Теләче Информ

11 февраль көнне район китапханәсендә районыбыз тарихы турында әдәби укулар булды

11 февраль көнне район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә узган "Без тарихта эзлебез" дип исемләнгән әдәби укуларда катнашкан китапханәчеләр, тарих, әдәбият укытучылары, районыбыз тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан әлегедәй сораулар аз куелмады. Ни генә булмасын, беренче чиратта, тарих фәне, математика кебек төгәл һәм исбатланган булырга тиеш. Гадәттә, без тарихка лояль карарга гадәтләнгән. Янәсе, без...

11 февраль көнне район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә узган "Без тарихта эзлебез" дип исемләнгән әдәби укуларда катнашкан китапханәчеләр, тарих, әдәбият укытучылары, районыбыз тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан әлегедәй сораулар аз куелмады.

Ни генә булмасын, беренче чиратта, тарих фәне, математика кебек төгәл һәм исбатланган булырга тиеш. Гадәттә, без тарихка лояль карарга гадәтләнгән. Янәсе, без аны кем ничек яза, ул шулай булырга тиеш дип фикер йөртергә яратабыз. Ул аерым шәхесләрнең мәнфәгатьләреннән чыгып һәм илдә хөкем сөргән сәяси вәзгыятьтә яраклаштырылып кына язылырга тиеш түгел.

Шөкер, бу уңайдан авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә эзлекле, максатчан эш алып барыла. Кемнең үз авылының тарихын, нәсел-нәсәбен, шәҗәрәсен беләсе килми икән?! Тарих бик кызыклы һәм мавыктыргыч фән бит ул! Аеруча аның үз язмышың белән бәйле булуы кадерле. Әдәби укулар барышында да Кече Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Иске Җөри урта мәктәпләренең тарих фәне укытучылары Айгөл Рәхмәтуллина, Лариса Хәлилова һәм Диләрә Зәйнетдиноваларның укучылары чыгыш ясаганда, яшьләребезнең үз төбәк тарихларын яхшы белүләренә сөенеп утырдым. Алар горурланып та, беркадәр борчылып та сөйләделәр. Кызлар туган төбәкләренең данлы тарихы белән чиксез горурлансалар, бериш тарихи чыганакларның юкка чыгуы яки бөтенләй өйрәнелмәве аркасында хафаланалар. Шунысы сөендерә, яшь тарихчылар киләчәккә омптимистик күзлектән карый, әлеге юнәлештә, ягъни үз төбәкләренең тарихын өйрәнүдә зур тырышлык куячакларына ышандырдылар. Бу очракта районыбызның чирек гасырлык тарихы белән генә чикләнмичә, аның берничә гасырлык тарихы булуын да онытырга ярамый. Тасвирлама китапларында бериш авылларыбызның ундүртенче гасырда ук тулы канлы тормыш белән яшәве турында әйтелгән.

Озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, соңрак җитәкче урыннарда эшләгән Сәлмән Галиевның чыгышы әдәби укуларда катнашучылар да зур кызыксыну уятты.Үзе туып-үскән Сатыш авылы тарихы турында китап язган Сәлмән Гали улы китапханәчеләребезгә, укытучыларга архив материаллары белән эшләү тәртибен сөйләде, аның авыр, әмма мавыктыргыч хезмәт икәнен әйтте һәм чарада катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кызганыч, Сәлмән аганың хезмәте әлегә бастырылып өлгермәгән, әмма ул якын киләчәктә бастырылачак. Безгә шунысы мәгълүм, бу тарихи хезмәт республикабыз галимнәре тарафыннан югары бәя алган.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: