Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“100 ЯШЕНДӘ БАКЧАДА ЭШЛӘП ЙӨРДЕ”

Гомерне сорап алып булмый, диләр, Аллаһы Тәгалә күпме язса, шулкадәр яшисең.

Тукай районы Таулы Дөреш авылында гомер кичерүче Миңҗамал Хәсәнова бу яктан бик бәхетле: 4 мартта әбекәйгә 101 яшь тулган. Башкалар тәрбиясенә мохтаҗ булса да, Миңҗамал әби бүген дә үз-үзен йөртә, вак-төяк эшләрне башкара, саулыгы Аллага шөкер әле, күңелендә яшәү дәрте сүнмәгән-сүрелмәгән.
Миңҗамал әби ялгызы яшәсә дә, аңа күз-колак булып торучылар бар: Чаллыда гомер итүче үги оныгы Зилә ханым гаиләсе белән атна саен азык-төлек алып кайта, өен җыештырып, мунча кертеп китә. Социаль хезмәткәр Гөлчәчәк атнасына берничә тапкыр җылы аш алып килеп, аны тәрбияли, күршедә яшәүче 83 яшьлек Рәсимә әби көнгә берничә мәртәбә кереп, ашатып, чәй эчертеп чыга.
— Әбинең саулыгына, физик көченә шаккатабыз, — ди Миңҗамал апаның үги оныгы Зилә Солтанова. — 100 яшендә дә бәрәңге алуда катнашты! Иртәнге сәгать 8 дә бакчага чыккан иде, көндезге 1 гә кадәр, тезләнеп, бәрәңге сабагы, чүп җыйды. Миңа 50 яшь тә юк, әмма аныңча булдыра алмыйм! Хезмәттән курыкмый, элек-электән тырыш. 100 яшенә кадәр ашарга пешереп, хуҗалыктагы бөтен эшне үзе башкарды. Соңгы елда гына аңа тәрбия кирәк була башлады...
Озын гомеренең серенә төшенү өчен, Миңҗамал әбинең яшәү рәвеше белән кызыксындым. Оныгы Зилә апа әйтүенчә, әби беркайчан да эче тулганчы күп итеп ашамаган. “Ак ипи белән сөтле чәй, карлыган кайнатмасы булса, шул җиткән”, — дия торган гадәте бар икән. Хәзер дә әби эремчеккә каймак кушып ашарга, ипи белән чәй эчәргә ярата.
— Аның ныклап чирләгән чагын хәтерләмим, — ди Зилә апа. — Гомере буе мунча керергә яратты. Сәгатьләр буе чабына, янына керерлек булмый иде. “Әй, бүген юньләп чабынмадым да”, — дигәндә дә миллеге таушалып беткән була иде. Әтисе дә шулай чабынган, үзе сөйләвенчә, мунчадан кайткан да ятып үлгән. Әби хәзер дә мунча ярата, алып чыгып булмый (көлә). Нәселләрендә аның кебек озак яшәүчеләр юк, бертуганнары күптән вафат. Күрәсең, бу Аллаһның рәхмәте, аңа шулай башкаларны шаккатырып, озын гомер кичерергә язган.
Рәзилә РӘСИМ.

Чыганак:Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X