Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

102 яшьлек Фәһимә Баһаветдинова: «Озак яшәүнең аның бер сере дә юк»

Килен каенана туфрагыннан яратыла дигән сүз дә рас килә торгандыр бу очракта. Ни өчен дигәндә, Фәһимә әбинең үзенең каенанасы да 97 яшькә кадәр килене тәрбиясендә яшәп, аңа хәер-догасын калдырып дөнья куйган. Тормышы ал да гөл генә узмаган, билгеле. Чоры шул булган: сугыш михнәтләре, ачлы-туклы тормыш. Аннан, көн туса, ал-ялсыз колхоз...

Килен каенана туфрагыннан яратыла дигән сүз дә рас килә торгандыр бу очракта. Ни өчен дигәндә, Фәһимә әбинең үзенең каенанасы да 97 яшькә кадәр килене тәрбиясендә яшәп, аңа хәер-догасын калдырып дөнья куйган.

Тормышы ал да гөл генә узмаган, билгеле. Чоры шул булган: сугыш михнәтләре, ачлы-туклы тормыш. Аннан, көн туса, ал-ялсыз колхоз эше. 32 елдан артык терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Тырышкан-тырмашкан, булдырган. 11 бала табып, ире Минвәли белән шуның җидесен - Флера, Фарих, Мәгъзүм, Тәлгать, Вәкил, Камил, Алмираны үстереп (калганнары кечкенә чакта үлә), укытканнар, башлы-күзле иткәннәр. Ни аяныч, бүген инде аларның да өчесе җир куенында. Шул исәптән төп йортта гомер иткән Камилләренең вафатына 12 ел икән инде. Шуңа да килене Миләүшә белән гомер кичерә Фәһимә әби. Фин, Бөек Ватан, япон сугышларында катнашкан ире - Минвәлие дә нык булган, 90 яшькә кадәр яшәгән.

- Бу нигезгә килен булып төшүемә 40 елдан артып китте. Каенатам да, каенанам да дөнья бәһасе кешеләр, авылда бер булдылар. Каенанам гомер буе барыбызга да олы таяныч булды. 23 ел Апаска йөреп, пенсия фондында инспектор булып эшләдем. Иртән киттем, кич кайттым. Балаларны да әни үстереште, йортны да әни карады. Барыбыз да әзер табынга кайтып кердек. Юкка-барга кабынып китмәде, бик акыллы булды, - дип, каенанасын мактап бетерә алмый Миләүшә ханым.

Ирен югалткач, үзен кая куярга белми бәргәләнгәндә, Миләүшә ханым: «Нишлибез инде хәзер, әни? Камилсез ничек тормыш алып барырбыз, балаларны ничек кеше итәрбез?» - дип сыгылып төшә. «Сабыр ит! Үлгән артыннан үлеп булмый. Берни эшләмибез - яшибез!» - дигән Фәһимә әби. Яшиләр дә! Кыз белән ана кебек бер-беренә ныклы терәк булып яшиләр.

Кайчагында торып-торып, вакытсыз киткән балаларымның, туганнарымның гомерен дә миңа биргәндер бу Ходай, дип куя Фәһимә әби.

Алай гынамы? Беренче Бөтендөнья сугышына киткән әтисен дә күрергә насыйп булмаган Фәһимә әбигә. Әнисе аны табарга тулгаклап йөргәндә, «үлде» хәбәрен китереп биргәннәр. Ике ир туганы да якты дөньядан вакытсыз китеп барган. Үзенең дә гомере кыл өстендә калган чаклары аз булмаган Фәһимәнең. Сабый вакытта авырганда, әнисе: «бу бала үләме-каламы», - дип өзгәләнгәндә, өйләренә күрше авылдан Салават атлы туганнары килеп кергән. Күрәзәлек сәләте дә булган аның. «Яши әле! Бу кызың, би-и-и-ик озак яши!» - дип сузган ул. Фәһимә әбинең үзенең дә, күр инде, ничек шулай юраганы юш килде Салават абыйның, дип исе китә хәзер. Оныкларын гына түгел, оныкчыкларын күрергә дә насыйп булганына сөенеп бетә алмый.



- Зур әни шушы яшендә дә бик зиһенле. Авылның бөтен тарихын белә. Телефоннан һәркайсыбызны тавышыннан таный. Ә бит әз түгел без: 15 онык, 18 оныкчык. Һәркайсыбыз кайда, нишли - барысын да сораштырып тора, - ди аның турында район газетасында журналист булып эшләүче оныгы Ләлә.

Кыскасы, бу өйнең ишеген кем генә ачып кермәсен: оныклармы алар, кияү-киленнәрме - барысы да, зур әни дип, иң беренче Фәһимә әбиләре бүлмәсенә ашыга. Башкача була да алмый, нәселләренең иң олы тоткасы, терәге бит зур әниләре.


Расиха ФӘИЗОВА, Апас, Чүри Бураш

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X