Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

10 ноябрь һава шартларының бозылуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 ноябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 9 ноябрьдә 22.00 сәгатьтән 10 ноябрьдә 18.00 сәгатькә кадәр һава шартларының бозылуы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 ноябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 ноябрьдә 22.00 сәгатьтән 10 ноябрьдә 18.00 сәгатькә кадәр һава шартларының бозылуы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәткәнчә, томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә аеруча сак булырга кирәк. Әлеге шартларда юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда хәрәкәт иткән транспорт чарасы белән килеп чыга. Гадәти дистанцияне арттырырга һәм тизлекне киметергә кирәк. Кисәк тормозга басмагыз, тизлекне акрын гына киметегез.


Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев