, мәсәлән, зоопаркка бару гадәте кертсәгез дә була. Мөмкинлекләр чиксез. Бәлки бу матур гадәтне киләчәктә балагыз үз балалары белән дә дәвам итәр.

Укуны бәйрәмнән башлау беркайчан да соң түгел. Балагыз икенче, яисә өченче сыйныфка барса да, баребер аның өчен һәм гаиләгезгә бәйрәм ясагыз!

Мәктәпкә керәсе бала нинди белемнәр белән барырга һәм ниләр эшли белергә тиеш?

Исемнәр һәм атамалардан:
- Үзенең һәм әти-әнисенең исеме, фамилиясе, атасының исемен, өй адресын һәм телефонын, шәһәрен, илен атарга;
- Иң киң таралган үсемлек, хайваннарны белергә;
- Атна көннәре, ел фасыллары (тәртибе буенча), елдагы айлар санын әйтергә;
- Төсләр, спорт төрләре, популяр һөнәрләрне белергә;
- Танылган язучы, шагыйрь исемнәрен әйтергә;
- Төп юл йөрү кагыйдәләрен белергә;
- Бәйрәмнәрне белергә тиеш.

Төрле әйберләр арасында аерманы:
- «Уң» һәм «сул»;
- Урам, шәһәр, ил;
- Җимеш, җиләк, яшелчә, агачлар һәм куаклар;
- Җанварлар, кошлар, балыклар, бөҗәкләр, кыргый һәм йорт хайваннары;
- Хәреф һәм аваз, тартык һәм сузык (яңгырау һәм саңгырау) авазлар.

Боларны эшли белергә тиеш:
- Гади мәсьәләләр чишәргә (шул исәптән логикага корылган), табышмаклар чишәргә;
- Әйберләрнең эзлеклелеген торгызырга, предметларның уртак билгеләрен аерып алып, аермаларын күрергә;
- Рәсемдә нәрсә булганын сөйли алырга, берәр вакыйганы сөйләп бирергә, шигырьне яисә 5-6 җөмләдән торган өзекне яттан өйрәнергә;
- 10га кадәр санарга һәм һәм гади арифметик гамәлләрне үтәргә;
- 5 сүзгә кадәр булган кечкенә җөмләләрне укырга һәм укыганын аңларга;
- "Өй", "аш", "аяк" кебек гади сүзләрдә авазлар йәм хәрефләр санын ачыкларга;
- Кайчы белән эшли белергә, контур буенча кисәргә, геометрик фигуралар кисәргә;
- Каләм һәм карандаш белән эш итә белергә, линейка кулланмыйча тигез сызыклар сызарга, штрихларга, рәсем чикләренә чыкмыйча эчен буярга.

Ягъни бу этапта баланың билгеле бер уйлау, хәтер, игътибар дәрәҗәсе булырга тиеш. Моннан тыш, аңа мөнәсәбәтләр корырга һәм аралашырга өйрәнергә кирәк - укытучы һәм сыйныфташлары белән, әдәпле булырга һәм өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, биремнәрне үти белергә, кайбер әйберләрдә мөстәкыйль булырга, оешканлыкка өйрәнергә. Боларның барысына да өйдә дә, махсус әзерлек курсларында да өйрәнергә мөмкин.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X