Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

104 яшьлек Миңнезадә әби озын гомерле булуының серен ача

Миңа— 40, Миңнезадә әбигә 104 яшь. Ул җиләкне миннән тизрәк җыя. Чын менә!

Бүген иртән: “Инде җиләк сезонын ябырмындыр, хәзер Чакмагышка командировкага барып кайтам да, иртәгәдән дару үләннәре җыя башлармындыр”, дип уйлап кына бетергән идем, кесә телефоныма шалтырау килде. Редакциядән берәрсе эш кушарга шалтыратырадыр, дип телефон экранына күз салсам, Ишкардан Флизә апа икән. “Венеракаем, эшең күп икәнне дә белеп торам, аптырап звонить итәм инде, әбекәең көтә бит сине. Тәрәзәдән күзен дә алмыйча көтә. “Минем турында матур мәкалә язган теге журналист кыз: “Җиләк җыярга килермен”, — дип әйткәние. Җиләк бетә бит инде. Килмәс микәнни инде?”, — ди. Олы кеше шулай түземсез була бит инде ул. Әллә, вакытың булса, урап китәсеңме соң? Күңеле булырые Миңнезадә әбекәеңнең.”


Шул сүзне ишетү белән Чакмагышка командировкага барам дигән уй иртәнге томан кебек таралып юкка чыкты, кешелеккә кия торган чалбар белән кофта урманда йөри торганына алышынды, руль үзеннән –үзе Ишкарга таба борылды.
Килеп кердем Миңнезадә әбиләргә. Исәнлек-саулык сорашуга, туп-туры аның бүлмәсенә таба атладым. Бүлмәсенә килеп керсәм, Миңнезадә әби, һәрвакыттагыча, тәрәзә буенда гәзит укып утыра. Мине шундук танып алды да бу: “ И, бүген иртән генә Флизэкэем белэн сине искә төшереп утырганыек, кемне сөйләсәң, шул алдыңа килеп чыгар, ди. Килгән бит журналист кызыбыз. Алланың рәхмәте, менә килгән!” —дип, май кояшыдай елмаеп та җибәрде.
Миңнезадә әбинең киңәше буенча Флизә апа мине Ишкардан ерак түгел генә урнашкан Кызыл байрак авылы янындагы җиләкле акланлыкка алып китте. Акланга килеп туктауга, әбекәй таягына чиләген элеп кенә алды да, шундук җиләк җыярга да кереште.
—Җиләк-җимеш җыяр өчен урман-аклан булса, әнкәйгә башка берни дә кирәкми инде ул. Көн дә алып килсәң дә килерие, билләһи. Менә әле дә алып килгәнең өчен сиңа рәхмәт укый-укый җиләк җыя инде ул, — дип Флизә апа әнисе күңелендәгеләрне әйтеп алды.
Аклан, чыннан да, шәп: җиләкләр үзләре эре, үзләре сусыл. Бер сәгать җыйдык җиләкне, ике, өч. Шул вакыт эчендә Миңнезадә әби ник берәр тапкыр ял итәргә утырсын! Шаккаттым шуңа! Флизә апа түзмәде:
—Венеракаем, Миңнезадә әбиеңнән: “Әйдә, кайтабызмы?”ны көтмә, ирек куйсаң, ул кичкә хәтле дә туктамыйча җиләк җыяла, эшең күп булып кайтасың булса, әйт, яме, кыенсынма, —диде .
—Монда әле 104 яшьлек Миңнезадә әби “Кайтабызмы?” димәгәндә, җыям әле җыям! — дип әйтеп тә бетермәдем , телефон шалтырады. Өйдә икесен генә калдырып киткәнием, кызымны апае (безнен якта узеннан кечерэк туганга апай дилэр) тыңламый башлаган икән. Шуңа зарлана, кайтырга куша.
Кайту турында Миңнезадә әбигә әйткәч: “ Килдек кенә бит әле. Кайтабыздамыни? “ — дип безгә аптырап карап алды. “Балалар кырына кайтырга кирәк . Өйдә үзләре генә”, — дигәч кенә, “Ярар, алай булгач, бу кадәр җыйгач та бик әйбәт булды әле. Бу кызыл җиләкләрне кышын кар астыннан табып булмас”, — дип, бик канәгать кыяфәттә машинага кереп утырды.

 


Шулчак карашым Миңнезадә әбинең чиләгенә төште. Аның җиләге минекенә карганда күбрәк кебек тоелды.Бу уемны Флизә апа да шундук сизеп алды:
— Аптырама, әнкәй җиләкне тиз җыя ул. Җиләк җыю бит аның иң яраткан шөгыле. Әйтәм бит, ирек куйсаң, кичкә кадәр җыярые, дип.
Монысына тагы бер шаккаттым. Колакка катырак булса да, безнең сөйләшүне Миңнезадә әби дә ишетеп алды:” Тагы күбрәгрәк буласые да, таягым кулымнан төшеп китеп, беразы түгелде шул, — дип, аклангандай әйтеп куйды.
104 яшьлек әбинең зур кинәнеч белән җиләк җыеп йөрүен Ходайның бер хикмәте дими ни дисең инде? Әле ул гына да түгел, өйләренә кайткач, миңа бакча-ындырларын да күрсәтеп йөрде. Бакчаларында ник бер бөртек чүп булсын! Исең китмәле инде! Миңнезадә әби үзе бакча буйлап йөри, үзе болай дип сөйләнә:
—Тәндә — сәламәтлек, беләктә көч бар чакта бакчага Мөнир кияү белән Флизә кызыкаемны якын да китермим, барысын да үзем утыйм, үзем кәтмәнлим, кызым. Эш кенә кешене бәхетле итәлә. Тынгысыз хезмәт кенә кешене бизи.
Озын гомерле булуының сере дә дә шунда —һәрвакыт хәрәкәттә булуда, матур уйлар уйлап кына йөрүдә түгел микән әле? Шулайдыр, югыйсә, яшьләрнекенә тиң көч-куәтне ул каян алыр, 104 яшендә дә канатлана-канатлана җиләк жыялыр идемени?!
Шәйдуллинарның йорты гөлбакчаны хәтерләтә. Андагы чәчәкләрнең, җимеш агачларының-куакларының исәбе-саны юк. Бер якта бал кортлары гүелди, икенче якта тавык-чебиләр кыткылдый. Бер сүз белән әйткәндә, Миңнезадә әби оҗмахның үзендә яши.
Миңнезадә әби өйләренә кергән бер кешене дә бүләксез җибәрми. Миңа да үзе бәйләгән җылы башмакларны бүләк итте. ( Шунысын да әйтим, соңгы вакытта еш баргалагач, Миңнезадә әби бүләк иткән башмаклар саны әллә 6га, әллә 7гә үк җитте!)
Миңнезадә әби, Флизәсе ишетмәгәндә генә : “Бүгенгесе илла да әйбәт булды. Тагы җиләккә киләләсеңме?” — дип сорап куйды.
Килермен, Миңнезадә әби, быел булмаса, икенче елга тагын килермен.Иң мөһиме — син үзең генә исән-сау булып тор. 105 яшең – түгәрәк юбилеең уңаеннан гәзиткә тагын берәр матур эчтәлекле мәкалә язырга, рәхәтләнеп гапьләшеп утырырга, бергәләп тагын җиләк җыярга язсын! Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга Миңнезадә әбинекедәй озын һәм хәерле гомерләр бирсен. Иң зур теләгем шул минем.

 

Фото: https://vk.com/id83651513

Венера Мәҗитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X